Архив
Архив
Архив

Хәлләр ничек? үзгәртү

Хәлләр ничек, Айдар? Кая югалдыгыз? Сез идарәче вазифасын соңгы тапкыр 4 сентябрь башкаргансыз. --Zahidulla 15 окт 2011, 10:57 (UTC)Җавап бирергә

Әссәламүгәләйкүм! Хәлләребез әйбәт, әлхәмдүлилләһ! Ләкин Гуманитар гимназиядә укуым сәбәпле, үземә, шөгыльләремә, Википедиягә вакытым аз була. Һәр минут кадерле булганга, буш вакытта мин күбрәк ял итәм һәм йоклыйм =) Ә буш вакыт ул 22.00дән 06.00гәчә була гадәттә. Шуңа күрә Википедия белән шөгыльләнә алмыйм әлегә. Идарәче вазифасын башкара алмыйм ... Өстәвенә, хәзер авырып та киттем, шуңа укуларым гомумән дә авырлашты. Зинһар, мине гафу итегез! Википедия минем өчен бик кадерле нәрсә һәм аннан аерылу бүгенге көндә минем өчен бик кыен. Википедиягә карата фикерләрем, идеяләрем бар. Аларны чынга ашырырга омтылыш бар. Тик вакыт аз... --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 15 окт 2011, 16:01 (UTC)Җавап бирергә
Мин дә, сезнең урында булсам, шулай ук эшләр идем. Күрәм, администратор вазифасын сез елга 3-4 ай гына башкара алачаксыз. Бу, әлбәттә, канәгатьләндерерлек түгел. Кызганыч. Пассив идарәченең булуында мәгънә күрмим. Сез дә күрмәсәгез, вазифадан азат булу өчен бирегә гариза языгыз. Википедия сезнең өчен генә түгел, сез дә Википедия өчен бик кадерле. Инде белгәнезчә, идарәче белән гади кулланучы арасында зур аерма юк. Барлык идеяләрегезне барыбер башкарырсыз дигән өметтә калам.--Zahidulla 21 окт 2011, 14:05 (UTC)Җавап бирергә
Булды, киттем. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 31 окт 2011, 15:19 (UTC)Җавап бирергә

Орден үзгәртү

 
Татар Википедиясе үсешенә гаять зур өлеш керткән өчен.--Рашат Якуп 4 ноя 2011, 18:40 (UTC)Җавап бирергә

Рәхмәт, Рашат абый ... --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 ноя 2011, 18:57 (UTC)Җавап бирергә

«Ялкын» журналы үзгәртү

«Ялкын» журналында минем "Тамчыдан күл җыела" атлы мәкаләм басылды. Вәгъдәмне үтәдем. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 14 ноя 2011, 18:19 (UTC)Җавап бирергә

Корбан бәйрәме белән үзгәртү

  Корбан бәйрәме белән
Узып киткән Корбан бәйрәме белән сезне:) --Ilnur efende (обсуждение) 26 окт 2012, 17:55 (UTC)Җавап бирергә

P.S. Татар теле бәйгесендә җиңүең белән дә әле))--Ilnur efende (обсуждение) 26 окт 2012, 17:55 (UTC)Җавап бирергә

Тәкабәллаһу миннә үә минкүм! Бик зур рәхмәт сезгә! Сезне дә тәбрик итәм! --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 27 окт 2012, 15:55 (UTC)Җавап бирергә

Яңа ел белән! үзгәртү

  Яңа ел белән!
Хөрмәтле кардәшләр! Сезне яңа, 2013 ел белән чын күңелдә тәбриклим! Безнең халык өчен бу чит бәйрәм булса да, үткән гамәлләргә йомгак ясап, яңа хыяллар-планнар төзү өчен бу уңайлы форсат. Татар Википедиясе өчен арый-талмый хезмәт итүегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәсем килә! Киләсе елда да, арабызда бернинди ызгышларсыз гына, бердәм такым буларак проект өстендә эшләргә насыйп булсын! Шәхси тормышыгызны да Аллаһ тәгалә нигъмәтләр белән шатландырсын! Уңышлар теләп, Рашат Якуп (обсуждение) 30 дек 2012, 21:09 (UTC)Җавап бирергә

Дөнья тарихы үзгәртү

Дөнья тарихы турында мэкалэне башлавыгыз очен зур рэхмэт.--frhdkazan (бәхәс) 10 авг 2013, 19:36 (UTC)Җавап бирергә

Игътибар итүегез өчен үзегезгә рәхмәт. Параллель рәвештә Дөнья халыклары исемлеген дә тәрҗемә итә башладым. Анысы әлегә караламада. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 10 авг 2013, 19:45 (UTC)Җавап бирергә

Терминнар турында бәхәсләшү урыны үзгәртү

Игътибар итегез: терминнар турында бәхәсләшү урыны Википедия бәхәсе:Проект:Терминнар порталның төп битенә күчерелде. - Derslek (бәхәс) 5 сен 2013, 16:59 (UTC)Җавап бирергә

Википедия:Консенсус haem Википедия:5 кагыйдә'laerne raesmilaeshteruu үзгәртү

Wikipedia qaghyjdaelaere baexaese   Википедияnenh toep maeslaeklaeren TatWiki'da da raesmilaeshterergae waqyt citkaenen kuursaette. Kursaetelgaen saebaeplaer arqasynda, Википедия:Консенсус haem Википедия:5 кагыйдә bitlaerenae   Raesmi qaghyjdae statusyn birergae chaqyram. Taercemae syjfatyna (maeghnaesenenh toegael anhlashylghanyna, grammatika/stilistika/orfografiasyna) qaraghan uuzgaertulaer kiraeklege bujyncha konkret taeqdimnaerne tuplaw oechen Википедия бәхәсе:Консенсус haem Википедия бәхәсе:5 кагыйдә, maesaelae bujyncha bashqa komentarijlar oechen Җәмгыять үзәге'ndaege buulekne qullanyrgha chaqyram.- frhdkazan (бәхәс) 9 сен 2013, 07:51 (UTC)Җавап бирергә

Xörmatle katnaşuçılar, Википедия:Бетерүгә#Игезәк мәкаләләр bülegendä berençesen buldıru häm ikinçesenä qarata nişlärgä kiräklege turında aralaşu bara. Википедия:Консенсус däräcäsendäge näticägä ireşä aluıbız öçen, dälillärne kiterep fikeregezne belderüegezne sorıybız. İxtiram belän, frhdkazan (бәхәс) 18 сен 2013, 10:58 (UTC)Җавап бирергә

Википедия:Латин әлифбасындагы мәкаләне кириллга күчерү кагыйдәләре үзгәртү

Википедия бәхәсе:Латин әлифбасындагы мәкаләне кириллга күчерү кагыйдәләреneñ bäxäs bitendä, soñraq buldırılğan bar igezäklären beterügä yul açuçı üzgärtülär täqdim ittem: Татарлар häm oxşaş yañaraq CYR igezäk mäqälälärendäge tekstlarnı LAT'qa qüçerü häm original' mäqälägä quşu. - frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2013, 19:23 (UTC)Җавап бирергә

-- frhdkazan (бәхәс) 28 сен 2013, 18:23 (UTC)Җавап бирергә

Бәхәс битендә карашымны бетердем. Икенче юлы, зинһар өчен, татар телендә генә языгыз. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 29 сен 2013, 06:34 (UTC)Җавап бирергә

Проект спонсорының җаваплары үзгәртү

Argumentlar үзгәртү

{{Риза}} häm {{Каршы}} tawışlarığıznı bilgeläwçe argumentlarığıznı monda belderüegez sorala. - frhdkazan (бәхәс) 3 окт 2013, 12:13 (UTC)Җавап бирергә

Каршы үзгәртү

ru:Википедия:Консенсус#Исключения:

  • Решения, принятые внутри одного из проектов, не могут изменять более общих решений, принятых на основе более широкого консенсуса. В рамках того или иного проекта не может быть принято решение о том, что на статьи проекта не распространяется то или иное общее правило.
  • Принципы Фонда Викимедиа представляют собой базовые принципы всех проектов Викимедиа и, таким образом, основываются на наиболее достижимом консенсусе в рамках всех проектов Викимедиа. Эти консенсусы имеют фундаментальный характер, и ими определяются все остальные соглашения Викимедиа и Википедии.

Yuğarıda kürsätelgäne, Татар Википедиясенең тотрыклы эшчәнлеге өчен Викимедиа проектларының төп мәсләкләре, Татар Википедиясе эчендә кабул ителгән кагыйдәләреннән өстен һәм соңгылар беренчеләренә яраклаштырылырга тиешlege min uylap çığarğan äyber bulmağanın raslıy. ttwiki ğomumi Wikipedia häm Wikimedia mäsläk-qağıydälärenä iğtibar itmiçä eş itärgä tiyeş dip, {{Каршы}} tawış biruegez säbäplären zinhar añlatsağız ide. - frhdkazan (бәхәс) 4 окт 2013, 23:49 (UTC)Җавап бирергә

Meta-Wiki forumında m:Founding principles qağıydäse Wikimediäneñ bar proyektları öçen mäcbüri ütälergä tiyeşlege turında alıp barılğan diskussiyä däwamında, tubändägesenä turı kildem:

This category is for Wikimedia projects wide policies, i.e. projects which apply to each and every m:Wikimedia project. Policies enforce required practice (as differentiated from guidelines, which document and explain best current practice).


Minem tärcemäm: Bu törkemdä Barlıq Wikimedia proyektları buylap ğamäldä bulğan qağıydäler cıyıla, yäğni här Wikimedia proyektına (sıltamağa basqan zaman Wikipediäne üzenä alğan isemlek açıla) bäyle bar proyektlar öçen. Qağıydälär (aldınğı praktikalarnı taswirlawçı häm añlatuçı qullanmalardan ayırmalı bularaq) mäcbüri taläp bulğan praktikalarnı ğamälgä kiterä..

frhdkazan (бәхәс) 12 окт 2013, 05:18 (UTC)Җавап бирергә

Консенсус үзгәртү

Tawış birü häm bäxäs bitlärendäge añlatmalarğa qaramastan, qarşı buluçılar üz fikerlären mantıyqlı nigezlär yäki qağıydälär belän dälillämi, şul uq arada aralaşu-bäxäs arqılı konsensus buldıru teläklären dä kürsätmi. Bu xäldän çığu yulın tabu öçen, mäsälä turında sorawnı Meta-Wiki forumına çığardım. -frhdkazan (бәхәс) 6 окт 2013, 19:12 (UTC)Җавап бирергә

As far as I can tell, the Founding principles were meant to apply to all languages of Wikipedia. WhatamIdoing (talk) 18:46, 18 October 2013 (UTC)
----
Tärcemäm: "Belgänemçä, Nigez mäsläklär bar telle Wikipediälärgä qağıla dip bilgelängän ide".

dip cawap qaytardı. - frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2013, 14:40 (UTC)Җавап бирергә

Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр үзгәртү

Википедия:Тавыш бирү:Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр - frhdkazan (бәхәс) 22 окт 2013, 11:12 (UTC)Җавап бирергә

ЮАШ сайланганнан соң тормыш үзгәртү

Айдар, ЮАШ сайланды, ул үз функцияләрен үти башларга тиештер дип саныйм. Көн тәртибенә чишеләсе сорауларны чыгарасы бардыр дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз? ЮАШның карамагындагы сораулар, аның хокуклары язылган берәр җир бармы? Булса сылтаманы бирегез зинһар. Мин үземне сайланганнар арасында таптым. Шуңа күрә кызыксыну урынсыз түгел. ЮАШта сезне күрермен дип уйлаган идем. Баш тарткансыз. Кызганыч. Бу эшне башлап җибәрүче һәм әйдәп баручы гел сез булдыгыз бит. -- Marat Vildanov (бәхәс) 15 апр 2014, 19:57 (UTC)Җавап бирергә

Фәрһад әфәнденең һәм Китапның ЮАШ хокуклары турында сүз боткасы оештырырга маташуларын күргәч, баш тарттым. Аларга бит ниндидер канунлылык кирәкми, бары Derslek ны куу гына кирәк иде.

Татар Википедиясе ЮАШына караган барлык кагыйдәләр монда гына бар. Бик күп кагыйдәләр, эш форматы беренче чакырылышның тәҗрибәсе нигезендә формалашырга тиеш. Рус Википедиясенең тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкиндер.

ЮАШ үзе генә ниндидер мәсьәләне карый алмый, аңа кемнеңдер мөрәҗәгате-гаризасы кирәк. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 16 апр 2014, 13:35 (UTC)Җавап бирергә

Айдар, ЮАШның эшен башлап җибәрүче һәм әйдәп баручы буларак ЮАШка мөрәҗәгатьләрегез бардыр, аларны шушы биттә калдырыгыз, зинһар. -- Marat Vildanov (бәхәс) 16 апр 2014, 16:26 (UTC)Җавап бирергә
Möräcäğätläregez buyınça qararlar qabul itelde - 1 häm 2. -- frhdkazan (бәхәс) 23 июн 2014, 10:32 (UTC)Җавап бирергә
Wikimedia stüartlarına xat jazıldı. -- frhdkazan (бәхәс) 23 июн 2014, 10:48 (UTC)Җавап бирергә
  Qabul itelde - Махсус:Кулланучылар_исемлеге/sysop.
Üzebezdä aktiv idaräçelär bulğanda, stüartlar Derslek betergän bitlärne kire qaytaru häm ul tıyğan qullanuçılarğa yañadan qatnaşu mömkinlegen açu/loglarınnan bu tıyular turındağı yazmalarnı beterü sorawımnı qabul itmädelär. Anın turında User:Marat-avgust yärdämen sorarğa, anın waqıtı bulmasa başqa qullanuçılarğa idaräçe statusın birü turında tawış birü oyıştırırğa kiräk. -- frhdkazan (бәхәс) 23 июн 2014, 18:49 (UTC)Җавап бирергә

Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр (19.04-03.05.2014) үзгәртү

Консенсус ирешелгән үзгәртү тәкъдимнәре буенча рәсмиләштерү тавыш бирүе башланды. Карашларыгызны билгеләнгән вакыт эчендә белдерсәгез иде.
Шулай ук, кайбер кулланучылар бу тавыш бирүнең оештырылу тәртибе "гамәлдәге процедурага туры килми" дип кисәттеләр. Гамәлдәге тавыш бирүне дөрес итеп оештырыр өчен нәрсә ясарга кирәклеген аңлатучы бу рәсмиләштерелгән процедураны кайдан күреп ярый икәнен белсәгез, белдерсәгез иде. Рәхмәт. -- frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 15:50 (UTC)Җавап бирергә

Рус Олысы үзгәртү

Тарих белемендә Рус Олысы дигән төшенчә бар - Рус Олысы. --Kitap (бәхәс) 20 апр 2014, 15:25 (UTC)Җавап бирергә

Гафу итегез, ләкин бу бер генә чыганак, өстәвенә, фәнни-популяр чыганак. Рус һисториографиясенең фундаменты вәкилләрендә, шул ук Алтын өчлектә (Карамзин, Ключевский, Соловьев) әлеге термин кулланылмый. Русь Олыс булыр иде, әгәр ул Алтын Урда (Җүчи Олысы) составына кергән булса. Ә белүегезчә, Гумилев һәм аның тарафдарлары мондый мөнәсәбәтләр ("иго") булуын инкарь итә; кайбер тарихчылар Гумилев белән килешмиләр, игоның булуын раслыйлар, әмма алар да Русь - Урда мөнәсәбәтләрен вассаллык мөнәсәбәтләре дип кенә таный (Сахаров, Кучкин). Мунчаев әфәнде исә Русьны Урданың протектораты астында яшәгән ди. Казан да Мәскәү протектораты астында булды, тик бер дә Казанское княжествога әверелмәде. Шуның кебек, Русь та Рус олысына әверелә алмый: ул беркайчан да Алтын Урданың сәяси төзелеш системасы эчендә яшәмәде. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 20 апр 2014, 16:00 (UTC)Җавап бирергә

Тат-Викидә рус тарихчыларының (Карамзин, Ключевский, Соловьев) карашлары (кайчакта татар халкына карата негатив һәм ачык шовинистик) тасвирланырга тиешме? Гумилев дөрес яза: "изү" - уйлап чыгарылган төшенчә, шушы "изү" булган чорда Русия тарихында иң күп чиркәүләр төзелгән, һәм салым 10% күләмендә генә булган, бик кызык "кысу". Алтын Урда башкаласында Сарай епархиясе урнашкан булган. Чынында Үзбәк хан Иван Калитаны баш рус баскакын итеп раслаган, Калита Тверьдә күтәрелешне бастырган, димәк Мәскәү дә Алтын Урданың сәяси төзелеш системасы эчендә яшәгән. Рус Олысы - еш очрый торган төшенчә. Есаул - "йөзавыл", деньги - "тәнгә", казна, атаман һәм башка татар теленнән чыккан сәяси-хәрби рус төшенчәләре нәкъ Рус Олысы төшенчәсе дөреслеген исбатлый. Ләкин әгәр Сез Рус Олысы төшенчәсенә кискен каршы булсагыз уртак карашка килә алабыз, бу сорау принципиаль түгел. Тәкъдим итәм: Алтын Урдага буйсынган Русь кенәзлекләре.--Kitap (бәхәс) 20 апр 2014, 16:39 (UTC)Җавап бирергә

Унике апостол үзгәртү

Айдар әфәнде, Сез бар Унике Апостол турында мәкаләләрне язарга җыенасыз?--Kitap (бәхәс) 27 май 2014, 10:25 (UTC)Җавап бирергә

Андый фикер юк иде әле. Төп максат - папалар. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 27 май 2014, 10:36 (UTC)Җавап бирергә

Сез христиан махсус төшенчәләрен яхшы беләсез икән, шуңа күрә Сез Унике Апостол турында мәкаләрне язсагыз, бик яхшы булыр иде. Күп интервикиле, әһәмиятле мәкаләләр.--Kitap (бәхәс) 27 май 2014, 10:43 (UTC)Җавап бирергә

Ок. Төшенчәләрне Инҗилнең татарчага тәрҗемәсеннән алырга тырышам. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 27 май 2014, 11:04 (UTC)Җавап бирергә

Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр qağidä proyektın räsmiläşterü buyınça tawış birü үзгәртү

(TT-LAT) Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр qağidä proyektın räsmiläşterü protsessı bara - tawış birü waqıtı: 30 aprel - 14 may 2014. Qağidä proyektınıñ bäxäsendä 2 atnadan artıq zaman däwamında yaña täqdimnär bulmadı (konsensus bar).
(RU-LAT) V period s 30.04 po 14.05.2014 idet golosovanije po utverzhdeniju pravila Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр. Protsess initsyirovan v sviazi s dostizheniem konsensusa na stranitse obsuzhdenija projekta pravila - novykh kommentarijev i predlozhenij ne bylo v techenije boleje 2-ux nedel'.
(EN) This is to announce beginning of formal adoption vote (April 30 - May 14, 2014) for Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр policy. The procedure begins as no new proposals where registered in the draft discussion within over 2 weeks (consensus is there). -- frhdkazan (бәхәс) 1 май 2014, 14:39 (UTC)Җавап бирергә

Frhdkazan, минем бэхэс битен чуп-чар белэн тутырмагыз, зинхар. Мондый хатны гадэттэ чуп эржэсенэ ыргыталар. Мин сезнен язганыгызнын яртысын анламыйм, татарчага бераз гына охшаш булган ниндидер сэер рэсмилек телендэ язасыз, адэми телдэ язсагыз, бэлки, ниндидер адекват жавап бирергэ дэ телэр идем, бэлки.

Tatarçasın beraz tözättem. Añlaşıla dip ışanası kilä, bulmasa - rusçasın häm inglizçäsen dä kiterdem. İxtiram belän, -- frhdkazan (бәхәс) 1 май 2014, 15:50 (UTC)Җавап бирергә

Астероидлар үзгәртү

Айдар әфәнде, кызганычка каршы Татвикидә янә низаг үсә: Дерслек астероидлар турында күп интервикиле шактый күп мәкалә бәхәсләмичә бетерде. Үз фикерегезне Википедия:Бетерүгә битендә калдырыгыз, зинһар. --Kitap (бәхәс) 6 июн 2014, 10:34 (UTC)Җавап бирергә

Идарәчелек үзгәртү

Сезгә, Татар Википедиясенең иң тәҗрибәле һәм фикер йөртеп кенә эш итүче кулланучыларның берсенә, Идарәче (админ) статусына заявка бирергә тәкъдим итәм. Ягъни, Сез риза булсагыз, үзем тавыш бирүләрне оештырып, Сезнең ризалыгыгыз гына кирәк булыр (Википедия:Идарәче статусын алу/Ajdar-2014)--Qaraq (бәхәс) 24 июн 2014, 06:26 (UTC)Җавап бирергә

Тәкъдимегез өчен рәхмәт. Әлбәттә, мин тәкъдимегезгә ризалык бирә алмыйм. Хәзерге Википедиядә идарәче булу, ай-һай, гаять зур сабырлык таләп итә. Демагоглар белән сүз көрәштереп, вакыт үткәрәсем килми. Википедиядә башкарырга теләгән эшләрем өчен миңа идарәче кораллары кирәк тә түгел. Айдар Шәйхи (Ajdar) 26 июн 2014, 14:15 (UTC)Җавап бирергә

Админ сайлау үзгәртү

Википедия:Идарәче статусын алу/Frhdkazan шушы биткә күз салыгыз, фикерегезне әйтегез. Рәхмәт!--Qaraq (бәхәс) 28 июн 2014, 19:38 (UTC)Җавап бирергә

Вазифалар бүленеше үзгәртү

Ajdar-әфәнде, Википедия:Вазыйфалар‎ бүлегенә игътибар итегез. Derslek (бәхәс) 25 июл 2014, 06:33 (UTC)Җавап бирергә

Әхмәтһади Максудинең сурәти үзгәртү

Сәламдар болсын татар гәриндәш. Әхмәтһади Максудинең сурәтиниң "Copyright"и галай турур? уш сурәт "wikimedia"гә артырылса бик яхшы болар. (мән жәнуби азәрбайжан төрикләриндән мән.)--Arslanteginghazi (бәхәс) 31 окт 2015, 10:53 (UTC)Җавап бирергә

Бәхәс:Заманәлиф үзгәртү

Сәләм. Бәхәс:Заманәлиф тә катнашырга чакырам... "Китап" ялган һәм ОрИсс яза, минем чыганак юклык турындагы тамгаларны һәм төзәтүләрне бетерде. Бәхәстә ул үзенең ОрИсс язуын таный әмма барыбер мәкаләне үзенчә яза. Админнар бер нәрсә дә эшләмәде... Әмма бәлки алар "Википедия бәхәсе:Җәмгыять үзәге"н укымыйлар гына дыр? - вряд ли. --QDinar (бәхәс) 5 фев 2016, 03:54 (UTC)Җавап бирергә

Тәрҗемә эше үзгәртү

Айдар, сәлам! Ничек хәлләр? "Актив булмаган кулланучы" дигәнсең, ник алай, төзәтү кирәк минемчә бу хәлне :) "Инглизчәдән көнгә *бер* җөмлә тәрҗемә итү" дигән бер хәрәкәткә кушылырга тәкъдим итәм. Я алманчадан, я французчадан, я төрекчәдән, я башка берәр телдән — анысы ул кадәр мөһим түгел. Мөһим булганы — дәвамлылык. Сүз көнгә нибары бер җөмлә тәрҗемә итү турында бара. Бер җөмлә, әмма һәр көнне, һәм җиренә җиткереп (укы: эчке сылтамаларны һәм чыганакларны саклап).

Идарә итүдә катнашу соралмый, тәрҗемә ителгән мәкаләгә күз-колак булып тору җитә.

Мин үзем соңгы вакытта шулай әз-әзләп Марс мәкаләсенә өстәп киләм. Дәвам итәргә дә исәп. Бу барыбызга да бер мәкалә тәрҗемә итәргә дигән сүз түгел — кем нәрсә белән кызыксына һәм нәрсә турында күбрәк беләсе килә, шуның турында яза инде. Тәрҗемә ителәсе мәкалә сайланган мәкалә һәм/яки бу исемлектә булса яхшырак. Әмма анысы да мәҗбүр түгел. Мин үзем озак вакыт бер тема белән генә шөгыльләнергә яратам, аны тирәнтен аңлаганчы. Көн саен тәрҗемә иткәч (бер генә җөмлә булса да), мәкаләнең мөһим детальләре дә, терминологиясе дә хәтердә тора.

Сине болай да тәрҗемә эше белән шөгыльләнүче кеше дип беләм, ягъни каләмең болый да үткен булырга тиеш :) Шул тәрҗемә эшендә бер җөмлә тәрҗемә итәрлек вакытны Википедия өчен аерып куясы гына. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам — өч җөмләне яхшы итеп тәрҗемә итәр өчен ярты сәгатьтән дә артык вакыт кирәкми, бер җөмләгә инде унбиш минут та җитәр дип уйлыйм. Чит тел өйрәнгәндә дә файдалы (дөрес, сөйләшмичә генә өйрәнеп булмый аны, әмма сүз байлыгын, пассив сүз байлыгын булса да, арттыруга яки саклап тотуга файдасы булачак тәрҗемәнең, һичшикчез). Ни дисең бу тәкъдимгә? IlnarSelimcan (бәхәс) 18 мар 2017, 00:02 (UTC)Җавап бирергә

Хөрмәтле Илнар! Искә алуыгыз өчен рәхмәт! Тәкъдимегез кызык һәм отышлы күренә, якын арада, бәлки, бу хәрәкәткә кушылырмын. --Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 мар 2017, 11:13 (UTC)Җавап бирергә
Айдар дус, Албания битен укыган идем -- сүпәр бу, татарча яхшы белгән кешенең кертемен укуы үзе бер рәхәт :) Бер генә җөмлә дә түгел, анысы да шатландыра. Тик җилкәңә күтәрә алмаслык йөк кенә алма, бара-бара "баса" башлый ул. Берничә көн артык күп эшләп ташлап, янып бетмә дим. Хәлдән килгәннән әзрәк эшләп килсәң, дәрман озакка җитә ул ;) IlnarSelimcan (бәхәс) 26 мар 2017, 11:57 (UTC)Җавап бирергә
Рәхмәт, Википедиядә 8 нче елым, чыдармын дип уйлыйм. --Айдар Шәйхи (Ajdar) 26 мар 2017, 12:06 (UTC)Җавап бирергә

Ирекле һәм бушлай программаларны татарчага тәрҗемә итү үзгәртү

Айдар, сәлам! http://t10n.org/ — үзең дә кушыл, дусларыңа да сөйлә ;)

Калып:Img-sem-uso

Калып:Img-sem-uso

Калып:Img-sem-uso

Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу үзгәртү

Хәерле көн!

«Сәләт ВикиМәктәбе» проекты 2018 ел көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясе кысаларында Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу узачак. Чарада шулай ук «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгының вәкилләре: Владимир Медейко (директор), Станислав Козловский (башкарма директор) һәм Дмитрий Жуков (әгъза) катнашачак. Очрашу 13:00 Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23 й.) башланачак, әмма конференция чараларында Сезне иртәрәк 11:00 каршы алырга шат булырбыз.

P.S. Эштән ирек итүче хатны да әзерли алабыз. --Тимерхан (бәхәс) 20 дек 2018, 02:53 (UTC)Җавап бирергә

Көн уртасына куелган үзгәртүләр үзгәртү

Хәерле көн, Айдар әфәнде! Менә бу сораштыруны карап чыгыгызчы. Бәлки, ССРБ һәм Җөмһүрият сүзләре яклы сәхифәләргә сылтамалар өстәп булыр... Хөрмәт белән, --Фәрһад (бәхәс) 10 май 2020, 09:01 (UTC)Җавап бирергә

Тавыш бирүләр үзгәртү

Хөрмәтле кулланучы! Википедия:Абруйлы чыганаклар тәртибен кабул итү буенча тавыш бирүдә (10-17.01), шулай ук Татар Википедиясе идарәчеләренең вазифаларын озынайту буенча катнашырга чакырабыз.--Ilnur efende (бәхәс) 11 гый 2021, 17:44 (UTC)Җавап бирергә

II дәрәҗә Татарстан ордены үзгәртү

 
II дәрәҗә Татарстан ордены
II дәрәҗә Татарстан ордены
Татар Википедиясенә зур өлеш керткән өчен--Ilnur efende (бәхәс) 1 фев 2022, 18:15 (UTC)Җавап бирергә
Рәхмәт! Айдар Шәйхин (Ajdar) 1 фев 2022, 19:56 (UTC)Җавап бирергә

Files need a license үзгәртү

Hi! You have uploaded some files without a license. All files need a license and also a good source and author. For example Файл:Geologia.jpg. Are you the creator? Can you check the files on this list and add a license etc. (or non-free rationale)? If the file is not good please nominate for deletion. --MGA73 (бәхәс) 11 мар 2023, 09:33 (UTC)Җавап бирергә

Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме үзгәртү

Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме--Ilnur efende (бәхәс) 11 июн 2023, 19:04 (UTC)Җавап бирергә