Төп менюны ачу

Карловиц конгрессы (1698-1699)

1698-1699 еллардагы Карловиц конгрессы — Славониянең Карловцы (алман. Karlowitz, хәзерге Сербиянең Сремски-Карловци (en)) бистәсендә узган халыкара конгресс. Госманлы империясе белән «Изге лига» коалициясе илләре (Изге Рим империясе, Венеция республикасы, Речь Посполита, Русия империясе) арасында солых килешүе төзү максатында чакырыла.

ТарихҮзгәртү

Карловиц конгрессы җыелуга Госманлы империясенең коалициягә керүче илләр белән берничә сугышта (XVI-XVIII гасырлардагы Австрия-төрек сугышлары, XVII гасырдагы поляк-төрек сугышлары, урыс-төрек сугышлары) җиңелүе, шул исәптән төрек гаскәренең Вена янында 1683 елда тулысынча тар-мар ителүе сәбәп була.

 
Килешү имзаланган чатыр урынында төзелгән Kapela mira чиркәве бинасы

Конгресстагы каршылыкларҮзгәртү

Конгресс барышында «Изге лига» коалициясе илләре арасында көчле каршылыклар туа. Һабсбурглар династиясе (Австрия), Венеция республикасы, Речь Посполита Русия империясенең Кара диңгез бассейнындагы илләргә тәэсире көчәюен теләми. Русия империясенең сугыш вакытында яулап алган җирләрне (Азак кирмәне, Днепрның түбән агымындагы берничә вак шәһәрне) бирү таләбен үтәмәс өчен, әлеге илләр төрек солтаны белән аерым (сепарат) килешүләр төзергә уйлыйлар.

Конгресста рәсми арадашчылар сыйфатында катнашучы Бөекбритания һәм Нидерландлар (Һолландия) вәкилләре Һабсбургларның (Австриянең) хәрби көчләрен, тизрәк бу сугыштан бушатып, Испания мирасын бүлгәләү өчен алда булачак сугышларга тартырга план коралар һәм шулай ук төрек солтаны белән сепарат сөйләшүләр яклы булалар. Конгресста Русия империясе вәкиле П.П. Возницын һәм патша Петр I «Изге лига» вәкилләрен төрек солтаны белән уртак солых килешүе төзергә ризалата алмыйлар (кара: Бөек илчелек).

1699 елның 16 гыйнварында Речь Посполита, 1699 елның 24 гыйнварында Русия империясе, 1699 елның 26 гыйнварында Изге Рим империясе һәм 7 февральдә Венеция республикасы Госманлы империясе белән аерым солых килешүләре төзиләр[1]. Иң откан як булып Һабсбурглар империясе (Австрия) кала. Килешүләр буенча, аңа Үзәк Маҗарстан, Трансильвания, Хорватия, Бачка һәм тулысынча диярлек Славония җирләре эләгә. Речь Посполитага Госманлы империясе кул астында булган Украинаның Днепрның уң яры җирләре һәм Подолия (Каменец кирмәне белән) күчеп бетә. Венеция Морея ярымутравын куша, Архипелаг утраулары һәм Далмациянең 6 кирмәне өстеннән хакимлеген саклап кала. Русия империясе 1699 елның 24 гыйнварында 2 елга үзара сугышмау турында килешү төзи (соңрак, 1700 елда әлеге килешүне ныгытучы Константинополь солыхы төзелә), Азак кирмәне дә анда кала. Һабсбурглар гаскәре басып алган Темешвар провинциясе (кирмәннәре белән) Госманлы империясенә кайтарылып бирелә. Молдавиянең поляк гаскәре басып алган 6 шәһәре шулай ук төрек солтанына кире кайтарыла.

Конгрессның әһәмиятеҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 13 (Ка-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ed.G. Noradounghian. Recuell d'actes internationaux de l'Empire ottoman. Vol. 1. Paris, 1897.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү