Калып:Баш бит/Вакыйгалар/15 май
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/15 май битеннән юнәлтелде)
Халыкара вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тартучылар көне, Австриядә — Бәйсезлек көне, Колумбия, Көньяк Корея һәм Мексикада — Укытучылар көне, БМОда — Халыкара гаилә көне, h.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1602 — Бартоломью Госнольд, аурупалылардан беренче булып, Кейп-Кодта була.
- 1768 — Франция Генуядән Корсика утравын сатып ала.
- 1833 — инглиз актеры Эдмунд Кин бакыйлыкка күчә.
- 1891 — бөек рус язучысы Михаил Булгаков дөньяга килә.
- 1900 — тарихчы, Төркия һәм Алмания Фәннәр Академияләренең хокукый әгъзасы Рәшит Рәхмәти Арат туа.
- 1905 — татар шагыйре Нур Баян дөньяга килә.
- 1920 — физика галиме Нургаяз Гарифьянов туа.
- 1928 — Микки-Маус пәйда булган.
- 1930 — татар язучысы Мәгъсүм Хуҗин дөньяга килә.
- 1935 — Мәскәү метрополитенының беренче сызыгы буенча хәрәкәт ачыла.
- 1977 — башкорт әдәбияты галиме Әхнәф Харисов дөнья куя.
- 1990 — ССРБ 1944 елда сөрелгән кырым татарларның туган яклары Кырымга кайту программасын раслый.
- 2018 — татар шагыйре, милли хәрәкәт эшлеклесе Әмир Мәхмүдов вафат.