Иттихат мәчете (Бишбүләк районы)

мәчет (Иттихат, Бишбүләк районы, Башкортстан, Россия)

Иттихат авылының «Миңсылу» мәчете (рус. Мечеть «Минсылу» деревни Иттихат Бижбулякского района, баш. Бишбүләк районы Иттихат ауылының «Минһылыу» мәсете) ― Башкортстанның Бишбүләк районы Калинин авыл җирлегенә (үзәге Усак-Кичү авылы) керүче Иттихат авылында 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Районда 2023 елда ачылган дүртенче мәчет. Үзәк диния нәзарәтенә карый[1].

Мәчет
Иттихат мәчете
«Миңсылу» мәчете
Ил Россия
авыл 452044 Башкортстан, Бишбүләк районы, Иттихат
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН Бишбүләк районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2023
Дата постройки 2023
Төп даталар:
2023 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Яңа мәчет биш ай эчендә төзелә. 2023 елның май аенда мәчетнең нигезенә беренче таш салынган, октябрь ахырына төзелеш тәмамланган. Мәчетнең бурасы Караидел районында буралган. Бина бары тик шәхси иганәләр хисабына гына төзелгән. Авыл халкы һәм тумышы белән әлеге авылдан булганнар игелекле эшкә өлеш керткән.

Мәчет төзүдә якташларына Бишбүләк районының мактаулы гражданнары, Иттихат авылында туган, Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Фәнил Хөснетдинов һәм Ает авылында туган, Хант-Манси автономияле округының Мегион шәһәре «Сибнефтегазстрой» ҖЧҖ финанс директоры Рамил Кыямов зур финанс ярдәме күрсәткән [2].

Мәчетне ачу тантанасында район администрациясе башлыгы Артур Зарипов, Октябрьски шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам―ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, Бишбүләк районы имам-хатибы Фәрит хәзрәт Хәйретдинов, Ярмәкәй районы имам-хатибы Фидан хәзрәт Тимербаев, Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете[3] имам-хатибы Илдар хәзрәт Галиев һ.б. катнашкан.

«Миңсылу» мәчете ― Бишбүләк районында 2023 елда ачылган дүртенче мәчет. Аннан алда Җилбулактамак, Разаевка (Кыңгыр-Мәнәвез авыл җирлегенә керә), Морадым авылларында мәчетләр төзелгән [4].

Яңа мәчет спонсор Фәнил Таһир улы Хөснетдиновның әнисе Миңсылу Миңнегали кызы Хөснетдинова хөрмәтенә «Миңсылу» дип аталган.

Мәчет авыл үзәгендә, элек башлангыч мәктәп булган урында җирле халык төзегән «Иттихат» паркы янында урнашкан (парк шулай ук Фәнил Хөснетдиновның финанс ярдәме белән булдырылган).

Мәчетнең имам-хатибы Рәсим хәзрәт Нуриев.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү