Лагуна
Лагуна (итал. laguna, лат. lacus — «күл» сүзеннән) — океанның, диңгезнең яр буе сайлыгы, сай су яткылыгы. Юылган комборын яки мәрҗән рифлары белән диңгездән аерылып торучы, океанның (диңгезнең) тар бугаз аша ачык су белән тоташкан сай сулы өлеше. Атолл эчендә еш очрый.
Лагуна | |
![]() | |
![]() |
ТасвирламаҮзгәртү
Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.
Лагунада үзенчәлекле табигый биотоп саклана. Лагуна күп төрле су кошлары, су җәнлекләре, балыкларның оясы булып тора. Экологик әһәмиятле лагуналар халыкара оешмалар күзәтүе астында тора.
Лагунага эре елга койса (суы белән төчеләндерсә), лагунаның да суы төче була. Лагунаның су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән югарырак булырга мөмкин. Курш комборыны, Калининград култыклары шундый. Бу очракта култык Лиман дип атала (мәсәлән, Кубан елгасы дельтасындагы лиман[1]). Кара һәм Азов диңгезләрендә аларга коючы елгалары булмаган лиманнар да бар.
Атолл лагунасыҮзгәртү
Мәрҗән рифлары диңгез тигезлегеннән югарырак булып үсү шартларында атолл эчендә барлыкка килә. Артык тирән булмаган яр буе лагунасыннан аермалы буларак, атолл лагунасының тирәнлеге 20 м дан артып китәргә мөмкин.
Лагуналы ярҮзгәртү
Сайлыклар ярдәмендә аерылып торучы лагуналар тезмәсе, яр сызыгының тигез булмаган урыннары (култыклар һ. б.) ачык диңгездән өскә чыгып торган очракта, лагуналы яр хасил итә.
ГалереяҮзгәртү
Австралиядәге Glenrock лагунасы
Бразилиядәге Lagoa dos Patos лагунасы
Никарагуадагы Apoyo лагунасы
Венеция лагунасы. Әдрән диңгез, Италия
Балтыйк диңгезендәге лагуналар
Кирибатиның Киритимати атоллындагы лагуна
Төркиянең Үледиңгезендә Зәңгәр лагуна
ЧыганакларҮзгәртү
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7