Никита Дмитриевич Мазепин (1999 елның 2 марты, Мәскәү, Россия) — «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы өчен чыгыш ясаучы Россия автоузышчысы.

Никита Мазепин
Туган телдә исем рус. Ники́та Дми́триевич Мазе́пин
Туган 2 март 1999(1999-03-02)[1] (25 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре автоузышчы, Формула-1 узышчысы
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Хаас[d][2][3][4]

 Никита Мазепин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Никита Мазепин 1999 елның 2 мартында Мәскәүдә туа. Эшмәкәр, «Уралхим» компаниясе генераль директоры Дмитрий Мазепинның улы. Мазепинның карьерасы җиде яшендә картингтан башлана[5]. 2011 елдан 2014 елга кадәр KF, KF2, KF3 һәм KFJ классларында төрле картинг ярышларында катнашкан. 2014 елда KF классында CIK-FIA World Championship көмеш призёры була[6].

2014 елда MRF Challenge Formula 2000 сериясенең лосаль (Катар) этабында катнашып, ачык тәгәрмәчле чемпионатта дебют ясый. Дүрт ярышның икенчесендә икенче урынны ала, барлыгы 36 очко җыя.

 
Никита Мазепин Рөстәм Миңнеханов белән

2015 елның кышында Мазепин Яңа Зеландияның «Toyota Racing Series» чемпионатында чыгыш ясый, анда шәхси зачётта 18 нче урынны ала. Соңрак Төньяк Европа Формула-Рено 2.0 кубогында «Josef Kaufmann Racing» командасы өчен чыгыш ясый башлый. Узыш этабының берсендә «Ред Булл ринг»та өченче урынны ала, бер сезон эчендә барлыгы 125,5 очко җыя һәм аның нәтиҗәләре буенча уникенче була. Шулай ук «Josef Kaufmann Racing» составында Формула-Рено 2.0 Еврокубогының җиде узышында катнаша, әмма турнирда очко җыя алмый.

2016 елда «HitechGP» командасы составында «Формула-3» Европа чемпионатында тулы сезон уздыра. Анда утыз узышта ун очко җыя һәм шәхси зачётта егерменче була. Моннан тыш, Формула-Рено 2.0 Еврокубогының һәм Формула-3 Бөекбритания чемпионатының берничә узышында катнашкан. Ноябрьдә Макао Гран-прие узышында катнаша: беренче узышта 18 нче урынны ала, икенчесендә финишка барып җитә алмый[6].

2016 елда Формула-1 «Форс Индия» командасы белән контрактка кул куя. Контракт буенча Мазепин үсеш буенча пилот була[7]. 12 һәм 13 июльдә Сильверстоунда (Бөекбритания) тестларда катнаша, барлыгы 104 әйләнеш уза[8].

2017 елда «Формула-3» Европа чемпионатында катнашуын дәвам итә. Сезон барышында өч тапкыр подиумга күтәрелә (шуларның икесе — «Ред Булл ринг»та), барлыгы 108 очко җыя һәм шәхси зачётта унынчы урынны ала[6].

2018 елда Мазепин GP3кә күчә. Барселонада беренче узышта ук беренче урынны ала, аннары «Хунгароринг»та (Модьород, Маҗарстан) беренче узышта, Спа-Франкоршамда (Спа, Бельгия) һәм Яс Маринада (Әбү-Даби, БГӘ) икенче узышта җиңә. Сезон эчендә сигез тапкыр подиумга күтәрелә, 198 очко җыя һәм чемпионатның көмеш призёры була.

2019 ел сезоныннан «ФИА Формула-2»дә чыгыш ясый. 2020 елда ике җиңү яулый (тагын бер ярышта штраф аркасында җиңүдән мәхрүм ителә). Нәтиҗәдә, 164 очко җыя һәм шәхси зачётта 5 нче урынны ала.

Формула-1 үзгәртү

 
Мазепин 2021 елгы Австрия Гран-приенда

2020 елның 1 декабрендә Мазепинның 2021 елда «Формула-1» чемпионатында «Хаас» командасы пилоты булуы игълан ителә. Аның команда буенча партнёры Мик Шумахер (җиде тапкыр дөнья чемпионы Михаэль Шумахерның улы) була. Никита 9 номерын үзенең даими узыш номеры итеп сайлый[9]. Мазепин допингка каршы санкцияләр белән бәйле рәвештә нейтраль спортчы статусында чыгыш ясый[10].

Үзенең дебют ярышында Мазепин өченче борылышта болид өстеннән контрольне югалтып, беренче әйләнештә һәлакәткә юлыга[11]. 2021 елда Бельгия Гран-приенда икенче әйләнештә иң тиз әйләнеш күрсәтә (3.18,016)[12]; әмма рәсми нәтиҗәләр ярышның беренче тулы әйләнеше тәмамланганнан соң алынган һәм, нәтиҗәдә, Мазепинның иң тиз әйләнеше гамәлдән чыгарылган[13].

2021 елның 18 июлендә «Хаас» башлыгы Гюнтер Штайнер Мазепинның 2022 елда Америка командасы өчен чыгыш ясавын дәвам итәчәген хәбәр итә[14].

2021 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультеты бакалавриатын тәмамлый[15].

Чыгышлар нәтиҗәләре үзгәртү

Сезон Серия Команда Узыш Җиңү Поуллар Иң яхшы әйләнеш Подиумнар Очколар Урыны
2014/15 MRF Challenge Formula 2000 4 0 0 0 1 36 10
2015 Формула-Рено 2.0 Еврокубогы Josef Kaufmann Racing 7 0 0 0 0 0
Формула-Рено 2.0 Төньяк Европа кубогы Josef Kaufmann Racing 16 0 0 0 1 125.5 12
Toyota Racing Series ETEC Motorsport 16 0 0 0 0 304 18
2016 Формула-3 Бөекбритания чемпионаты Carlin 3 1 0 0 1 51 23
Формула-3 Европа чемпионаты HitechGP 30 0 0 0 0 10 20
Формула-Рено 2.0 Еврокубогы AVF by Adrián Vallés 4 0 0 0 0 5 16
Макао Гран-прие HitechGP 1 0 0 0 0
Формула-1 Форс Индия тест/резерв пилот
2017 Формула-3 Европа чемпионаты Hitech GP 30 0 0 1 3 108 10
Формула-1 Форс Индия тест/резерв пилот
2018 GP3 ART Grand Prix 18 4 1 5 8 198 2
Формула-1 Форс Индия тест/резерв пилот
2019 ФИА Формула-2 ART Grand Prix 22 0 2 0 0 11 18
2019-20 Формула-3 Азия чемпионаты Hitech Grand Prix 15 1 0 0 4 186 3
2020 ФИА Формула-2 Hitech Grand Prix 24 2 0 2 6 164 5
2021 Формула-1 Uralkali Haas F1 Team 14 0 0 0 0 0 21

«Формула-2» үзгәртү

Сезон Команда 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 Урыны Очколар
2019 ART Grand Prix БАХ

ГОН
19

БАХ

СПР
13

БАК
ГОН

8
БАК
СПР

Сход
КАТ

ГОН
17

КАТ

СПР
14

МОН

ГОН
10

МОН

СПР
8

ЛЕК

ГОН
Сход

ЛЕК

СПР
16

РБР

ГОН
12

РБР

СПР
11

СИЛ

ГОН
16

СИЛ

СПР
12

ХУН

ГОН
12

ХУН

СПР
15

СПА

ГОН
О

СПА

СПР
О

МНЦ

ГОН
11

МНЦ

СПР
9

СОЧ

ГОН
8

СОЧ

СПР
Сход

ЯСМ

ГОН
10

ЯСМ

СПР
17

18 11
2020 Hitech Grand Prix РБР1

ГОН
14

РБР1

СПР
10

РБР2

ГОН
14

РБР2

СПР
8

ХУН

ГОН
2

ХУН

СПР
5

СИЛ1

ГОН
1

СИЛ1

СПР
5

СИЛ2

ГОН
4

СИЛ2

СПР
8

КАТ

ГОН
13

КАТ

СПР
6

СПА

ГОН
2

СПА

СПР
4

МНЦ

ГОН
НК

МНЦ

СПР
8

МУГ

ГОН
1

МУГ

СПР
18

СОЧ

ГОН
7

СОЧ

СПР
2

БАХ1

ГОН
5

БАХ1

СПР
2

БАХ2

ГОН
9

БАХ2

СПР
9

5 164

«Формула-1» үзгәртү

Сезон Команда Шасси Двигатель 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 Урыны Очколар
2019 Uralkali Haas F1 Team Haas

VF-21

Ferrari 065/6 1,6 V6T БАХ
Сход
ЭМИ
17
ПОР
19
ИСП
19
МОН
17
АЗЕ
14
ФРА
20
ШТИ
18
АВТ
19
ВЕЛ
17
ВЕН
Сход
БЕЛ
17
НИД
Сход
ИТА
Сход
РОФ ТУР АКШ МЕХ САП САУ АБУ 21 0

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.f1mania.net/f1/schumacher-me-inspirou-a-perseguir-o-objetivo-da-f1-diz-mazepin/
  2. https://www.formula1.com/en/latest/article.breaking-haas-sign-f2-racer-nikita-mazepin-for-2021-on-multi-year-deal.4PefsyopWnbM4MQYZBkKSj.html
  3. https://www.grandprix.com.au/fan-zone/news/mazepin-signs-multi-year-haas-contract
  4. https://www.skysports.com/f1/news/36799/12147840/nikita-mazepin-joins-haas-for-f1-2021-mick-schumacher-set-to-follow
  5. Еще один русский в Ф1. Кто такой Никита Мазепин. ru.motorsport.com (2016-02-01).
  6. 6,0 6,1 6,2 Nikita Mazepin | Racing career profile. Driver Database.
  7. Мазепин хотел 'продемонстрировать свой потенциал' на тестах. ru.motorsport.com (2016-07-14).
  8. Тесты Формулы-1 2016, Сильверстоун. f1report.ru (2016-07-12).
  9. #9 – номер машины Никиты Мазепина
  10. Мазепин лишился российского флага. Санкции добрались и до «Формулы-1»
  11. Видео: авария Мазепина в дебютной гонке в Формуле-1
  12. Мазепин показал быстрейший круг на «Гран-при Бельгии»
  13. Ферстаппен может получить дополнительные пол-очка за лучший круг в гонке Гран-при Бельгии
  14. Глава "Хааса" подтвердил, что Мазепин продолжит выступать за команду в сезоне-2022
  15. НИКИТА МАЗЕПИН ХОЧЕТ РАБОТАТЬ ПО СПЕЦИАЛЬНОСТИ ПОСЛЕ УХОДА ИЗ ГОНОК

Сылтамалар үзгәртү