Колмәт мәчете (Татарстан)
Колмәт мәчете, «Миңнесәйдә» мәчете (рус. Мечеть «Миннесайда» в деревне Кульметьево Сармановского района Татарстана) ― Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авыл җирлегенә[d] керүче Колмәт авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында[1]..
Мәчет | |
Колмәт мәчете
«Миңнесәйдә» | |
Ил | Россия |
авыл | 423368 Татарстан, Сарман районы, Колмәт, Ихсанов ур. |
Координатлары | N 55° 18′ 57,64″ E 52° 61′ 84,40″ |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 2002 |
Төзелеш еллары | 2002—2003 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүXX гасыр башында Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена караган авылда мәчет, мәктәп булган[2].
Колмәт авылында биш вакыт намаз уку өчен төзелгән мәчеттә 1851 елдан Әхмәтҗан Биктимер улы Әлмәтев (1817―1913) имам һәм мөгаллим булганлыгы мәгълүм[3].
1875 елда, авылда кеше саны арту сәбәпле, җәмигъ мәчете төзелгән. Әлеге мәчеттә Закирҗан Әхмәтҗан улы (1878 елгы) 1902 елдан имам-хатыйп, Сәлимҗан Әхмәтҗан улы (1884 елгы) 1911 елдан имам, Шәйхелразый Мөхәммәтвәли улы (1874 елгы) 1893 елдан азанчы булып эшләгәннәр. Шәйхелразый Мөхәммәтвәли улы көчле дин әһеле, имам һәм балаларга сабак бирү эшләрен дә башкарган[3].
Колмәт мулласы Сәлимҗан (Салихҗан?) Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов 1930 елның 6 мартында кулга алынган. Шул ук елның 27 маенда, «совет властеның авыл хуҗалыгы чараларына каршы көрәш»тә гаепләп, хөкем ителгән, 5 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән[3].
Колмәт авылында 1877 елда туган, 1898 елдан Каташ-Каран мәчете мулласы Мәрданша Мөхәммәтвәли улы Вәлиев 1931 елның 3 апрелендә кулга алынган, шул ук елның 27 июлендә 5 елга концлагерьга җибәрелгән. Авылдаш ике мулла 1990 елда акланган[3].
2003 елда авылда «Миңнесәйдә» исеме белән аталган яңа мәчет ачылган.
Тасвирлама
үзгәртүБер катлы, кирпечтән салынган бина. Манарасы түбәсендә урнашкан. Мәчет 40-50 кешене сыйдыра. Газ белән җылытыла.
Имам
үзгәртүАчылганнан алып (2003) имамлык вазыйфасын Рөстәм хәзрәт Закиров алып бара[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Краеведы Сармановского района издали книгу об истории села Кульметьево. Сарман иң яңа хәбәрләр ВКонтакте, 7.07.2016
- ↑ Кульметьево (Колмәт). Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.
Әдәбият
үзгәртү- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.
- Бүгенгедән үткәнгә: Колмәт авылы тарихыннан.
Сылтамалар
үзгәртү- Кульметьево. Татарская энциклопедия TATARICA
- Нәсим Акмал. Кемдер калыр барыбер сагынып... «Безнең мирас», 2014, № 11.