Урта Кәшер мәчете

Урта Кәшер авылы мәчете (Сарман районы, Татарстан, Россия)


Урта Кәшер мәчете, рәсми исеме Илдус мәчете (рус. Средне-Каширская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авыл җирлеге[d] составындагы Урта Кәшер авылында 2018 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет).[1] Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Бу ― районда төзелгән 42нче мәчет [2]

Мәчет
Урта Кәшер мәчете
Илдус
Ил Россия
авыл 423378 Татарстан, Сарман районы, Урта Кәшер, Һ. Такташ ур.
Координатлары N 55° 9' 31.68" E 52° 30' 33.12"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы янәшәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2017
Төзелеш еллары 20172018 еллар
Төп даталар:
2017 (төзелеш башлану)
2018 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган, XVIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән[3] Урта Кәшер (инкыйлабка кадәр Кәшербаш) авылында XX гасыр башында мәчет, мәдрәсә һәм мәктәп булуы теркәлгән. [4]

Авылда ике катлы мәчет 1812 елгы Ватан сугышыннан соң төзелгән. Урта Кәшердән (Кәшербаш) Насыйбулла исемле кеше әлеге сугышта рус армиясе генералының ординарецы булып хезмәт иткән. Сугышта генерал каты яраланып, госпитальгә ятканда, булган акча-алтыннарын ординарецына биреп калдырган. «Исән калсам, кире бирерсең, үлсәм, үзеңә калыр», ― дигән. Генерал озак яткан, әмма терелә алмаган. Насыйбулла сугыштан исән кайта, шул акчага ике катлы ике зур бүлмәле мәчет төзетә, үзенең тормышын да рәтли, авылның иң бай кешесе булып китә, хаҗга бара, хаҗи була. Мәдрәсә аның өчен махсус салынган ике катлы бинаның икенче катында, беренче катта ашханә һәм кибет урнашкан булган. Хәсән (Яхшы Караннан), Шәңгәрәй (Стәрлетамак мәдрәсәсендә белем алган), Ризван исемле муллалар мәдрәсәдә мөгаллим булып та хезмәт иткән. [5]

Урта Кәшердә (Кәшербаш) 1834 елда 100, 1870 елда 233, 1920 елда 612 кеше яшәгән, мөселманнар. [3]

Уфа губерна идарәсе авылда мәчеткә яңа бина төзергә 1906 елның 7 июлендә рөхсәт биргән.

Имамнар

1921 елда Насыйбулла хаҗи салдырган мәдрәсәнең икенче катында сугыш һәм ачлык вакытында ятим калган балалар өчен приют ачылган. [7]

Яңа бина үзгәртү

2018 елның 18 сентябрендә авылда бер катлы кирпеч бинада яңа мәчет сафка баса. Мәчеткә аны төзүне башлап йөргән, төзелешенә күп хезмәт куйган Илдус Гайфуллин истәлегенә «Илдус» (Ильдус) мәчете дип исем бирелгән.[2] Манарасы бина янәшәсендә. [6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Старо-Каширское сельское поселение.(үле сылтама) Карта
  2. 2,0 2,1 Бүген Урта Кәшер авылында мәчет ачылды. Сарман, 18.09.2018
  3. 3,0 3,1 Средний Кашир.
  4. История деревни Средний Кашир ( Урта Кәшер). Татары без границ
  5. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 69нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  6. 6,0 6,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 27нче бит.
  7. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 251 нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Әдәбият үзгәртү

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 27нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

.