Локман Закиров
Локман Закиров, Локман Фатыйх улы Закиров (1928 елның 19 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Түбән Ушмы) — хәрби очучы, язучы. Рус телендә яза. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2021)[2].
Локман Закиров | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Локман Фатыйх улы Закиров |
Туу датасы: | 19 февраль 1928 (96 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Түбән Ушмы |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | хәрби очучы, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1983—х. в. |
Юнәлеш: | проза, публицистика |
Жанр: | повесть, хикмәт, шәрехләмә, афоризм |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Премияләр: | Гаяз Исхакый премиясе (2021) |
Яшәү җире | Ибраһимов проспекты, 55-65 [1] |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Хатыны белән төшкән фотосы. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1928 елның 19 февралендә Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Түбән Ушмы авылында тимерче гаиләсендә туган. Әтисе Фатыйх, әнисе Нәкыя. Түбән Ушмы мәктәбен (7 сыйныф)[3][4], Мамадыш педагогия укуханәсен (1945) тәмамлаган. 1945—1948 елларда күмәк хуҗалыкта эшли, Түбән Ушмы һәм башка авыл мәктәпләрендә укытучы була. 1948 елда хәрби хезмәткә алына, авиатор булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт срогы тулгач, армиядә кала. Киевта авиация институтын (2000 елдан Милли авиация университеты) (uk) тәмамлап, хәрби очучы була, 25 ел хезмәт итә.
Иҗаты
үзгәртүДокументаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика жанрында эшли. Кыска яза. Армиядә офицер булып хезмәт иткәндә, мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. Пенсиягә чыккач, ныклап яза башлый. Язмаларын Мәскәү газета-журналлары «Огонек», «Москва», «Новое время», «Столица», «Литературная газета», «Новая газета» бастырып чыгара. «Огонек» журналында «Сколько стоит загробная жизнь вождя?» дигән (сугыш вакытында, 1941—1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә саклануы турында) мәкаләсе басылгач, шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастыра. «Би-Би-Си», «Голос Америки» (ингл. Voice of America), «Немецкая волна» (алман. Deutsche Welle), Азатлык радиосыннан язмаларын укыйлар. Үзгәртеп коруның (ru) беренче елларында Казанда әсәрләрен басмыйлар[5]. 1995 елда чыккан «Мостафа» китабы[6] (Казан: «Таң-Заря», 1995) «Ел китабы» конкурсында 1нче урын алгач, Казанда да танылу ала. Беренче тапкыр аның Татарстан турындагы «Коммунизм утравы» дигән мәкаләсен «Шәһри Казан» газетасы тәрҗемә итеп бастыра[7]. Егермеләп китабы чыккан (публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар, хикмәтләр, күпчелек китапларын дачасын, машинасын саткан үз акчасына бастыра). Китапларның сюжеты танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган, фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Иҗатына тәнкыйть белән караучылар да бар: авторны фактлар белән бик «кыю» эш итә дип саныйлар[8]. «Гнездо кукушки», «Вершина айсберга» китаплары Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Кыска мәкаләләре, шәрехләмәләре, хикмәтләре «Звезда Поволжья» газетасында даими басыла.
Китаплары
үзгәртү- 1983 — Антиутопия (рус.)
- 1991 — Афоризмы (рус.)
- 1993 — Абитуриенты. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 1994 — Вынужденная посадка. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 1994 — Летная книжка. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 1994 — Рассказы и стихи. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 1994 — Размышления : "Пессимист станет оптимистом, если он..." Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 1995 — Мустафа : повести и рассказы. Казан: «Заря-Таң». (рус.)
- 2003 — Гнездо кукушки. Казан: ТКН. (рус.)
- 2010 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. (рус.)
- 2013 — Добро и зло. Казан: «Бриг». (рус.)
- 2013 — Зигзаги. (рус.)
- 2013 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. (рус.)
- 2014 — Точка невозврата[9]. (рус.)
- 2014 — Абитуриенты. Казан: «Бриг». (рус.)
- 2014 — Летная книжка. Казан: «Бриг». (рус.)
- Вершина айсберга. Казан: ТКН (рус.) һ. б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ jutely.info(үле сылтама)
- ↑ Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары билгеле булды. ТР Язучылар берлеге сайты
- ↑ Түбән Ушмы мәктәбеннән 5 язучы чыккан: Хуҗи Мәхмүтов, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев, Локман Закиров
- ↑ Түбән Ушмы мәктәбен тәмамлаучылар, archived from the original on 2018-04-12, retrieved 2018-08-13
- ↑ Локман Закиров: «Минем татар кешесе булуымны беләләр». 2019 елның 27 апрель көнендә архивланган. «Шәһри Казан»«», 05.04.2015
- ↑ Закиров, Лукман Фатыхович. Мустафа: Повести и рассказы. Российская государственная библиотека (рус.)
- ↑ Ландыш Әбүдарова. Локман Закир: Язучы оппозициядә булырга тиеш. Азатлык радиосы, 25.05.2010
- ↑ Оргазм в стадии маразма. Сайт tartaria.ru
- ↑ Автор: Закиров, Лукман Фатыхович.(үле сылтама) library.kai.ru
Сылтамалар
үзгәртү- Рәшит Минһаҗ. Локман Закиров: Мин очраклы кеше түгел. «Ватаным Татарстан», 10.08.2018
- Исповедь случайного человека.(үле сылтама) «Звезда Поволжья», 24.03.2015