Ираида Йосыпова

композитор, режиссер


Ираида Йосыпова, Ираида Рафаэль кызы Йосыпова (Ираида Рафаэльевна Юсупова, 1962 елның 20 феврале, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) ― композитор һәм медиарәссам, эксперименталь кино режиссеры; симфонияләр һәм кантаталар, камера инструменталь һәм электроакустик композицияләр, спектакльләргә һәм кинофильмнарга музыка авторы, композитор-концептуалист, «стихияле полифония» методын иҗат итүче, дөньяда беренчеләрдән булып медиаопера жанрында эшли башлаган композитор.[1]

Ираида Йосыпова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ираида Рафаэль кызы Йосыпова

Туу көне

20 февраль 1962(1962-02-20) (62 яшь)

Туу урыны

СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад

Эшчәнлек еллары

1987 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, кино режиссеры

Жанрлар

опера

Iraida Yusupova - YouTube

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1962 елның 20 февралендә [2] Ашхабадта рус-татар гаиләсендә туган. Симферополь музыка училищесын, 1987 елда Н. Н. Сидельников сыйныфы буенча Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Дармштадтның Яңа музыка курслары стипендиаты (1998).

«Альтернатива», «Мәскәү көзе», «Мәскәү форумы» фестивальләрендә, башка бик күп халыкара музыка фестивальләрендә даими катнашучы. «Гент-Москва-Гент» (Бельгия), Klang och Rubel (Швеция) халыкара музыка фестивальләрендә, Локенхаузда Гидон Кремер фестивалендә, шулай ук Пушкин театр фестивальләрендә (Псков һәм Ырынбур) һәм «Бах-ХХІ» фестивалендә (Страсти по Матфею-2000 проекты) катнашкан. [3]

2001 елда «Время МН» газетасында бәйсез тәнкыйтьчеләр рейтингында «илебезнең иң күренекле композиторлары унлыгы»на кергән.

П. Б. Шелли(рус.), Э. Дикинсон(рус.), А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Б. Л. Пастернак, А. И. Введенский, Г. Н. Айги, Д. А. Пригов, Вяч. Курицын һ. б. текстларына берничә опера, музыка, электроакустик музыка, камера һәм симфоник әсәрләр, хор һәм вокаль әсәрләр (өч опера, ике симфония, алты кантата, күп симфоник, камера һәм электроакустик композицияләр, кино һәм спектакльгә музыка) авторы.

Ираида Йосыпованың музыкасы Алмания, Австрия, Бельгия, Швейцария, Швейцария, АКШ, Италиядә башкарыла, шулай ук BBC радиопрограммаларында (Лондон), Кельн радиосында, Россия радиосында, «Орфей» радиосында, «Культура», «НТВ», «РТР» телеканалларында яңгырый.[3]

Мәскәү Яңа Кино Мәктәбендә махсус предмет укытучысы. [4]

Кайбер музыкаль әсәрләре

үзгәртү
  • Игорь Стравинский итәлегенә октет (1989)
  • Н. Сидельников истәлегенә кечкенә оркестр өчен Җилләр розасы (1993)
  • Бабил сере, симфония (1994)
  • Венераның тууы, симфоник оркестр һәм фонограмма өчен (1995)
  • Чиста акыл тәнкыйте кечкенә оркестр өчен (1995)
  • Сион тавында гыйффәтлеләр җыры Дмитрий Покровский ансамбле, скрипка, ике виолончель, клавишалы гөсләләр һәм фонограмма өчен (1997)
  • «Фауст»тан фрагментлар, мистерия (1999)
  • Демьян падишаһ (бер актлы опера, Л. Десятников һ. б. белән бергә коллектив проект, 2001)
  • Көтүчеләр һәм Фәрештәләр, Вера Павлова(рус.) текстларына мистерия-лубок (2002)
  • Кечкенә аккургаш солдат камера ансамбле өчен (2003)
  • Эйнштейн һәм Маргарита (Вера Павлова либреттосы буенча медиаопера, фильм – 2005, сәхнә премьерасы – 2006)
  • Оҗмахка рәхим итегез, медиа балет (2006, Данте Алигьери Данте буенча)

Кайбер фильмнары

үзгәртү
  • Терменның соңгы сере (мокьюментари-фильм, 2005)
  • Эйнштейн һәм Маргарита (2006) [5]
  • Эмбиент (Гүзәл амбиентларда гүзәл тавышлар, 2009) [6]
  • Кошлар (2011) [7] [8][9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1995 – Халыкара электроакустик конференциянең композиторлар рейтингында икенче урын (Бостон, Беркли-колледж).
  • 2005 – Сарытау кинофестиваленең «Эксперименталь кино» номинациясендә режиссура премиясе (А. Долгин белән берлектә) ― «Терменның соңгы сере» фильмы өчен.
  • 2007 – «Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты һәм Rusk-Off фестиваленең «Courtens d ' Or» премиясе лауреаты ― «Эйнштейн һәм Маргарита» операсының автор медиа-версиясе өчен.

Гаиләсе

үзгәртү

Ире – оператор һәм режиссер Александр Долгин (1958―2019).[10]

кызы Настя, музыкант-органчы.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү