Википедия:Тавыш бирү:Татар Википедиясе теле2

Җәмәгать!
8 май көнне арабызда туган низаглар яңадан кабатланмасын өчен Илнур әфәнде һәм Фәрһад барлык кулланучыларны тавыш бирүгә өндәде.
Илнур әфәнде тәкъдим иткән кагыйдәдән чыгарылма буларак өч терминны стандарт әдәби татар теленә күчерергә без, Фәрһад һәм Айдар Шәйхи, ризасызлык белдердек:

  • Русия, Рәсәй → Россия;
  • Җөмһүрият → Республика;
  • ССРБ → СССР.

Элегрәк бу терминнар турында сораштырулар нәтиҗәсендә консенсус булдырылган иде:

  • Рәсәй → Русия, Россия; 1, 2.
  • СССР, ССРБ - икесе дә кулланыла
  • республика, җөмһүрият - икесе дә кулланыла

Сез югарыда күрсәтелгән һәм бу атамаларга карата ТатВПдә элегрәк кабул ителгән кагыйдәләрне үзгәрешсез калдыруга ризамы?

  1. Әйе, тиеш диясез икән, ризалыгыгызны белдерү,
  2. Юк, тиеш түгел диясез икән, каршылыгыгызны белдерү сорала.

Тавыш бирү: 10 май көнне башланды, 24 май көнне бетәчәк.

Башлап җибәрүче: Кулланучы:Фәрһад, Кулланучы:Ilnur efende.

Тавыш бирү үзгәртү

Риза үзгәртү

Каршы үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сораулар, тәкъдимнәр һәм комментарийлар.

ВП:Татар Википедиясе теле кагыйдәсе кабул ителмичә, әлеге кагыйдәгә бәйле бу кагыйдә буенча тавыш бирергә иртәрәк түгелме?--Ilnur efende (бәхәс) 10 май 2020, 14:52 (UTC)[җавап бирергә]

Бүген Фәрһад әфәнде белән бу турыда аралаштык. Үземнең карашымны менә нинди позицияләрдә калдырам:
  1. Мәкалә атамаларын, калыпларда күрсәтелгән атамаларны сез тәкъдим иткән рәвештә канунлаштырырга.
  2. Әмма мәкаләнең эчендә бот ярдәмендә бу һәркемгә аңлаешлы булган өч сүзгә табу такмаска һәм көчләп үзгәртмәскәскә.
Килешәм:
  1. Мәкалә атамаларын, калыпларда күрсәтелгән атамаларны тәкъдим иткән рәвештә канунлаштырырга.
  2. Әмма мәкаләнең эчендә бот ярдәмендә бу һәркемгә аңлаешлы булган өч сүзгә табу такмаска һәм көчләп үзгәртмәскәскә.

Тик Русия сүзе аңлашыламы икән, мин бу сүзне Русь белән күберәк бәйләр идем--Ilnur efende (бәхәс) 10 май 2020, 16:41 (UTC)[җавап бирергә]

  • Илнур әфәнденең тәкъдиме белән бу очракта килешәм. Россия, СССР, республика сүзләрен тыю булмаска тиеш, әлбәттә.

Җөмһүрият сүзе белән бәйле рәвештә мондый кагыйдә бар: Русия эчендәге дәүләтләр очрагында республика сүзен калдырырга (шуңа күрә Татарстан Республикасы, ТАССР һ.б.), ә башка дәүләтләр турында сүз барганда җөмһүрият дип атарга (Көньяк Африка Җөмһүрияте).

Билгеле, ситуациядән чыгуның башка ысулы да бар. Соңгы 30 ел эчендә бик күп фәнни юнәлешләрне үз эченә алган русча-татарча, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр нәшер ителгән. Энциклопедия теле өчен җаваплылыкны тулысынча шул сүзлекләргә тапшырып була. Әмма кимендә 2 проблема күрәм: 1) сүзлекләр, кагыйдә буларак, кәгазьдә генә бар, күпчелек кулланучыларда алар юк; 2) кайбер сүзлекләрнең сыйфаты тиешле югарылыкта булмаска мөмкин. Ихтирам белән --Айдар Шәйхин (Ajdar) 11 май 2020, 06:37 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү