Вәкилә (мәчет, Пангоды)

Ислам гыйбадәтханәсе (Пангоды, Надым районы, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

«Вәкилә» мәчете, Пангоды бистәсе мәчете (рус. Мечеть «Вакила», мечеть пос. Пангоды) — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы Надым районы Пангоды бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Вәкилә
Пангоды бистәсе мәчете
Ил Россия
Шәһәр 629757,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Надым районы, Пангоды[d] штб, Молодежная ур.
Координатлары N 65° 51' 0.8712" E 74° 28' 23.0844"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 20092011 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Пангоды-Вакила Рәсми сайт

Пангоды бистәсендә яшәүче 11 мең кешенең якынча биштән бер өлеше мөселман динен тота[1].

Газчылар бистәсе Пангодыда мөселман дини оешмасы юридик затларның бердәм дәүләт реестрында 2008 елның 28 маенда теркәлгән. Мәчет төзелеше 2009 елның җәендә башланган. Әлеге төзелешнең инициаторлары булып бистәдәге төрки халыкларның «Васыять» (Васият) иҗтимагый оешмасы (рәисе Азат Нәҗип улы Сафин[2]), Пангоды бистәсе башлыгы (2006—2013) Юрий Петрович Кузнецов, Надым шәһәре һәм Надым районы мөселман җәмгыяте тора. Аны ике ел дәвамында төзегәннәр.

Мәчетне төзегәндә техник һәм транспорт мәсьәләләрен хәл итүдә «Газпром добыча Надым» җәмгыяте (генераль директоры Сергей Меньшиков) зур ярдәм күрсәтә[3].

Мәчет 2011 елның 12 февралендә ачылган. Мәчетне ачу тантанасында ЯНАО губернаторының Яңа Уренгой һәм Надым районындагы вәкиле Наталья Рябченко, ЯНАОның мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты директоры Александр Оверчук, Надым районы башлыгы Лев Захаров, Надым шәһәре башлыгы Леонид Дяченко, Ямал мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Әнур Хөрмәт улы, дини конфессияләр вәкилләре катнашкан[4].

Пангоды мәчете әүвәл Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең (Омск мөфтиятенең) юрисдикциясенә кергән (мөфти Зөлкәрнайн Шакирҗанов)[5]. 2015 елның 25 августында җирле мөселман җәмгыяте суд карары белән гамәлдән чыгарылган[6].

Мәчет бинасы пластик белән тышланган, җиңел материалдан эшләнгән каркаслы конструкциядән тора. Манарасының биеклеге якынча 16 метр тәшкил итә[7].

Җитәкчелек

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү