Зәкәрия Кашапов, Зәкәрия Кәшшафетдин улы Кашапов (1923 елның 14 июне, ТАССР, Минзәлә кантоны, Баланны2000 елның 21 марты, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тракторчы, комбайнчы, Социалистик Хезмәт Каһарманы Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Зәкәрия Кашапов
Туган телдә исем Зәкәрия Кәшшафетдин улы Кашапов
Туган 14 июнь 1923(1923-06-14)
ТАССР Минзәлә кантоны Баланны авылы
Үлгән 21 март 2000(2000-03-21) (76 яшь)
Татарстан Мөслим районы Баланны
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре механизатор
Җефет Рәхилә, комбайнчы
Балалар дүрт кызы,
улы Алмаз
Ата-ана
  • Кәшшафетдин (?-1931) (әти)
  • Гатифә (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Хәрби хезмәттәге фотосурәте. 1943-1947

1923 елның 14 июнендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Мөслим районы) Баланны авылында дүрт балалы урта хәлле керәстиян гаиләсендә баш бала булып туган[1]. Күршедәге Азнакай районы Тат. Шуган җидееллык мәктәбен (1938), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумының 1нче курсын[2], Донецк өлкәсе Чистяково (хәзерге Торез) шәһәренең шахтерлар әзерләүче ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. 1940 елдан Чистяковода шахтер-бораулаучы булып эшли. Сугыш башлангач, шахтада эш туктый, туган авылына кайтып, 1941 елның сентябреннән «Мәдәният» күмәк хуҗалыгында, 1942 елның 27 августына кадәр Мөслим МТСында тракторчы булып эшли. 1942 елның көзендә Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш юлын Орёл шәһәреннән башлап, Алманиядә тәмамлый. 1942-1943 елларда (7 ай) Горький шәһәрендә 194нче уку полкының механик-йөртүчеләр хәзерләүче беренче батальонында танк йөртергә өйрәнә. Брянск, Балтика фронтларында танк гаскәрләрендә башта Бөекбританиядә җитештерелгән «Чөрчилл» атамалы танк йөртә, аннары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда җитештерелгән Т-34 танкы механик-йөртүчесе була. 1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, туган авылына кайтып, тракторчы була, «Михайловский» совхозының Баланны бүлекчәсендә трактор бригадасын җитәкли. 1958 елда комбайн штурвалына утыра. СК-5, «Нива» (ru), РСМ-8 (ru), СК-3 (ru), СК-4 (ru) комбайннарын йөртә. Кубаньга махсус барып, шикәр чөгендере игәргә өйрәнә, Мөслим районында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере үстерә башлый. 1966 елның 23 июнендә, «бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланган өчен», Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

1983 елда лаеклы ялга чыга. 2000 елның 21 мартында вафат.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рәхилә, комбайнчылар курсын тәмамлап, Мөслим МТСында эшли башлый. Берничә ел комбайннар рәтләүдә эшләгәч, үзе мөстәкыйль рәвештә «Сталинец-6» (ru) комбайны штурвалы артына утыра. 15 ел гомерен механизатор эшенә багышлый. Гаилә коргач та, әлеге һөнәрен ташламый. Дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Улы Алмаз Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К.: 2003.
  2. Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  3. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Социалистик Хезмәт Герое - Кашапов Зәкәрия Кәшәфетдин улы. Баланлы мәктәбе сайты
  2. 2нче курска күчкәч, уку түләүлегә әйләнә, гаиләсе 150 сум түли алмый