Колумбиядә ислам

Колумбиядә азчылык дине

Колумбиядә ислам (исп. Islam en Colombia, гарәп. الإسلام في كولومبيا‎ ) – азчылык дине. Ил халкының (50,3 млн кеше, 2020 елга) 0,2 % ы – мөселманнар. Pew тикшеренү үзәге хисабы буенча, Колумбия мөселманнарының гомуми саны – 25 000, башка мәгълүматлар буенча, 40 000 – 80 000 кеше.

Колумбиядә ислам
Дәүләт  Колумбия
 Колумбиядә ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Боготада Әбү-Бәкер Әс-Ситдыйк мәчете (Abou Bakr Alsiddiq Mosque)
Богота мәчете
Сан-Андерс мәчете

Тарих үзгәртү

Колумбия мөселманнарының күпчелеге – XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Госман империясенең сәяси репрессияләреннән качкан Якын Көнчыгыш илләре (Ливан, Сирия, Фәлистыйн) гарәпләре [1] [2] һәм Малай архипелагына керүче Мадура утравыннан (хәзер Индонезия составында) күчкән мөселман мөһаҗирләрнең нәселе. Мадуралыларның абсолют күпчелеге сөнниләр һәм ислам дине таләпләрен катгый үтәүчеләр дип даннары чыккан.

Колумбиянең мөселман халкы Колумбиядә туып-үскән кешеләр хисабына арта бара [3].

Колумбиянең Тын океанда урнашкан портлы шәһәре Буэнавентурада яшәүче мөселманнар күп еллар дәвамында афроамерикалыларның Ислам милләте(ингл.) дип аталган хәрәкәт тәгълиматын кабул итә [4]. Хәрәкәтнең төп максаты – АКШта һ. б. илләрдә яшәүче афроамерикалыларның рухи, социаль һәм икътисади хәлен яхшырту.

Колумбиядә шулай ук Әхмәдия мөселманнары җәмгыяте бар [5].

1991 елгы Колумбия Конституциясе дин иреген гарантияли [6]. Барлык дини конфессияләр һәм чиркәүләр закон каршында бер үк хокукка ия. Халыкның 90 % ы – христианнар, аларның күпчелеге (70 – 79 % ы) католиклар, 16,7 % ы – протестантлар. Халыкның 4,7 % ы – атеистлар яки агностиклар. Колумбиялеләрнең 1,8 % ы Иегова шаһитлары һәм адвентистлар. 1 % ы – башка диннәр (Бәһаи, ислам, яһүд дине, буддизм, мормонизм, һинд дине, җирле халыкларның диннәре, Харе Кришна хәрәкәте, Растафари хәрәкәте, православие һ. б.) тарафдары [7][8][9].

Ислам оешмалары үзгәртү

Колумбиядә Ислам җәмгыятьләре төзелгән, иң мөһимнәре Боготада, Майкао һәм Буэнавентурада урнашкан. Шулай ук Сан-Андрес(ингл.), Пасто (Нариньо департаменты), Санта-Марта һәм Картахенада Ислам үзәкләре бар.

Богота һәм Майкаода башлангыч һәм урта ислам мәктәпләре ачылган.

Мәчетләр үзгәртү

 
Майкао шәһәрендә Гомәр ибн Әл-Хаттаб мәчете – Латин Америкасының икенче зур мәчете

Илнең башкаласы Боготада Истанбул мәчете (Estambul mosque) [10], шәһәрдә традицион ислам архитектурасында төзелгән беренче мәчет – 2012 елда ачылган Әбү-Бәкер Әс-Ситдыйк мәчете (Abou Bakr Alsiddiq Mosque) [11] дип аталучы мәчетләр, Әл-Куртуби исемендәге ислам үзәге (Islamic Center called Al-Qurtubi) эшли [12].

1997 елда Майкао шәһәрендә (Гуахира департаменты) Латин Америкасында зурлыгы буенча икенче урындагы мәчет – Гомәр ибн Әл-Хаттаб мәчете(ингл.) (Mezquita de Omar Ibn Al-Jattab) ачылган. Мәчет икенче хәлиф (634 елдан), Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхәбәсе Гомәр (Гомәр ибн Әл-Хаттаб) исеме белән аталган. Манарасының биеклеге 31 метр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Klich, Ignacio, Jeff Lesser (1992). Arab and Jewish immigrants in Latin America. Routledge. p. 58. ISBN 0-7146-4873-6. 
  2. https://republika.co.id/berita/q8kxg4320/asal-mula-masuknya-islam-di-kolombia-pada-abad-ke19-dan-20
  3. https://republika.co.id/berita/qhentk320/10-umat-kristiani-kolombia-mualaf-tiap-hari-ini-alasannya
  4. How Islam took root in one of South America’s most violent cities (January 17, 2017).
  5. Islamismo pretende llegar a varios países (November 30, 2014).
  6. Colombian Constitution of 1991 (Title II – Concerning rights, guarantees, and duties – Chapter I – Concerning fundamental rights – Article 19)
  7. Beltrán Cely; William Mauricio (2013) (2013) (in es). Del monopolio católico a la explosión pentecostal'. Universidad Nacional de Colombia, Facultad de Ciencias Humanas, Centro de Estudios Sociales (CES), Maestría en Sociología. ISBN 978-958-761-465-7. http://www.bdigital.unal.edu.co/10780/1/Del%20monopolio%20cat%C3%B3lico%20a%20la%20explosi%C3%B3n%20pentecostal.pdf.  2016 елның 27 март көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-27, retrieved 2022-01-16 
  8. Descripción cuantitativa de la pluralización religiosa en Colombia. Universitas humanística 73 (2012): 201–238. – bdigital.unal.edu.co.
  9. Religion in Latin America, Widespread Change in a Historically Catholic Region. Pew Research Center (13 November 2014).
  10. Portada 2013 елның 12 май көнендә архивланган.. Mezquita Estambul Bogota.
  11. Casa | Mezquita Bogota, Islam en bogota 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган.. Mezquitabogota.org.
  12. Islam en Colombia, Bogota: Mezquita, Conferencias, Información 2013 елның 5 апрель көнендә архивланган.. Piensaislam.com.