Ахун (вазыйфа)

мөселман рухание вазыйфасы

Ахун[1] (әзери. Axund; фар. آخوند «остаз») ― Азәрбайҗанда, Иранда һәм Россия империясендә югары дәрәҗәдәге мөселман галиме вазыйфасы, гарәп казые аналогы. Ахун ― муллалардан, мөхтәсибләрдән югарырак рухани дәрәҗә, аерым төбәкләрдә руханилар башлыгы.[2]

Ахун
фар. آخوند
Сурәт
Ахун Ага Әлизадә[d], Әзербайҗан Демократик Республикасының беренче шәйхелисламы

1788 елга кадәр ахуннар даругалар (өлкәләр) һәм шәһәр җәмгыятьләре руханилары башлыклары булган һәм нәкъ менә алар аша патша хакимияте имамнар белән хезмәттәшлек иткән.

Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең беренче өч мөфтие дә (Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Габдессәлам Габдерәхимов, Габделвахит Сөләйманов) элек ахуннар булган. Ахун вазыйфасы еш кына конкрет ыруг һәм (яки) төбәк белән бәйле булган. Мәсәлән, Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете мәхәлләсе һәм шәһәрнең ахун вазыйфасы традицион рәвештә Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан кешеләр белән бәйле булган.

XIX гасыр уртасына кадәр Сват[d] кенәзлеге (хәзерге Хәйбәр-Пәхтунхва[d], 2010 елга кадәр Төньяк-көнбатыш чик буе провинциясе территориясендә) андагы ахуннар тарафыннан идарә ителгән, алар арасында иң танылганы Абдул Гафур (Abdul Ghafur) (1794–1877) булган. Аның бөтен Урта Көнчыгыш буенча танылуы һәм шуннан килеп чыккан Британия халкы арасында аңа карата кызыксыну, аның үзе һәм аның туган кенәзлеге турында белемнәрнең аз булуы белән бергә, Эдвард Лирның[d] «Akond of Swat» (Сват ахуны) дигән танылган шигырендә чагылыш тапкан.[3]

«Ахун» (кыт. 阿訇, кайчакта 阿衡, 阿洪; пиньинь: āhōng) сүзе белән үз имамнарын уйгырлар һәм Кытай мөселманнары (хуэйцзу[d], дунганнар[d]) атый. «Ахун» (үзб. охун) шулай ук Фирганә уйгырларының үзбәкчә атамасы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ахунд. ЭСБЕа
  2. Ислам. Белешмә ― сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). К. ТКН, 1993, 8нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  3. Akond of Swat.