Константинополь солыхы (1700)
1700 елгы Константинополь солыхы (төр. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский договор) — Россия империясе белән Госманлы империясе арасында 30 елга төзелгән трактат. 1698—1699 елгы Карловиц конгрессында ирешелгән 2 елга үзара сугышны туктатып тору турында килешүне раслый.
Килешү төре | солых килешүе[d] |
---|---|
Имзаланган | 14 июль 1700 |
Урын | Константинополь, Госманлы империясе |
Имзалаучылар | Госманлы империясе Россия империясе |
en: Treaty of Constantinople Викитекада |
Россия империясенә солых килешүен озынайту 1700—1721 елгы Төньяк сугышында Швециягә каршы сугыш башлаган үзенең беректәшләре Дания һәм Саксониягә хәрби ярдәм итү өчен кирәк була.
Тарих
үзгәртү1700 елның 3 (14) июлендә Константинопольдә имзаланган. Россия империясе өчен гадәттән тыш илчеләр Е.И. Украинцев һәм дьяк И.П. Чередеев, Госманлы империясе өчен нишанчы Мәхмәт-әфәнде һәм бөек драгоман Александр Маврокордато (Шкарлат) кул куя. Рус илчелеге Константинопольгә «Крепость» хәрби карабында килә. Бу адым Кара диңгездә Россия империясенең хәрби-диңгез көчләре булуын күрсәтү өчен ясала.
Килешү
үзгәртүКилешү 14 маддәдән тора.
Килешү шартлары буенча:
- Азак кирмәне Россия империясенә бирелә;
- ике яктан да чик буенда яшәүче халыкларның хәвефсезлеге тәэмин ителергә тиеш була;
- Госманлы империясендә яшәүче православие руханиларының шәхси иминлеге тәэмин ителә;
- ике яктан да әсир төшкәннәрне азат итү һәм алмашу күздә тотыла;
- Россия империясе тарафыннан ел саен Кырым ханына түләнүче ясак бетерелә;
- Иерусалимга баручы рус паломникларыннан пошлина алу туктатыла;
- Госманлы империясенә 1695—1696 еллардагы Азак походларында басып алынган Днепр буе кирмәннәре кире кайтарыла, төрек ягы әлеге кирмәннәрне җимерергә тиеш була;
- ике як та Перекоптан Азакка кадәр булган арада яңа кирмәннәр кормаска килешә.
Әһәмияте
үзгәртүСолых килешүе Петр I-нең 1695—1696 еллардагы Азак походлары нәтиҗәләрен ныгыта.
1700—1721 елгы Төньяк сугышы башында Госманлы империясе бер якка да кушылмау сәясәте алып бара.
1700 елгы Константинополь солыхы шартлары Россия империясе өчен җиңелү белән тәмамланган 1711 елгы Прут походы һәм 1711 елгы Прут солыхыннан соң үзгәртелә.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
Әдәбият
үзгәртү- Полное собрание законов Российской империи. Собрание 1-е. Т. 4. № 1804. СПб, 1830.