Кузай вулысы
Кузай вулысы (тат. قۇزاي (تىٰرۇيسكى, تىٰرويسكى-يۈسىٰپ) ۋولىٰسىٰ, рус. Кузайкинская (Троицкая, Троицко-Юсуповская) волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Кузай вулысы | |
---|---|
Үзәк | Кузай |
Халык саны | 8199 кеше (1890) |
Ерыклы, Күтәмә (Казан губернасының Чистай өязе), Зәй, Акташ һәм Ырысби вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 8199 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Троицки вулысы дип йөртелгән. 1930 елда бетерелә, территориясе Акташ районына кушыла.