Гайсә Хәкимҗан
Гайсә Хәкимҗан[1] (Айся Хакимжанов, фин. Aisja Hakimsanoff / Aisa Hakimcan; 13 март 1896 — 5 ноябрь 1972) — татар сәүдәгәре, сәнгатьче, нәшир һәм Тампере шәһәренең татар җәмгыятенә өлеш кертүче.[2][3]
Гайсә Хәкимҗан عيسى حكيم جان | |
---|---|
Гайсә Хәкимҗан, Рөстәм Яхин – Казан 1970. | |
Туган | 13 март 1896 Актук, Сергач өязе, Түбән Новгород губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 5 ноябрь 1972 (76 яшь) Тампере, Финляндия |
Милләт | татар (Мишәрләр) |
Ватандашлыгы | Россия империясе, Финляндия |
Һөнәре | сәүдәгәр, сәнгатькәр |
Җефет | Сильвия (Сәрви) |
Балалар | Рәшид, Алия |
Ата-ана |
|
Биографиясе
үзгәртүГайсә (Айсә) Хәкимҗан улы Россия империясенең Нижгар губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Актук дип аталган кечкенә авылында туа. Һәм 1917 елда туган җирен ташлап Финляндиягә китеп яши башлый.[2][4]
Ул Тампере шәһәренең Ислам җыелышына нигез салучыларның берсе, анда озак еллар директорлар советында эшләгән. Рамазан аенда Айсә үзенең моңлы тавышы белән Таравих намазларын укый. Ул шулай ук 1946-1948 елларда Тампере Төрек җәмгыяте рәисе һәм күп тапкыр аның урынбасары булып эшли. Айсәнең эшләвен яратканга, аны берничә тапкыр рәис итеп сайлыйлар.[2]
Хәкимҗан шулай ук бик иҗади шәхес буларак та билгеле була. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, скрипка һәм мандолинада уйный, хор директоры булып та эшли. Күп еллардан соң да ул куйган хор җырлары популяр була. Музыкаль сәләтенә өстәп, ул 1940 елларда берничә пьеса куя. Аның сәхнәләштергән пьесаларның кайбер исемнәре Алия Бану һәм Асыл Яр. Ул пьесаларда, гадәттә өлкән персонажларны уйнарга ярата торган була.[2]
1938 елда Хәкимҗан Варшавадагы Гаяз Исхакый оештырган Идел-Урал дәүләтенең 20 еллык мемориаль хезмәтендә катнаша. Аның белән Гибадулла Муртазин, эшмәкәр Гомәр Сали[5][6] һәм башкалар сәяхәт итә.
1956 елда үзе җыйган җырлар һәм шигырьләрне тәшкил иткән өч буклет мөхәррирлек кыла һәм бастыра. Шул шигырьләр арасында аның үзе язган кайбер шигырләре дә була. Шигырьләренең берсендә ул үз хисләрен түбәндәгечә белдерә:
Белмәсәм ил дәртләрен, мин болай язмас идем.
Милләтемне сөймәсәм, кулыма каләм алмас идем.
1966 елда Хәкимҗан татар шагыйре Габдулла Тукайның 80-еллыгы хөрмәтенә бер битле басма бастырып чыгара. Нәшер итүдә аңа Имам Хәбибур-Рахман Шакир булыша.[2] Бу вакытларда Хәкимҗан үзенең сәүдәгәр дусты Сәмигулла Вафин белән "Ислам - Чын иман" (тәрҗемә ителгән исем) дип аталган китабын бастырып чыгара. [7]
1970-нче елның июнендә аңа Казанга бару мөмкинлеге бирелде, Гомәр Таһир (Үмәр Даһер) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына сәяхәт оештырганда. Анда аларны рәсми кунак итеп кабул иттеләр. Фольклорчы Илбарис Надиров та бар иде. Сәяхәт вакытында Г. Хәкимҗан Габдулла Тукай каберенә барды, аңа хөрмәт күрсәтте. Хәкимҗан Тампереда үлде, Финляндия.[2][8]
Хатыйп Миңнегулов Хәкимҗанны үз әсәрендә искә алды: Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты. (1993, №7).[1]
«Үз авылым Яңапар»
Кышын маяк утырталар
Олы юл буйларына.
Яңапарның кызларына
Сәлам, угылларына.
Яшь чагымда күп йөредем
Каенлыкларында.
Шул җирләрне сагынып җырлыйм
Искә төшкән чагымда.
Йөрер идем кырларында
Кайтсам Яңапарыма.
Бер туйганчы җырлар идем
Утырып ярларына.
Хәтфә кебек яшел үлән
Үсә Исмәт тавында.
Тау юллары, кыр юллары
Бар да бит уйларымда.
Минем сөеп эчкән суым
Мар күпере янында.
Сары сазым, Тораташым,
Әле дә бит күз алдымда.
Йөрер идем, менәр идем
Зур тауның башына.
Тагын бер кат җырлар идем
Басып кояш каршында.[9]
Гайсә Хәкимҗан
Гаиләсе
үзгәртүХәкимҗаннең татар театры сәхнәсендә актив катнашучы Алия исемле кызы, хоккейчы Рәшит Хәкимҗан исемле улы[10] . Хәкимҗановның хатыны фин хатыны Сильвия (Сәрви) иде, ул мөселман булды.[11]
Хәкимҗанның әнисе, Мәрьям (Галәветдин кызы) һәм аның абыйлары Ситдыйк, Ибраһим да Финляндиядә яшәгән.[12][13]
Кайбер нәшер иткән әсәрләре
үзгәртүФотогалерея
үзгәртү-
Гайсә Хәкимҗан арткы рәттә; аның алдында Гаяз Исхакый утыра. (Варшава, 1938).
-
Галиябану, 1946 Хельсинки. Директоры Хәкимҗан сулда басып тора. Аның кызы Алия уңда
-
Алия Хәкимҗан
-
Хәкимҗан улы Рәшит белән
-
1. Кисәк: Милли шигер вə җырлар
Моны да карагыз
үзгәртүБелешмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 З.Г. Гарипова. Мөһаҗирлектәге татарларның милли-мәдәни тормышы. "Фәнни Татарстан.(үле сылтама)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 146. .
- ↑ Halen, Harry (1996). Lahjan hedelmät (in a book called Tugan Tel: Kirjoituksia Suomen Tataareista, reporter: Kadriye Bedretdin, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the roots and history (in finnish,tatar, and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 14. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 114. .
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 38. .
- ↑ Bedretdin, Kadriye (2011). Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen tataareista. Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .
- ↑ Minnullin K.M., O.R. Khisamov & M.I. Ibragimov (eds) 2019. Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova [The Ġ. Ibrahimov Institute of Language, Literature and the Arts]. Kazan: Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova.
- ↑ Baibulat, Muazzez: Tampere Habärläre. Toukokuu 2010 (5 бит)
- ↑ Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 179 & 254. .
- ↑ Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 197, 207)
- ↑ Leitzinger, Antero (1996). Mishäärit - Suomen vanha islamilainen yhteisö. Helsinki: Kirja-Leitzinger. pp. 131. .
- ↑ Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 66)
- ↑ Halen, Harry (1996). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, хәбәрче: Kadriye Bedretdin, 2011). Helsinki: Suomen Itämainen Seura. pp. 341. .
- ↑ Abdulla Tukay | Kansalliskirjasto.
- ↑ Bedretdin, Kadriye (2011). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. .