Кадер кич (Тукай)

Габдулла Тукай шигыре (1911)

«Кадер кич»Габдулла Тукайның 1911 елда язган, Коръән мотивларын чагылдыргын шигыре. Җиде бәйттән[1] гыйбарәт шигырь Коръәннең биш аятьтән торган 97нче сүрәсенә («Әл-Кадр»(башк.)) назыйрә[2] рәвешендә иҗат ителгән. Әсәрнең исеменнән соң, автор «Сүрәи Кадердән» дип искәрткән. Әсәр – сәнгати нәфислекнең һәм дини лириканың классик үрнәге.

«Кадер кич»
Жанр:

шигырь

Автор:

Габдулла Тукай

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1911

Нәшер итү датасы:

«Вакыт», 6.09.1911

Әсәр тексты Викитекада

Тарих үзгәртү

 
Габдулла Тукай

Фатиха Аитованың кызлар мәктәбендә мөдир булып эшләүче шагыйрә, мөгаллимә, журналист Маһруй Мозаффария (1873—1945, Тукайның Җаектагы остазы Мотыйгулла Төхфәтуллинның апасының кызы) үтенече буенча язылган.
Тукайдан:

«Менә кадер кич җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы синдә, Габдулла?»

дип үтенгәч, берничә көннән «Бу кадер кич елда бер кич» дип башланган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган ачык хат (открытка) китерә[3].

Шигырьнең кулъязмасы сакланмаган. Открытканы Маһруй Мозаффария 1934—1935 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалына тапшырган[4].

Беренче мәртәбә шигырь «Вакыт» газетасының 1911 елның 6 сентябрендә «Г. Тукаев» имзасы белән басылып чыккан. Габдулла Тукайның «Балалар күңеле» (2нче табагы, 1911), «Җан азыклары» (1912), «Габдулла Тукаев мәҗмугаи әсәре» (1914) китапларына кертелгән.

Аңлатма үзгәртү

Голямәләр[5] фараз итүенчә, Кадер кич Рамазан аеның соңгы атнасындагы 25, 27, 29нчы кичләренә туры килергә мөмкин. Әлеге кичәдә Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең нәбие һәм рәсүле итеп сайлана, аңа Коръән сүрәләре һәм аятьләре иңдерелә башлый[6]. Тәкъва мөселманнар, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, мәчетләргә бикләнеп, Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтенчә игътикяф[7] кыла[8].

Шигырь үзгәртү

Сүрәи Кадердән
Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.
Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

Эчтәлеге үзгәртү

Утыз сүздән торган Коръән сүрәсенең эчтәлеге Тукайның «Кадер кич» шигырендә тулысынча сакланган. Автор әсәренә заманга ярашлы иҗтимагый, әхлакый фикерләр, әдәби-эстетик бизәкләр өстәгән. Ул «Кадер кич»енең бөеклеген Коръәндәгечә сан белән белдерелгән гипербола ярдәмендә укучыга тәкъдим итә: «Бу кадер кич елда бер кич / Барча кичләр изгесе», «Тәңре каршында мең айдан изгерәк».

Шагыйрь әлеге кичәнең ни өчен изге икәнен аңлатканда, ислам фәлсәфәсендә таралыш алган нур теориясе турындагы карашларга таяна. Дини-әхлакый фикерләрен суфичылык тәгълиматында рухи кыйммәтләр тупламасын символлаштырган 'күңел көзгесе' образы аша бирә. Тукайча, бары тик бер мәртәбә, Кадер кичендә генә була торган «күк капусы шәүләсе» мөселманнарның гөнаһларын чистарта, яшен ташыдай ялтырап киткән мизгелдә аларның теләк-үтенечләрен, өметләрен «күңел көзгесе» аша нурлар бәйләнеше рәвешендә чагылдырып, күкләргә илаһият хозурына кайтара, бәндәләрнең язмыш-тәкъдирләрен билгели. «Күңелләр көзгесе», «Күк капусы шәүләсе» янына килеп кушылган, нурлардан үрелгән Җәбраил фәрештә (шигырьдә – «Рух») һәм меңләгән фәрештәләр, тол, ятимнәрнең күз яшьләрен, барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһларын, каргыш-рәнҗешләрен җыйнап, алардан зур энҗеләр ясап, күкләрнең югары катындагы тәхетне — горше-көрсине бизәгән мәлаикләр образлары шигырьдәге яктылык эстетикасына гүзәл гамьнәр өсти, күңелгә ятышлы дини йолаларны искә төшерә, җирдәге гаделсезлекләр турында күкләр белән уртаклашып, «Әл-Кадр» сүрәсенең дүртенче аятендәгечә, «барча мөэмингә, мөселманга сәлам!» әйтеп, җан тынычлыгы, иминлек, рухи яңарыш тели.

Автор шигырен аа бб вв рәвешендә рифмалаштырып язган. Һәр юлы 15 иҗекле, 4 ритмик буынлы 7 бәйттән тора. Гарузның [9] рәмәл төрендә язылган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Тукай Г. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З. Р. Шәйхелисламов, Г. А. Хөснетдинова, Э. М. Галимҗанова, З. З. Рәмиев. – Казан: ТКН, 2011. – 384 б.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бәйт – тезмә әсәрнең (шигырьнең) һәр ике юлы
  2. Назыйрә – электә булган шигырьгә охшатып язылган шигырь
  3. Маһруй Мозаффарияның улы, композитор Мансур Мозаффаров истәлекләреннән
  4. Мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария. «Азат хатын», 1988 ел, № 4
  5. Голямә – бу сүз «галим» мәгънәсендә кулланыла, күплек санда — голямәләр (голамалар)
  6. Ураза (Рамазан). tazbash.ru
  7. Игътикяф – берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмый берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту
  8. Кадер кичен ничек үткәрергә? 2022 елның 11 июнь көнендә архивланган. Әлмәт мөхтәсибәте сайты
  9. Гаруз – шигырь үлчәве турындагы белем (метрика)