Зөлфия Таҗуризина

Зөлфия Таҗуризина (Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина, рус.  Тажуризина Зульфия Абдулхаковна) — галим, фәлсәфә фәннәре докторы (1993), Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты проофессоры (1995). Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (2005). Россия фәлсәфә җәмгыяте әгъзасы.

Зөлфия Таҗуризина
Туган телдә исем Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина
Туган 22 июнь 1932(1932-06-22) (91 яшь)
Казан
Үлгән 10 март 2022(2022-03-10) (89 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче-галим, мөгаллим
Эш бирүче Горно-Алтайск дәүләт университеты[d] һәм МДУның фәлсәфә факультеты[d]
Балалар улы Вадим Бакусев, язучы
Ата-ана
  • Абдулхак Таҗуриза улы (1907-1943) (әти)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d] (1992)
Гыйльми исем: профессор[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Китабы. Мәскәү, 2010

1932 елның 22 июнендә Казанда[1] туган. Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсе Красная Горка (Сафаҗай)авылыннан. Ул өч күренекле гаилә нәселеннән: бөек мәгърифәтче Мәрҗани, Казан нәшриятчеләре Кәримовлар hәм Сафаҗай авылы мулласы Таҗуриза Хәбибуллин. 1939 елга хәтле Сафаҗайда яшәгән. Әтисе Ленинградтан сөргенлеккә сөрелгән Стәрлетамак шәһәрендә мәктәпне тәмамлаган (1949).

  Әтием уникаль кеше иде, ул математика hәм география белән бәйле китапларны бик ярата иде. Минем бу фәннәргә булган сәләтем hәм бар нәрсәне белергә омтылышым әтиемнән килә дип уйлыйм. Ул сугышта Славянск шәhәре янында 1943 елда hәлак була. Әнием Кәримовлар-Мәрҗани нәселеннән.  

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын (1955), шул ук уку йортында фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасында аспирантура (1964) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында «Николай Кузанскийның тормыш итү һәм танып белү турында тәгълиматы» (Учение Николая Кузанского о бытии и познании) темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына (1964), «Дингә карата хөр фикерлелек - рухи мәдәниятнең чагылышы» (Свободомыслие в отношении религии как явление духовной культуры) темасына докторлык (1993) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Гыйльми эшчәнлегенең юнәлеше — хөр фикерлелек тарихы һәм теориясе. 60 тан артык фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 8 китабы, «Здравый смысл», «Вестник МГУ», «Философия и общество», «Воспитать атеиста» һ. б. журналларда 14 мәкаләсе басылып чыккан [3].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Буржуазный гуманизм: иллюзии и действительность. М., 1975. (Е.В. Боголюбова белән автордаш)
  • Буржуазный атеизм в прошлом и настоящем. М.: Знание, 1976.
  • Закономерности развития атеизма. М.: Знание, 1978.
  • Актуальные вопросы истории атеизма. М.: МДУ нәшрияты, 1979.
  • Творческая сущность атеизма. М.: Знание, 1981.
  • Атеизм и свободомыслие в духовной жизни русского народа. М.: Знание, 1986.
  • Идеи свободомыслия в истории культуры. М.: МДУ нәшрияты, 1987.
  • Атеистическое просвещение молодежи в период перестройки. М., 1989. (В.Н. Савельев белән автордаш)
  • Философия Николая Кузанского. М.: МДУ нәшрияты, 1972. 148 с.; М.: ЛИБРОКОМ, 2010.


  Бүгенге көнгәчә мин инанган атеист, марксист, коммунист. 1970 елларда ук мин үзебезнең факультетта Совет җәмгыятенең кризисын алдан күрсәткән доклад ясадым. Маркс өйрәтүе буенча, әгәр дә кешеләр киләчәккә ышанычларын hәм ул киләчәкне төзүгә сәләтләрен югалта башласалар, дингә омтылыш барлыкка килә. Ул вакытта кайберәүләр миннән көлделәр, чигә тирәсендә бармак бөтерүчеләр дә табылды. Ә хәзер инде 30 елдан соң минем янга килеп: «Ничек соң Сез моны алдан күрә белдегез?» дип сорыйлар.  

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. туу турындагы документларында: 1932 елның 26 июнендә Сафаҗайда туган дип теркәлгән
  2. Башкорт белешмәлегендә(үле сылтама)(рус.)
  3. МДУның ИСТИНА сайтындагы профилендә