Малай архипелагы

Мала́й архипела́гы (мал. Kepulauan Melayu) — дөньяда иң зур архипелаг. Архипелаг составында Зур Зонд, Кече Зонд, Молук, Филипин һәм башка кече утраулар. Иң зур утрау — Калимантан — 743 330 км² һәм Суматра — 473 000 км². Кеше иң күп яшәгән утрау — Ява — 140 млн кеше.

Малай архипелагы
мал. Kepulauan Melayu
2°56′00″ ю. к. 107°55'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияләрТын океан, Һинд океаны
Утраулар саны10 меңнән артык
Гомуми мәйдан2 000 000 км²
ИлләрИндонезия Индонезия
Малайзия Малайзия
Көнчыгыш Тимор Көнчыгыш Тимор
Калып:Байраклаштыру/Филипин
Бруней Бруней
Малай архипелагы (Азия)
Халык саны (2010 ел)335 000 000 кеше
Халык тыгызлыгы167,5 кеше/км²
 Малай архипелагы Викиҗыентыкта

Утрауларда 330-дән артык янартау, шуларның якынча 100 — гамәлдәге янартаулар. Иң билгелесе — Кракатау.

Малай архипелагында тулысынча диярлек Индонезия урынлашкан[1], Малайзия (өлешчә), Бруней, Көнчыгыш Тимор һәм Филипин.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Индонезия архипелагка карамаган Яңа Гвинея утравының яртысын били