Казан (аэростанция)

Н. М. Бычков исемендәге Казан аэростанциясе — 1924—1931 елларда гамәлдә булган Казанның беренче гражданлык аэропорты.

Н. М. Бычков исемендәге Казан аэростанциясе
Ак-1 беренче совет пассажир самолёты «Латыш атучысы» борт исеме белән Казанда Мәскәүдән Пекинга күчкәндә арадаш утырту вакытында (1925 елның июне)
IATA коды: юк
ICAO коды: юк
Мәгълүмат
Ил Россия
Төбәк Казан
Тип граждан
Файдаланучы «Добролет» Россия ирекле һава флоты җәмгыяте
Төзелгән 1924 елның 26 июне
Эш вакыты ябылган
Очып менү-төшү юллары
Саны Зурлыгы Түшәмәсе
- - грунт

Территориаль урнашу үзгәртү

Казан аэростанциясе шәһәрдән көньякка таба, хәзерге вакытта Танкодром микрорайоны урнында урнашкан (Комаров һәм Карбышев урамнары янында). 1920 елларда аны шулай ук Горки авылы янындагы аэродром яки Горки аэродромы дип атыйлар, чөнки Горки авылы очу кырыннан көньяк-көнбатышка таба 1 км ераклыкта урнашкан була[1].

Тарих үзгәртү

Татарстан АССР авиабазасын төзү (Татавиабазлар) үзгәртү

1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы җитәкчелеге Казанда граждан ихтыяҗларына хезмәт күрсәтү өчен авиачасть (авиабаза) булдыру теләген белдерә[2].

1922 елның мартында авиабаза 16 нчы авиаотряд нигезендә Кызыл Эшче-Крестьян Һава флотының Баш идарәсе карары буенча төзелә, аның командиры итеп Румянцев билгеләнә[3][4]. Ватандашлар сугышыннан Арча кыры аэродромында сакланып калган авиаотрядның самолёт паркы, Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы боерыгына күчә һәм төзелә торган авиабаза балансына тапшырыла. Аның башлыгы итеп И. А. Дудалев, механик итеп Евгений Демидов билгеләнә[5].

1923 ел башына авиабазаның очыш паркы өч аэродромда урнашкан була: «якын авиаполедә», Арча кырында «Рус Швейцариясе» янында һәм Горки авылы янындагы калкулыкта.

1923 елның 10 гыйнварына Татавиабазаларның милек теркәү китабында 8 самолет исәпләнә.

1923 елның җәй аенда, самолёт паркын пассажир авиаэлемтәләре өчен әзерлеген карау үткәрелгәндә 4 аэроплан гамәлдә була: «Ньюпор Х», «Анасаль»,«Вуазен» һәм «Лебедь XII»[6].

Шул вакытта Мәскәүдән Казанга өлкән инспектор Н. П. Корепко командировкага җибәрелә, ул югарыда күрсәтелгән 4 аэропланның торышын бәяли, шулай ук Казан очучыларының тиешле дәрәҗәгә туры килү-килмәвенә аттестацияләү үткәрә. Аэропланнар пассажирлар ташу өчен тәкъдим ителми, әмма очучылар аттестацияне уза[7][6].

Казан аэростанциясе төзелеше үзгәртү

1922 елда Казаннан көньяктарак, Горки авылыннан ерак түгел аэростанция (аэродром) төзелә башлый. Аның өчен гомуми мәйданы 41,22 десятина булган җир участогы бүлеп бирелә: сөрүлекләре — 30,72 десятина; куаклык үскән территория — 6,5 десятина; Горки авылы каршындагы 8 нче Кирпеч заводыннан алынган территория 4 десятина. Николай Бычковның 1924 елның 28 маендагы язма доклады нигезендә, 1922 елда «өслекнең өлешчә планировкасы ясала һәм дүрт эре пассажир самолётына яки 8 самолётка кадәр җитә торган ангар төзелә». Агач ангарның бәясе 20 мең алтын сум тәшкил итә[8].

Казан аэростанциясе төзелеше Николай Бычков җитәкчелегендә алып барыла. Ул 1922 елның маенда ТАССР Халык Комиссарлары Советының авиация буенча вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә.

1924 елда Казан аэростанциясе төзелеше яңадан торгызыла һәм тизләтелгән темпларда бара, чөнки аны Мәскәү һәм Түбән Новгород белән даими һава юллары башлануына әзерләргә кирәк була. Шул ук елны ангарда ремонт ясалган һәм 14 бүлмәле ике катлы аэростанция бинасы төзелгән.

1923 елда «Добролёт» белән килешү нигезендә, ТАССР Халык Комиссарлары Советы Казан һәм Түбән НовгородПокровск[9], Чабаксар, Козьмодемьянск, Васильсурск һәм Лысково арасында 5 утырту мәйданчыгы булдыру эшләрен оештыруны үз өстенә ала[10][11].

Мәскәү — Түбән Новгород — Казан авиалиниясенә хезмәт күрсәтү өчен Татарстан башкаласына ике очучы — Николай Иеске һәм Яков Моисеев даими яшәү урынына киләләр. Яков Моисеев 1923 елның 15 июлендә ССРБ тарихында беренче тапкыр Мәскәү — Түбән Новгород эчке даими авиалиниясен үзенең рейсы белән ача[12].

Казан аэростанциясен ачу үзгәртү

 
«Красная Татария» газетасында Горки авылы янында Казан аэродромын ачу анонсы (1924 елның 24 июне)

1924 елның 26 июнендә Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Хаҗи Габидуллин җитәкчелегендәге күп санлы кешеләр һәм рәсми затлар катнашында Казан аэростанциясенең тантаналы ачылышы уза.

Тантанада чыгыш ясаган аэростанция башлыгы Николай Бычков Совет граждан авиациясенең киләчәк үсеше кысаларында Казанның мөһим ролен билгеләп үтә:

«Кадерле Казанлылар! Бүген безнең шәһәр һәм ил тормышында бик мөһим көн. Казан аэропортын ачу — Кызыл Татарстан аэрофлотилиясен төзи башлау. Ә безнең аэростанция ачылу белән көнбатыш Европа һәм көнчыгыш Азия арасында һава элемтәсе булдыру фикере гамәлгә ашырыла башлый. ЛондонПарижБерлинМәскәү һава магистрале эшли инде. Узган ел «Добролёт» аны Түбән Новгородка кадәр озайтты. Ә быел Татарстан аны Казанга кадәр дәвам итте. Бу зур эшкә тотылган акчалар башкала тарафыннан акланыр дип ышанам: гомер буе тузан вагоннарында селкенеп йөрмәячәкбез бит — безгә җил тизлеге белән чабарга кирәк. Һәм без заводларда хәрби самолётлар гына түгел, гражданнар самолётлары да төзиячәкбез.»[13]

1924 елның 23 июлендә Казан аэростанциясенә Татар Үзәк Башкарма комитеты карары белән өч көн элек авиаһәлакәттә һәлак булган Николай Бычков исеме бирелә[14][15].

«Добролёт» җәмгыятенең беренче Казан аэростанциясендә арадаш утыру белән ерак очышлары үзгәртү

1923 елның 8—15 сентябрендә МәскәүКазанЕкатеринбургКурганОмскНовониколаевск маршруты буенча очыш була. Ул Мәскәүдән Иркутскка кадәр трассаны үзләштерүгә әзерлек кысаларында оештырыла. «Кукушка» (Kukuch) борт исеме белән «Юнкерс» F.13 самолёты штурвалы артында немец пилоты Георг Ютербок була. Экипаж составына шулай ук икенче пилот Пётр Лозовский һәм бортмеханик Каленин керә, пассажир булып «Добролёт» җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Игнатий Дзевалтов оча. Мәскәүдән очып, самолет шул ук көнне — 8 сентябрьдә — Казан аэростанциянең очу кырында утыра[16][17]. 1924 елның гыйнварында Алман пилоты «Добролёт» җәмгыятенә караган «Юнкерс» F.13 «Мосовет II» самолётында Казанда һәм Самарада арадаш утыртулар ясап, Мәскәүдән Ырынбурга оча[18].

Даими авиапассажирлар ташу үсеше (1924—1931) үзгәртү

Мәскәү һәм Казан арасында (Түбән Новгород аша) даими һава юллары башлануга әзерлек 1924 елның языннан алып барыла. Беренче даими рейс ачылганчы ук әлеге маршрут буенча берничә махсус очыш үткәрелә. Аерым алганда, 1924 елның 20 маенда Казан аэростанциясендә Идел буе, Кавказ һәм Кырым буенча гастрольләрендә булган Мәскәү сәнгать академия театры артистлары белән өч самолёт төшә. 20—23 май көннәрендә алар шәһәрдә дүрт спектакль куялар, ә билет сатудан кергән акчаның бер өлешен Һава флоты дуслары җәмгыяте файдасына күчерәләр[19][13].

Мәскәү — Түбән Новгород — Казан маршруты буенча беренче даими рейс 1924 елның 30 июнендә була, очыш 5,5 сәгать дәвам итә[13].

Күпмедер вакыт «Юнкерс» F.13 самолёты тарафыннан әлеге маршрутка хезмәт күрсәтелгән. Әмма 1924 елның 15 сентябреннән әлеге маршрут буенча «Латыш укчысы» дип аталган АК-1 самолёты берничә рейс ясый[20].

1928 елның июль ахырында Мәскәү — Казан — Свердловск пассажир линиясе ачыла, 1 августта ул Новосибирскка (Курган һәм Омск аша) кадәр, ә 18 сентябрьда Иркутскка (Красноярск һәм Нижнеудинск аша) кадәр озайтыла[21].

1929 елда Казаннан пассажир авиалинияләрендә төнге очышлар башкарыла башлый[22].

1930 елда Мәскәүдән Казанга кадәр пассажир авиабилеты бәясе 65 сум тәшкил иткән, ә 1 кг багаж ташуның бәясе — 1 сум[23].

Аэростанцияләрне Арча кырына күчерү үзгәртү

1930 еллар башында Казан аэростанциясенең территориаль киңәю һәм үсеш өчен мөмкинлекләре чикле булуы ачыклана. Шуңа күрә шәһәрдән көнчыгышка таба Арча кырында яңа аэродром төзү турында карар кабул ителә. 1931 елда биредә җирлекне тикшерү эшләре башлана, ә тиздән яңа аэростанция төзелеше дә башлана. 1931 елда яңа аэродром самолётларны кабул итә башлый, әмма аның төзелеше 1933 елда гына тәмамлана.

Шул вакыттан Казан аэропорты үз эшен туктата.

Авиаһәлакәтләр үзгәртү

1924 елның 20 июлендә Казанда авиация көнен бәйрәм иткән вакытта күрсәтмә очыш үтәгәндә Ньюпор-10 самолёты һәлакәткә очрый. Штурвал артында — Николай Бычков, ә пассажир сыйфатында — һава флоты дуслары җәмгыяте әгъзасы А. М. Чигвинцев була. Авария вакытында икесе дә исән калса да, соңрак вафат булалар. 23 июльдә аларны Казанның Туганнар зиратында җирлиләр (каберләре сакланмый)[24][25].

1941 елда инде ябык аэростанция урнашкан урыннан көньякка 1,5 чакрым ераклыкта, Архиерей дачасы янындагы урманда Г-2 самолёты һәлакәткә юлыга.

«1941 елның 22 октябрендә томан аркасында күз күреме начар булу сәбәпле, Мәскәү авиагруппасының 8 нче авиация эскадрильясы составындагы самолёт Г-2 Л-1495 (Тб-3 завод номеры 22506) Казан аэродромыннан 6 км ераклыктагы урманга мәҗбүри рәвештә төшеп утыра. Утырту нәтиҗәсендә самолёт ватылган, 5 кеше экипажы һәм 3 пассажир исән.» (Илья Прокофьев[26])

Казан аэростанциясе башлыклары үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Карта окрестностей Казани. LXII-100. Тат. республика (1930). 2020-09-17 тикшерелгән.
  2. Жаржевский Л. М. (16 ноября 2007). Немножко об авиации в Казани. 2020-09-17 тикшерелгән.
  3. Ибрагимов Р. А. Крылья Татарстана: страницы истории Казанского объединённого предприятия гражданской авиации / под ред. Ф. Х. Галеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — С. 11. — 192 с. — 4000 экз.
  4. Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — С. 50. — 208 с.
  5. Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — С. 48. — 208 с.
  6. 6,0 6,1 Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — С. 55. — 208 с.
  7. Ибрагимов Р. А. Крылья Татарстана: страницы истории Казанского объединённого предприятия гражданской авиации / под ред. Ф. Х. Галеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — С. 15. — 192 с. — 4000 экз.
  8. Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — С. 50. — 208 с.
  9. В настоящее время село Покровское входит в состав Карабашского сельского поселения (Мариинско-Посадский район, Чувашия).
  10. Ибрагимов Р. А. Крылья Татарстана: страницы истории Казанского объединённого предприятия гражданской авиации / под ред. Ф. Х. Галеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — С. 17. — 192 с. — 4000 экз.
  11. Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — С. 54. — 208 с.
  12. История гражданской авиации 1923—1941 гг. 2020-11-03 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 13,2 Ибрагимов Р. {{{башлык}}} // Казанские ведомости : газета. — № 142.
  14. Крашенинникова Т. П., Абилова Р. О. {{{башлык}}} // Гасырлар авазы — Эхо веков : журнал. — № 3/4 (80/81). — С. 75. — ISSN 2073-7475.
  15. Султанбеков Б. Ф. Улицы и площади Казани (из истории переименований) // Татарстан. XX век. Личности, события, документы / под ред. Л. Д. Гайнутдиновой. — Казань: ТаРИХ, 2003. — Т. 2. — С. 153—154. — 295 с. — 1500 экз. — ISBN 5-94113-183-6.
  16. Ковалёв С. Ю. (12 июня 2019). Хроника полётов иностранных авиаторов над СССР. 2020-09-17 тикшерелгән.
  17. Семёнов И. И.. Самый первый пассажирский. 2020-09-17 тикшерелгән.
  18. Ковалёв С. Ю. (12 июня 2019). Хроника полётов иностранных авиаторов над СССР. 2020-09-17 тикшерелгән.
  19. {{{башлык}}} // Красная Татария : газета. — № 3. — С. 3.
  20. АК-1 (2016). 2020-09-17 тикшерелгән.
  21. Скоробутов Д. А. (26 марта 2013). История «Аэрофлота»: Часть 1. 1923—1953. 2020-09-17 тикшерелгән.
  22. {{{башлык}}} // Транспортная стратегия — XXI век : журнал. — Издательский дом «Современные стратегии». — № 8. — С. 104.
  23. Отдел второй. Транспорт и связь // Справочник по Иркутску и Иркутскому округу на 1930 год. — Иркутск: Окружная Детская Комиссия, 1930. — С. 65. — 320 с.
  24. Ерунов Б. (6 марта 2012). Старая Казань. Начало авиации. 2020-09-17 тикшерелгән.
  25. Крашенинникова Т. П., Абилова Р. О. {{{башлык}}} // Гасырлар авазы — Эхо веков : журнал. — № 3/4 (80/81). — С. 75. — ISSN 2073-7475.
  26. Прокофьев И. Г. От автора. Продолжение истории // Всех назовем поимённо: Биографический каталог военнослужащих Военно-воздушных сил Красной Армии, Военно-морского флота и Гражданского воздушного флота, погибших в период Великой Отечественной войны 1941—1945 гг. на территории Республики Татарстан. — 2-е изд., перераб. и доп. — Казань: Отечество, 2018. — 316 с. — ISBN 978-5-9222-1276-2.
  27. Ибрагимов Р. А. Крылья Татарстана: страницы истории Казанского объединённого предприятия гражданской авиации / под ред. Ф. Х. Галеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — С. 19, 26, 31, 32. — 192 с. — 4000 экз.

Әдәбият үзгәртү

  • Ибрагимов Р. А. Крылья Татарстана: страницы истории Казанского объединённого предприятия гражданской авиации / под ред. Ф. Х. Галеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 192 с. — 4000 экз.
  • Ибрагимов Р. А., Вениаминов Р. Г., Ерунов Б. Г. Время летать. История авиации Татарстана с 1910 по 2002 гг. — Казань: ПИК, 2003. — 208 с.