Михаил Дмитрий улы Прохоров (рус. Михаил Дмитриевич Прохоров) — Россия эшкуары, миллиардер, Россия президентына намзәт[1]. ОНЭКСИМ төркеме инвестицион фонды җитәкчесе. 2011 елның июнь-сентябрендә — «Правое дело» фиркасе рәисе[2].

Михаил Прохоров
Туган телдә исем Михаил Дмитрий улы Прохоров
Туган 3 май 1965(1965-05-03) (58 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре эшкуар, инвестор, сәясәтче, эшмәкәр, спортивный чиновник
Сәяси фирка Гражданская платформа[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Правое дело[d]
Кардәшләр Ирина Дмитриевна Прохорова[d]
Хәрби дәрәҗә рядовой[d] һәм сержант[d]
Сайт mdprokhorov.ru

 Михаил Прохоров Викиҗыентыкта

Мәскәүдә туа. 1972-1982 елларда инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 21 номерлы урта мәктәптә белем ала. 1983 елда Мәскәү финанс институтына керә, ләкин үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Аннан кайткач, белем алуны дәвам итә, институтны 1989 елда тәмамлый.

1993 елда «ОНЭКСИМ Банк»ны җитәкли башлый. 2007 елда хосусый «Группа ОНЭКСИМ» фондын оештыра. 2011 елдан сәясәттә катнаша башлый[3]. «Правое дело» фиркасен җитәкли башлый, тик фирка сафларыннан үз теләге белән чыга[2].

2012 елгы Россия президенты сайлауларында катнаша[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү