Константинополь солыхы (1724)

1724 елгы Константинополь солыхы, ингл. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский мирный договорРоссия империясе белән Госманлы империясе арасында төзелгән солых килешүе. Россия империясе белән Госманлы империясенең Кавказдагы һәм Каспий диңгезе буендагы чикләрен билгели.

1724 елгы Константинополь
солых килешүе
Килешү төре солых килешүе[d]
Имзаланган 23 июнь 1724
Урын Константинополь, Госманлы империясе
Имзалаучылар Төркия байрагы Госманлы империясе
Россия байрагы Россия империясе
en: Treaty of Constantinople Викитекада

Тарих үзгәртү

1724 елның 12 (23) июнендә Константинопольдә имзаланган. Франция илчесе маркиз Ж.Л. д'Юссон де Бонак арадашчылыгында, Россия империясе өчен илче И.И. Неплюев, Госманлы империясе өчен бөек вәзир Дамад Ибраһим-паша кул куя.

1722-1723 еллардагы Фарсы иле походыннан соң төзелгән 1723 елгы Петербург солых килешүе буенча кайбер Фарсы иле провинцияләре Россия империясенә бирелгәч, рус-төрек мөнәсәбәтләре кискенләшә. Фарсы иле шаһы Тахмасп II нең тотрыксыз халәтеннән файдаланып, Госманлы империясе 1723 елның азагында — 1724 елның башында Көнчыгыш Гөрҗистанга һәм Көнчыгыш Әрмәнстанга басып керә.

Килешү үзгәртү

Килешү кереш өлештән, 6 маддәдән, йомгаклау өлешеннән тора.
Килешү шартлары буенча,

Фарсы иле шәһәрләре һәм Каспий буе провинцияләрен Россия империясе 1732 елгы Рәшт трактаты буенча кире кайтара.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Полное собрание законов Российской империи. Собрание 1-е. Т. 7. № 4531. СПб, 1830.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү