Константинополь солыхы (1720)

1720 елгы Константинополь «мәңгелек солыхы», төр. İstanbul Antlaşması, рус. Константинопольский «Вечный Мир»Россия империясе белән Госманлы империясе арасында төзелгән солых килешүе. Әлеге килешү рус патшасы Петр I тарафыннан бер яклы бозылган 1711 елгы Прут солыхы һәм 1713 елгы Адрианополь (Әдернә) солыхын кире торгызучы 1712 елгы Константинополь трактатында килештерелгән төп шартларны раслый.

1720 елгы Константинополь
солых килешүе
Килешү төре Шартнамә
Имзаланган 16 ноябрь 1720
Урын Константинополь, Госманлы империясе
Имзалаучылар Төркия байрагы Госманлы империясе
Россия байрагы Россия империясе
en: Treaty of Constantinople Викитекада

Тарих үзгәртү

1720 елның 5 (16) ноябрендә Константинопольдә имзаланган. Россия империясе өчен вәкаләтле илче А.И. Дашков, Госманлы империясе өчен бөек вәзир Дамад Ибраһим-паша кул куя.

1700-1721 елгы Төньяк сугышы ахырында Изге Рим империясе һәм Бөекбритания, Россия империясе гаскәренең Речь Посполитада булуын сылтау итеп, Госманлы империясен Россия империясенә һөҗүм итүгә этәрәләр. Ләкин Госманлы империясе, Төньяк сугышы тәмамлангач, Россия империясе элекке килешүләрне кире карауны таләп итәр, мәсәлән, Азак кирмәнен кире сорар дип шикләнеп, сугыш хәрәкәтләре башлаудан тыела. Үз чиратында, Россия империясе шулай ук Төркия белән хәрби конфликтка барырга теләми, шуңа күрә 1719 елның маенда ике ил араасында «мәңгелек солых» төзергә тәкъдим итә.

Килешү үзгәртү

Солых килешүе преамбуладан, 13 маддәдән тора.
Килешү шартлары буенча,

  • 1713 елда кабул ителгән рус-төрек чикләре саклана;
  • ике яктан да чик буенда яшәүче халыкның хәвефсезлеге тәэмин ителергә тиеш була;
  • рус һәм төрек сәүдәгәрләренә ирекле сәүдә итү гарантияләнә;
  • Иерусалимга баручы рус саилчеләренә пошлина түләтелми;
  • Азак кирмәне Госманлы империясе кулында кала;
  • Черкасск Россия империясендә кала;
  • ике якка да Азак белән Черкасск кирмәннәре, Самара елгасы белән Орель елгасының Днепрга койган аралыгында яңа ныгытылган кирмәннәр төзү тыела;
  • килешүгә кул куйганнан соң 2 ай эчендә Россия империясе Польша территориясеннән гаскәрен чыгарырга тиеш була;
  • Госманлы империясендәге Россия империясенең юкка чыгарылган илчелеге эшчәнлеген торгыза.

Әһәмияте үзгәртү

1720 елгы килешү Россия империясенең көньяк чикләрен билгели.
1700-1721 елгы Төньяк сугышын тәмамлау өчен көчләрен тупларга мөмкинлек ача.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Полное собрание законов Российской империи. Собрание 1-е. Т. 6. № 3671. СПб, 1830.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү