Дмитрий Аркадьевич Мазепин (1968 елның 18 апреле, Минск, Беларус ССР, ССРБ) — Россия эшмәкәре, «Уралхим» берләшкән химия компаниясенең төп хуҗасы һәм директорлар советы рәисе, миллиардер.

Дмитрий Мазепин
Туган телдә исем белар. Дзмітрый Аркадзевіч Мазепін
рус. Дмитрий Аркадьевич Мазепин
Туган 18 апрель 1968(1968-04-18) (56 яшь)
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре эшмәкәр
Балалар Никита Мазепин

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Мазепин 1968 елның 18 апрелендә Минскта туган. Беларус. 1985 елда Минск Суворов хәрби училищесын тәмамлаган[1]. Соңрак хәрби тәрҗемәчегә укыган. 1986—1988 елларда Әфганстанда тәрҗемәче булып хезмәт итә. 1992 елда Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлап, Россия һәм Беларусиянең финанс өлкәсендә эшли, Россиянең эре компанияләрендә һәм дәүләт структураларында җитәкче урыннар биләгән.

2007 елдан «Уралхим» компаниясе директорлар советы рәисе[2].

2008 елда «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Санкт-Петербург икътисад һәм идарә институтын тәмамлаган. Шул ук вузда 2012 елда «Нефть чыгару тармагы предприятиесенең фонд потенциалы белән идарә итүгә методик якын килүне формалаштыру» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган.

2022 елның мартында Россиянең Украинага бәреп керүе башланганнан соң, Дмитрий Мазепин һәм аның улы Никита Аурупа берлеге һәм Бөекбритания санкцияләренә дучар ителәләр[3][4].

Аерылышкан. Дүрт баласы бар[5]. Улы НикитаФормула-1 узышчысы.

Карьера үзгәртү

1992 едан «Инфистрах» иминият компаниясе гендиректоры. 1993—1995 елларда «Беларусбанк» КБ (Беларусь) филиалы директоры урынбасары. 1995 елда «Фалькон» АКБ идарә рәисенең беренче урынбасары, идарә рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 1996—1997 елларда — «Разноимпорт» ВАҖ генераль директоры урынбасары. 1997 елда Төмән нефть компаниясе вице-президенты булып эшли. 1997 елдан 1998 елга кадәр — ТНКга керүче «Нижневартовскнефтегаз» нефть чыгару предприятиесе башкарма директоры. 1998—1999 елларда — «Флора-Мәскәү» банкы идарәсе рәисе урынбасары. 1999 елдан — Россия федераль милек фонды (РФМИ) рәисе киңәшчесе, рәисе урынбасары. 2001 елда — «Кузбассуголь» күмер компаниясе генераль директоры. 2002 елда — РФМИ рәисенең беренче урынбасары.

2002 елда, «Сибур»ның элеккеге җитәкчесе Яков Голдовский кулга алынганнан соң берничә ай узгач, компаниянең башлыгы итеп билгеләнә. Компания башлыгы вазыйфасында ярты елдан артык вакыт узгач, 2003 елның февралендә отставкага китә.

«Сибур»дан киткәннән соң Мазепин химия тармагында бизнес белән шөгыльләнергә карар кыла. 2004 елда Мазепин контрольдә тоткан «Конструктивное бюро» компаниясе РФМИ ачык аукционында «Кирово-Чепецк химкомбинаты» ААҖ акцияләренең контроль пакетын сатып алган. Башта Мазепин «Газпром» ААҖ мәнфәгатьләрендә эшләвен расласа да, нәтиҗәдә комбинатның хуҗасы була[6].

2005 елда комбинатның директорлар советын җитәкли. Соңрак «Конструктивное бюро» Пермьның «Галоген» АҖ һәм «Минудобрение», Березникиның «Азот» АҖ, Волгоградның «Химпром» акцияләре пакетларын сатып ала. 2007 елда «Конструктивное бюро» холдингының активлары базасында «„Уралхим“ берләштерелгән химия компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте оештырыла.

2008 елның июнендә «Воскресенские минеральные удобрения» ААҖ акцияләренең 75,01% ын сатып алган, 2011 елда — 100% ын[7]. Шул ук елда Кирово-Чепецк комбинаты һәм Галоген (Пермь) предприятиеләрен «Галополимер» ААҖга берләштерә. 2015 елда «Галополимер» директорлар советыннан чыга[8].

2013 елның декабрендә Мазепин Михаил Прохоров белән бергә Сөләйман Керимовтан «Уралкалий» ААҖ контроль пакетын сатып ала һәм акцияләрнең 19,99% хуҗасы була[9]. Предприятие белән идарә итү Мазепин кулына күчә[10][11]. 2014 елның мартында компаниянең директорлар советы рәисе урынбасары була[12].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

2009 елдан Бөтенроссия йөзү федерациясенең директорлар советы әгъзасы. Шул ук елда «Уралхим» компаниясе Бөтенроссия йөзү федерациясенең даими партнеры, шулай ук Киров өлкәсе һәм Пермь крае йөзү федерацияләренең иганәчесе була.

2012 елның апрелендә Киров өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты була.

Мазепин 2012 елда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган Россия-Белоруссия эшлекле советы рәисе булып тора[13].

2014 елның май аенда Мазепин Киров өлкәсе Закон чыгару җыенында, профессиональ йөкләнеш югары булу сәбәпле, депутатлык вәкаләтләрен туктата[14].

2015 елның 27 маенда Мазепин директорлар советы рәисе буларак Киров өлкәсе хөкүмәте белән социаль партнёрлык турында килешүгә кул куя[15].

2020 елның августында Мазепин Россия-Белоруссия эшлекле советы исеменнән Беларусь президентын сайлаулар нәтиҗәләре буенча массакүләм протестлар фонында президент Александр Лукашенкога мөрәҗәгать белән чыга һәм аны оппонентлар белән сөйләшүләрне башларга чакыра[16][17].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Владелец «Уралхима» заявил, что не финансировал каналы Nexta
  2. Олеся Елькова (25.06.2013). «Дмитрий Мазепин в курсе всего, что творится в компании». РБК daily.
  3. Мазепин, Пумпянский и сыновья: ЕС ввел новые санкции против России.
  4. Великобритания расширила санкции против России.
  5. «У плохого рынка есть свои плюсы», - Дмитрий Мазепин, председатель совета директоров «Уралхима».
  6. Уроки химии
  7. О компании. АО «ОХК «Уралхим». әлеге чыганактан 2015-10-25 архивланды.
  8. Дмитрий Мазепин вышел из совета директоров подконтрольного ему «Галополимера», Ъ-Пермь
  9. Прохоров и Мазепин стали владельцами «Уралкалия» — Быстрый Slon
  10. СМИ предположили, что «Уралкалий» обваливает собственные акции — ПОЛИТ.РУ, archived from the original on 2015-07-21, retrieved 2022-05-07 
  11. Менеджмент «Уралкалия» избавляется от миноритариев 2015 елның 21 август көнендә архивланган.
  12. Совет директоров, ПАО «Уралкалий»
  13. Владелец «Уралхима» Дмитрий Мазепин предложил создать в Беларуси Комитет национального спасения.
  14. Дмитрий Мазепин объяснил причину своего ухода из Законодательного собрания. "Вятский наблюдатель" (27.05.2014). әлеге чыганактан 2016-03-03 архивланды.
  15. Игорь Соловей (28.05.2015). Компания «УРАЛХИМ» и Правительство Кировской области заключили соглашение о социальном партнерстве. девятка.ру.(үле сылтама)
  16. Миллиардер Мазепин призвал создать Комитет спасения Белоруссии.
  17. Оппозиция Белоруссии не получила предложение создать Комитет спасения.
  18. Деятельность сотрудников «УРАЛХИМа» – депутатов ОЗС Кировской области – отмечена наградами. Вятка-на-Сети (25.04.2014).

Сылтамалар үзгәртү