Мамер мәчете (Люксембург)

Люксембургның Мамер мәчете (фр. Mosque Mamer), шулай ук Бөек Люксембург Герцоглыгының Ислам мәдәният үзәге (фр. Centre Culturel Islamique du Grand-Duché de Luxembourg) — Бөек Люксембург Герцоглыгының башкаласы Люксембургта урнашкан ислам мәдәни үзәге.

Мәчет
Мамер мәчете
фр. Mosque Mamer
Ил Люксембург
шәһәр Люксембург, Мамер, 2, rte d’Arlon
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Дата постройки 2015
Төп даталар:
2015 (үзәк төзелгән)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

Люксембург Конституциясе ватандашларына дин тоту иреге тәэмин итә. Католиклар Люксембургның диндар халкының төп өлешен (якынча 95%) тәшкил итә. Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1979 елда кабул ителгән канун буенча, ил хөкүмәте дин турында мәгълүмат җыюны тыя[1].

1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.

Люксембургның мөселман халкы үзгәртү

1970-елларга кадәр Люксембургның мөселман халкы зур булмаган. 1970-еллар уртасында ~300 гә якын кеше исәпләнә, ә 1990-еллар уртасында мөселманнар саны 10 000 кешегә кадәр арткан. Шул вакыттан бирле халык элеккеге Югославия илләреннән сыену урыны сорап килүчеләр, нигездә, босниялеләр хисабына, шулай ук Албания, Косово, Сербия, Каратау мөһаҗирләре исәбенә арткан. Люксембург мәчетләре имамнарыБалканнан чыккан руханилар. Вәгазьләр гарәп, хорват, француз, инглиз телләрендә укыла. Илдәге унлап мәчет күзгә ташланып тормый, чөнки гадәти торак йортларда урнашкан[2].

Ислам үзәге үзгәртү

 
Люксембургта мәчетләр гади торак йортларда урнашкан

Катар хәйрия фонды(ингл.) (QC) 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген булдыру турында игълан итә. Үзәкне шәех Хамад бин Насер бин Җассим Әл-Тани (Hamad bin Nasser bin Jassim al-Thani) нигезли. Үзәк Люксембург шәһәрендәге ~3 мең мөселман өчен эшли. Бәясе 2,2 млн евро тәшкил иткән объектка мәчет, мәктәп, юридик үзәк һәм яшьләр өчен белем бирү үзәге керә. Үзәкнең гомуми мәйданы 650 квадрат метр. Катар хәйрия фонды проект бәясенең 75 % ын кертә, үзәкнең проектын Люксембург ислам җәмгыяте тормышка ашыра.

Тантаналы ачу үзгәртү

Бөек Люксембург Герцоглыгының Ислам мәдәният үзәген ачу тантанасында Катарның Люксембург белән Бельгиядәге илчесе Али бин Җассим Әл-Тани, Люксембург мэры Лидия Польфер(ингл.), архиепископ Жан-Клод Холлерих һ. б. дин вәкилләре катнаша. Ислам җәмгыяте рәисе Мөхсин Макни (Mohsen Maqni) Ислам мәдәният үзәген ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, мөселман җәмгыяте үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә. Ачылу тантанасыннан соң рәсми һәм дәрәҗәле затлар үзәктә була.

Үзәктә мәчет, гарәп телен һәм Коръәнне өйрәнү өчен сыйныф бүлмәләре, дәгъвәт бүлеге урнашкан.

Үзәкнең эшчәнлеге Люксембургта мөселманнарның уңай интеграцияләнүен хуплауга, аларга үзләренең дини һәм мәдәни үзенчәлекләрен сакларга, мөселман азчылыгы балаларын өзлексез укытуга һәм үстерүгә, мөселманнар белән башка диннәр һәм идеяләр арасында мәдәни диалогны киңәйтүгә, мөселман һәм башка диннәр арасында мәдәни диалогны киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Франция, Алмания, Бельгия арасында стратегик уңайлы урнашуга бәйле, әлеге үзәк күрше илләр мөселманнары өчен дә хезмәт итәр дигән өмет бар[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү