Каташ-Каран мәчете

Сарман районы Каташ-Каран авылында ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)


Каташ-Каран мәчете, рәсми исеме Зөһрә мәчете (рус. Каташ-Каранская мечеть «Зухра») ― Татарстанның Сарман районы Янурыс авыл җирлегенә керүче Каташ-Каран авылында [1] 1998 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Каташ-Каран мәчете
Зөһрә
Ил Россия
авыл 423373 Татарстан, Сарман районы, Каташ-Каран, 8 Март ур., 26
Координатлары 55°17'47" / 52°38'0"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1997
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1997 (төзелеш башлану)
1998 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Авылда әүвәл биш вакыт намаз укый торган мәчет кенә булган. Указлы дин әһелләре:

  • Җамангол Миннегол улы (1789―1820), мулла; Ишбулды Дөмиев, азанчы.[2]
  • 1851 елдан ― Әтнәгол Гайсә улы, имам-хатыйб, мөгаллим. [3]

1848 елда мәчет, 1870 елда аның янында мәктәп, 1905 елда 2 мәчет һәм мәдрәсә исәпкә алынган.[4]

Авылга Бикмәт авылыннан Афзалетдин Хәбибулла улын (1852―1897) мулла итеп чакырып китерәләр (җәмәгате Зөһрә абыстай). Аның белән бергә бирегә энесе Гыйльфан да күченеп утыра (Камал театры актрисасы Фәридә Сафинаның нәсел тамырлары Гыйльфанның Таҗетдин исемле улына барып тоташа). Авылга килеп төпләнгән дин әһелләре нәселенең вәкилләре ― Афзалетдинның оныгы, улы Әкмәлетдинның (1884―1919) улы укытучы Рәшит (Әхмәтрәшит, 1919―1984) уллары ― шагыйрь Нияз Акмал (1954―2007), радиожурналист Нәсим Акмал (1960), оныгы ― Азатлык радиосы хәбәрчесе Наиф Акмал (1973).[5] Афзалетдинның икенче улы, Әкмәлетдинның энесе Әхмәтсәлим гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылда мулла булып торган, хатыны Зөһрә (Азалактан) ихтирамга лаек остабикә булган.[5]

1880 елда икенче мәчет төзелгән. Мәгълүм дин әһелләре:

  • 1891 елдан ― Даһия Габделҗаббар улы (1857 елгы), имам-хатыйб, мөгаллим.
  • 1906 елдан ― Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Байгузин ((? –1921), хатыйп.
  • 1921 елдан ― Хәсән Гарәфетдин улы (1872, Ташлыкүл – ?), имам, 1912 елдан Урта Кәшер мәчете имамы булып торган.
  • Мөхетдин Бикмөхәммәт улы (1844 елгы), 1871 елдан азанчы. [3]

1890 елда тагын бер мәчет төзелгән. Дин әһелләре:

  • 1891 елдан ― Мөхәммәтхарис Сөләйман улы (1860 елгы), хатыйп.
  • 1898 елдан ― Мәрданша Мөхәммәтвәли улы (1877, Колмәт ― ?), азанчы, имам, мөгаллим.[3]

Афзалетдин мулла мәдрәсәсендә шагыйрь Гали Чокрый (1826―1889) хәлфәлек иткән.[5] Шәкүр Әхмәтгәрәев 39 шәкерткә белем биргән. Анда Димитарлау, Саклаубаш, Азалак авылы балалары да укыган.

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 94 хуҗалыкта 579 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [6]

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 2 мәчет һәм мәдрәсә булуы күрсәтелгән.[7]

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена кергән Катыш-Каран (Каташ-Каран) авылында 1897 елда 1 019 кеше (538 ир ат һәм 481 хатын кыз, барысы да мөселманнар), 1913 елда 1 243, 1920 елда 1 196 кеше яшәгән.[8]

Ябылу үзгәртү

Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 20 сентябрендә кабул ителгән 41–1725 санлы указы белән Каташ-Каран авылында мәчет ябыла, бинасы мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитетына тапшырыла. Указ күчермәсен Сабир Гарифулла улы Шәрифуллинга тапшырганнар. [9]

..................................Дело № 5 – 604
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы УКАЗЫ
Сарман районы Каташ-Каран авылындагы мәчетне ябу турында

Каташ-Каран авылындагы мәчетне ябу турында Сарман РБК президиумының 15 август 1939 ел карарын расларга.
Мәчет бинасын мәктәп итеп файдалану өчен Сарман район башкарма комитетына бирергә.

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы рәисе урынбасары
Е. Афанасьева
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы секретаре
М. Якупов

Казан, Кремль.
20 сентябрь 1939 ел.

Дөреслеген раслый:
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Эшләр идарәсенең Беркетмә-контроль бүлеге мөдире
С. Әхмәтшин

№ 41–1725
22 сентябрь 1939 ел.[10] [3]

Авылның борынгы мәчете 1930-елларда сүтелә. Аның манарасын Җәзекәү (Языково) авылыннан килгән кешеләр кискән. Мәчет материалларын идарә йорты, аннары мәктәп интернаты төзегәндә кулланганнар.[5]

Яңа бина үзгәртү

1998 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Авыл мулласы Әхмәтсәлимнең улы, колхозның партия оешмасы секретаре булып эшләгән Әсгать Сәлимов уллары Әхсән һәм Тәлгать белән бергәләп, мәчет салуда башлап йөри, мәхәллә җитәкчеләренең берсе була. Яңа мәчеткә, дини хисләр изелгән Совет заманында авылда иман нурын саклап калган Зөһрә абыстай (мулла Әхмәтсәлим җәмәгате, Әсгать Сәлимовның әнисе) хөрмәтенә «Зөһрә» исеме бирелгән.[5] Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:

  • 1998―2011 елларда ― Мулламөхәммәт хәзрәт Миннегалиев.
  • 2011―2017 елларда ― Нәҗип хәзрәт Акмалов.
  • 2017 елдан ― Илшат хәзрәт Дәүләтхуҗин.[3]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Янурусовское сельское поселение. О поселении 2017 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
  2. Материалы ревизских сказок по: Каташ-Каран д., Мензелинский уезд, 11 башк. к-н; год 1811, фонд И-138, опись 2, дело 104а(үле сылтама). Башархив
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 49, 83, 96нчы бит.
  4. История деревни Каташ-Каран. Татары без границ
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Нәсим Акмал. Кемдер калыр барыбер сагынып... «Безнең мирас», 2014, № 11.
  6. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  7. Катыш-Каран / Каташ-Каран. Альмет-Муллинская волость. Генеалогический форум ВГД(рус.)
  8. Каташ-Каран (Катыш Каран). Институт Татарской Энциклопедии
  9. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 82 нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  10. Төп нөсхәсе рус телендә

Әдәбият үзгәртү

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 49, 60, 93нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

.