Кече Батрас

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Кече Батрас, элекке исеме Кече Рус Батрасы (рус. Малый Батрас, Малый Русский Батрас, Вольный Батрас) — Татарстан АССР Зәй районы Кече Батрас (1930 елдан; 1963 елдан Төги) авыл советларына караган, 1980 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

Кече Батрас
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°4'30.0"тн, 51°46'35.4"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Малый Батрас
Тышкы рәсемнәр
Авыл урынында куелган стела.

География үзгәртү

Авыл Кичү елгасының сулъяк кушылдыгы Чупай елгасы ярында, Гулькин авылыннан 2 км ераклыкта урнашкан булган.

Демография үзгәртү

Халык саны[2][3]
1858 1877 1884 1897 1906 1914 1930 1939
334 395 557 681 785 844 672 480

Төп халык — руслар.

Тарих үзгәртү

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Кузай волостена караган, 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоннары составында[4].

Яңа торак пунктын нигезләүчеләр төгәл билгеле түгел. Идел аръягыннан алпавыт Бехметьев күчереп утырткан Олы Батрас авылы [4] крепостной крестьяннарыннан аермалы буларак, Кече Батрас халкы 1858 елда узган X ревизиядә дәүләт крестьяннары буларак теркәлгән. Ул вакытта авылда ике җенестән 334 кеше яшәгән. Төп халык – руслар. Юсупкино приходына караган Троица чиркәвенә йөргәннәр [5].

1884 елда узган хуҗалыклар буенча исәп алу мәгълүматы буенча, авылда 100 крестьян хуҗалыгы булып, аларда 557 кеше яшәгән. Бер гаиләгә 11, 5 дисәтинә җир туры килгән (сөрүлек җир, болын һ. б.). Авылда 151 баш мөгезле эре терлек, 155 баш ат теркәлгән. 100 хуҗалыкның 9 ы атсыз хуҗалык булган, 82 хуҗалык 1—2 ат җиккән, 9 хуҗалык 3 һәм аннан да күбрәк ат тоткан.

Крестьяннарның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык. Кайбер хуҗалыклар тәгәрмәч, чана кебек авыл хуҗалыгында кирәкле җиһаз ясау белән дә шөгыльләнгән. Чупай елгасында су тегермәне эшләп торган. Россия империясендә 1897 елда узган бөтенхалык җанисәбен алу мәгълүматы буенча, Кече Батраста 681 кеше, шул исәптән 196 ун яшькә кадәрге балалар яшәгән. 1905 елдан авылда кирпечтән салынган типовой бинада земство мәктәбе эшләгән[6].

Имана җире җитмәгәч, крестьяннар җирне Санкт-Петербургта яшәүче алпавыт Обуховтан арендага алырга мәҗбүр булган. 1906 елның көзендә алпавыт белән авыл халкы арасында арендага алынган җирне файдалану буенча конфликт килеп чыккан. Минзәлә өяз исправнигы Уфа губернасы жандарм идарәсе башлыгына язган хәбәрдән күренгәнчә, авыл халкы Обуховның болынында рөхсәтсез көтү йөртә башлаган. Алпавыт идарәчесе Акшеевскийның һәм аның чакыруы буенча килгән полицейскийларның кисәтүенә карамастан, «авыл халкы башбаштаклануын дәвам иткән, губернатор белән исправник үзләре килсә дә бу җирдән чыкмыйбыз, дип кычкырганнар, алпавыт экономиясендә (утарында) хезмәт итүчеләрне начар сүзләр белән сүккәннәр, стражникларны сатлыкҗаннар дип атаганнар»[7].

1906 елда авылда икмәк запасы магазины, ике бакалея кибете, су тегермәне (хуҗасы Николай Павлович Ружевский) булган.

1917 елда алпавыт утары туздырылган, 1918 елда алпавыт җирләрен крестьяннар үзара бүлешкән. 1918 елның августында авылга кергән ак чехлар отряды алпавыт утары туздыруда иң актив катнашканнарны камчы белән суктырган. Сәнәкчеләр фетнәсендә авыл халкы катнашмаган.

Татарстан АССРда волость системасы юкка чыгарылып, районнар оештырылгач, 1930 елдан авыл Акташ, 1944 елдан Ямаш, 1957 елдан яңадан Акташ, 1959 елдан Зәй, 1962 елдан Әлмәт, 1972 елдан яңадан Зәй районнарына караган[4].

Ил буенча күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930 елда «Октябрьнең 13 еллыгы» (рус. 13 лет Октября) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла[8]. Колхозның беренче рәисе итеп И. А.Шишканов сайлана, соңрак Б. Я. Осипов эшли.

1939 елда чыккан көчле янгын вакытында авылның өч урамынннан икесе зур зыян күрә. Авыл кешеләренең бер өлеше башка җирләргә күченеп китә. Авылда 80 генә хуҗалык кала.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан 200 кеше алынып, 86 сы әйләнеп кайтмаган (57 се һәлак булган [9]).

1950 елның башында колхозларны эреләндерү вакытында, «13 лет Октября» (Кече Батрас), «Большевик» (Гулькин), «Пробуждение» (Пробуждение) күмәк хуҗалыкларын берләштереп, «Победа» колхозы төзегәннәр [10].

1959 елда «Победа» колхозын эреләндерелгән «Рассвет» (үзәге Төги) колхозына кушалар. 1959 елда Кече Батрас авыл советын юкка чыгарып, авылларны Төги авыл советына күчерәләр [11].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Кече Батрас авылы кешеләре тирә-як шәһәрләргә тарала башлый.

1980 елда авыл яшәүдән туктый.

Хәтер үзгәртү

  • 1990 елның 9 маенда авыл урынында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышлап (югалган авыл символы буларак) обелиск ачылган [9].
  • 2008 елда «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре обелискны төзекләндерә, тирә-юньне чистарта, чыршы һәм нарат, чәчәк түтәлләре утырта [12][13].

Әдәбият үзгәртү

  • Малый Батрас. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 151.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. Малый Батрас. Tatarica. Татарская энциклопедия
  3. Батрас Малый Русский. Троицкая /Юсупкинская волость. forum.vgd.ru(рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 Олы Батрас авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» порталы
  5. Юсупкино (Малыклы). Церковь Троицы Живоначальной. sobory.ru(рус.)
  6. Александр Черяшов. Люди – богатство моей деревни. nsportal.ru, 26.01.2013(рус.)
  7. ЦГАДА БАССР, ф. УГЖУ, 1906, д.90/20, л.780
  8. ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары
  9. 9,0 9,1 Георгий Наумов. Трава забвения. 2021 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 26.10.2010(рус.)
  10. Гулькинское сельское поселение О поселении. 2021 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  11. Төги авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» порталы
  12. Ольга Степанова. Хәйриячеләр Зәй районының гамәлдә булмаган авылында һәйкәлне тәртипкә китерделәр. zainsk-inform.ru, 15.05.2019
  13. Ватан өчен сугышларда һәлак булучыларга стела. Кече Батрас авылы. tatfrontu.ru, 2.10.2018