Резеда Ганиева, Резеда Кадыйр кызы Ганиева (1932 елның 25 октябре (13 ноябре), ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кече Шырдан2020 елның 21 марты, РФ, ТР, Казан) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994). Казан дәүләт университетында 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы.

Резеда Ганиева
Туган телдә исем Резеда Кадыйр кызы Ганиева
Туган 13 ноябрь 1932(1932-11-13)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кече Шырдан
Үлгән 21 март 2020(2020-03-21) (87 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Декабристлар урамы[1][2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре әдәбият галиме
Җефет Зөфәр Рәмиев
Балалар улы Булат, кызы Халидә
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрендә) Татарстан АССР Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1958).

1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыткан. Резеда Ганиева — ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. «Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык, Кол Гали иҗатына багышланган докторлык диссертацияләрен язган.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Татар әдәбияты тарихы һәм теориясе; әдәбият белеме; татар әдәбиятының Көнбатыш Европа, рус, украин, гарәп, иран-таҗик, төрки телле әдәбиятлар белән элемтәсе; Көнчыгыш әдәбиятларында сәнгать алымнары; Г. Тукай, Г. Исхакый, Н. Думави иҗаты.

Күпсанлы гыйльми мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Укыту программалары, энциклопедияләр төзегән.

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  • Сатира в творчестве Тукая. К., 1964;
  • Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. К., 1988;
  • Татарская литература: традиции, взаимосвязи. К.. 2002;
  • Думавиның иҗат сәхифәләре. К.. 2003.

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Зөфәр Зәйни улы Рәмиев (1938 елның 24 июнендә Кама Тамагы районы Каратал авылында туган), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе.
Уллары Булат (1998 елдан Истанбулда (Төркия) яши, техник университетта эшли). Булатның хатыны Ленария.
Кызлары Халидә, Шәмәрдәннән кайтышлый юл һәлакәтенә очрап вафат булган. [3][4].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Саяпова А. Говорю о своём учителе // «Идель», 2002 г., № 10;
  • Чын галим hәм педагог// «Фәнни Татарстан», 2002 ел, № 3-4.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү