Википедия:Матбугатта/Ватаным Татарстан/20 ел

Татарча Википедиянең 20 еллыгы уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасының журналисты Ләйсән Сафинадан интервью сыман мәкалә бастыру тәкъдиме килде. Түбәндәге сорауларга җавабымны монда әзерләмәкчемен. Кертелүе урынлы санаган мәгълүматларны бәйле сорау астына яки битнең бәхәс бүлегенә урнаштыруларыгыз өчен рәхмәтле булырмын. --frhdkazan (бәхәс) 25 сен 2023, 16:15 (UTC)[җавап бирү]

  1. Татар Википедиясенә 20 ел. Нинди нәтиҗәләр ясыйсыз? Бүген без аны ышанычлы мәгълүмат чыганагы дип әйтә алабызмы?
  2. Татарча мәгълүматка ихтыяҗ бармы? Халык татар телле мәгълүматка мөрәҗәгать итсен өчен нишләргә?
  3. Татар Википедиясендә бүген күпме кеше теркәлгән? Күбрәк кемнәр укый?
  4. Мәкаләләрне кем яза? Теләге булган һәр кеше Википедиягә үзгәрешләр кертә аламы? Һәркем яза алса, ничек ышанырга?
  5. Кайвакыт Википедиядә җитешсезлекләргә дә юлыгырга була: кечкенә һәм зур хаталар очрый. Бу шул ук авторлар мәсьәләсенә барып тоташамы? Алай булса ничек хәл итәргә?
  6. Википедияне куллану һәм үстерү юнәлешендә нәрсәләр эшлисез?
  7. Яшьләрне Википедиягә тарту буенча нинди эш алып барыла? Шул җәһәттән Википедиядә эшләргә өйрәтү буенча “Сәләт вики-мәктәбе” дә эшли. Әлеге төрдәге мәктәп Россиядә бердәнбер дип беләм. Аның эшчәнлеген ничек бәялисез? Ул нинди әһәмияткә ия?
  8. Тагын 20 елдан Татар Википедиясенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

Татар Википедиясенә 20 ел. Нинди нәтиҗәләр ясыйсыз? Бүген без аны ышанычлы мәгълүмат чыганагы дип әйтә алабызмы?

үзгәртү

Җир шарындагы татар телле иң эре волонтёрлык проектының чираттагы юбилеена игътибарыгыз өчен изге рәхмәт.

Сорауларыгызга җаваплар бирүгә тотыныр алдыннан, хөрмәтле укучыларыгызга вики-феноменының нигезен искәртү урынлы булырдыр.

Википедия — кешелек тарихында тупланган бар мәдәни белемне тасвирлаучы күптелле универсаль энциклопедияне үстерү һәм аны мәңгелектә саклау буенча волонтёрлык проекты, заманабызның төп могҗизаларыннан берсе. Бу күләмле проект Вики-технология, Creative Commons төрендәге ирекле хокуки лицензияләре һәм дөнья буйлап яшәүче чикләнмәгән санда төрле карашлы кешеләрнең тигез хокуклы хезмәттәшлеген тәэмин итүче тәртипләр нигезендә эшли. Бусын үстерүчеләр һәм яшәтүчеләр халыкара хәрәкәтенә һәркем кушыла һәм идеалларына ирешүгә үз өлешен кертә ала.

Татвики яки Татарча Википедия (ингл. Tatar Wikipedia) - аның татар телле бүлеге. Аның кыйммәте бүгенгәчә аналоговый (текст нигезле) татар мәдәни белемне глобаль һәм космополит цифрлы чорда яшәтү мөмкинлегендә. Гомумән алганда, татар телен халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән валютага әйләндерүгә ярдәм итүче төп инструментларының берсе. Бүген боларның иң танылганы булса, күренмәгән тәэсире инде тагын да зуррак булаган һәм әлга таба үсеп торуы өчен бар шартлар булган Викимәгълүмат һәм Викифункцияләр турында сөйләргә урынлы. Википедия гади текст нигезендә кешеләр игътибарына нигезләнгән таратылган (распределённый) блокчейн сыманрак башланса һәм тышкы кабыгы булса, матрёшкасының эчке катламнары исә челтәрле һәм тулысынча цифрлы принципларда эшли, технологияләре теләсә нинди веб-портал яки хезмәтнең (әйтик ГосУслуги.РФ) эчендә кулланырлык һәм интеграцияләнә алган күптелле семантик белем базаларына нигезләнә. Һәм монда бернәрсәне дә төзәтелмәслек килеш бозып яки юк итеп булмый диярлек. Бу мохит һәм принциплары белән танышкан һәм боларны үз тормышында куллана башлаган кешенең татар теле киләчәгенә өлеше бүгенге иң бай спонсорыныкыннан югарырак. Математик яктан.

Бу технологияләрне, лицензияләрне һәм алар нигезендә булдырылган проектлардагы мәгълүматларның ышанычлылыкны ничек бәяли алабыз?

Технологиясе дөньяда да, Россиядә дә киң кулланыла. Нефть геологиясе буенча иң абруйлы халыкара профессиональ оешмасы булдырган Petrowiki энциклопедиясе, РФта гади кешеләрнең ирешүе һәм укуы өчен ябык корпоратив проектлар гамәлдә (РЖД-вики һәм башкалар). Тәрҗемәче буларак, Татарстан венчур фонды үткәрүче ярминкәләрендә җирле һәм халыкара стартаплар һәм үсештәге бизнеслар өчен оештырылган өйрәтү чараларында чыгышлар ясаган экспертлар үз викиләрне дәүләт корпорацияләре генә түгел, шәхси ҖЧҖ дәрәҗәдәге оешмалары да оештырып кулланганы турында ишетергә һәм тәрҗемә итәргә туры килде.

Ирекле лицензияләренә килгәндә, 2014 елдан бирле РФ Граждан кодексына кертелгән, kremlin.ru, РФ хөкүмәте, Татарстан, Казан һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы порталлары, һ.б. куллана.

Википедия һәм аның гаиләсенә кергән Викимедиа викиләренә карасак, боларның эчке тәртипләре, мәсләкләре һәм кагыйдәләре Җир йөзендәге аерым бер дәүләтнең конституциясе һәм түбәнрәк кануни тәртипләреннән ныграк һәм тизрәк үтәлә. Чөнки һәрбер гамәлнең эзе мәңгегә кала, һәркемгә күренә, викиэче һәрбер феноменның урынлылыгын бәяләү, аны үзгәртү яки канунбирү инициативасы белән чыгу һәм тәкъдимне бәхәсләшүдә катнашу һәркемдә тигез дәрәҗәдә. Аноним булса да. Проектның төп ресурсы һәм тартым көче - миссиясе һәм идеаллары; боларга туры килүе аркасында гына дөнья буйлап яшәүче кешеләр аны үз вакытлары һәм белемнәре белән үстерә, карый, ягъни бушлай хезмәт итә.

Тормышта кемгә, кайчан һәм ни дәрәҗәдә ышану мөмкин булуын белү осталыгы бик әһәмиятле. Ялганны чынбарлыктан аеру әһәмиятле булуга, ЮНЕСКО бер дистә еллардан бирле урта мәгәрифкә "Мәгълүмати укый-яза белү" (Информационная грамотность) дип аталган дәресләрне кертүне тәкъдим итә. Бу осталыгына ия яки Википедия асылын һәм ничек эшләгәнен белмәгән, аны үзгәртү тәҗрибәсе булмаган кеше андагы фактларга кайчан һәм ни дәрәҗәдә ышану мөмкинлеген аңлый алмый дип әйтсәк дөрес булачак.


  Студенты сегодня перепроверяют утверждения профессоров по Википедии, информация в которой в большинстве случаев верна.
Cedric Denis-Remi, Вице-президент по развитию Парижского университета Paris Sciences et Lettres,
Форум «Цифровая трансформация Times Higher Education», Казанский федеральный университет, 27.11.2019
 

Википедия яки Викимәгълүмат эчендәге мәгълүматка килгәндә, боларның сыйфаты гомумән алганда гади мәдәни мохиттәге имеш-мимешләрдән һәм фәнни булмаган, хаталы яки махсус манипуляцияләнә алган әйберләрдән югарырак. Google һәм Яндекс сыманнары үз ясалма интеллектларына боларның гади тематик порталларга караганда әһәмиятлерәк дип өйрәтә, белем блокларын булдыруда кулланалар. Соңгы көннәрдә Татарстанның атказанган артистлары белән уйнап алдым - исемлекне сораганда эзләгечләр аны Википедия яки Викимәгълүмат нигезендә бирәләр. Чөнки башка җирдә бөтенләй табып булмый. Тик әлбәттә тулы түгел - Викига кайсысы кертелгән аларны күрсәтә, калганнары кеше хәтереннән онытыла бара. Бусы бар мәдәни һәм фәнни белем өлкәләре өчен дөрес. Монда Википедия кешелекне мәгълүмат һәм аеруча төрле нигезсез мәгълүмати уйдырмалар туфаныннан саклый алучы Нух көймәсе сыманрак.

Хәзер инде ТатВики тарихының беренче 20 елның нәтиҗәләренә карыйк. Нигез статистик мәгълүматны һәм популярлык графикларын аерым бер блокта җәдвәл һәм сурәт буларак бирсәк хәерледер. Портал буш вакытларында шәхси кызыксыну аркасында үз өлешен кертеп торучы татар телле волонтёрлар аркасында үсә. Булдыру, яшәтү һәм үстерүгә ни дәүләт, ни башка эре инвесторлар акчасы һич кермәгән. Моңа карамастан бүген Татнетның иң эре проектларыннан берсе, популярлыгы (һәм димәк халыкка файдалылыгы) tatarstan.ru татарча өлешен һәм tatar-inform.tatar'ныкын кайвакыт узганын да күрәсез. Мөрәҗәгать итүчеләр һәм мөрәҗәгатьләр саны гомумән үсә, тик болар әһәмиятле түгел. Татарстан һәм гомумтатар җәмгыяте цифрлы чорга керүгә якынлаша баруы белән (vatantat.ru'да чыккан материалны бер басуда теләсә нинди телдә күрү яки аудиосыман укыту мөмкинлеге яки материалда чыккан фактлар бастырылуга ук турыдан-туры Яндекс.Алиса, Google.Assistant яки Siri кулланган белем базаларына керә башлавына ирешелгәндә) Татвикиның иҗтимагый кыйммәте һәм әһәмияте үсә барачак кына. Соңгы елларда гади текстлы мәгълүматларга карата цифрлы мохит мөмкинлек һәм үзенчәлекләрен куллануга игътибар үсә дисәк дөрес. Мәдәни тотрыклылык өчен әһәмияте ягыннан, Казанны алу яки 2018 елда Бразилия милли музеендагы янгын сыман берәр афәт чыкса, Татарча Википедиягә һәм Викимәгълүматка кертелгән бар төр мәдәни белемнең киләчәге Казанның ИТ-паркында яки Россиянең төрле сервер-фермаларында сакланылганыннан иминрәк. Татар вики-җәмгыяте үз тәртипләре һәм гадәтләренә, халыкара дәрәҗәдә горурланырлык алымнар һәм башка тәҗрибәгә ия. Иң эре спонсорларыбыз булган татар телле волонтёрларга да, мәгълүмати спонсорларыбыз булган төрле Google һәм Яндексларның роботларына үз эшләрен башкарулары өчен уңайлы мохит булдырыла бара, татар теле дөньяның белем һәм икътисади мохитенә тирәнрәк үтеп керә бара. Татарстан җәмгыятендә киң танылуы 2018 елда Минтимер Шәймиев һәм башкаларның игътибарына бәйле. 2019 елдан бирле Татнетны үстерү фонды белән уртак Википедия:Белем җәүһәрләре проекты үтә, 2017дән «Вики-яз», 2019дән «Татар 4.0», 2020дән «Төрки марафон» һәм «Минем Татарстан», 2021дән «ФГОС.wiki», 2022дән «МинБезТатар», 2023тән «ФәнТехВики» һәм башка бәйгеләр уза.

Татарча мәгълүматка ихтыяҗ бармы? Халык татар телле мәгълүматка мөрәҗәгать итсен өчен нишләргә?

үзгәртү

Беренче соравыгыз миңа бераз сәер. Чөнки Татарча Википедиядә русча яки инглизчә, гарәпчә яки кытайча язылган мәгълүмат юк. Бар керүчеләргә татарчасы гына күрсәтелә. Кыска фактик мәгълүматны бирүче тартмаларда гына татарчалаштырмаган биркалары русча яки инглизчә, булмаса бәйле делосы коды буларак күрсәтелә.

Икенче соравыгызга волонтёр-идарәчебез (хезмәт фунҡцияләрен башкаручы волонтёр) Илнур әфәнде сүзләре һәм Татарча Википедиядә Викимәгълүмат мөмкинлекләрен куллану үрнәге белән җавап бирим:

  Татар телле халык татарча мәгълүматка бу телдә мәгълүмат тулырак һәм актуальрәк булганда мөрәҗәгать итә. Моның өчен барлык әйберләр турында мәгълүматны татар телендә булдыру һәм актуаль тота белү кирәк. Бер яктан татар теллеләр үзләре генә моны эшли алмый. Мәсәлән, Румыниянең Будешть авылында яшәүче кеше үз авылы турында мәгълүматны румын телендә яңарта, халык үзгәрешен күрсәтә, рәсемнәр өсти һ. б. Һәм бу мәгълүмат татарча да яңарып бара (бу авылларның күбесе турында мәгълүмат русча юк, татарча гына бар).  

Һәрбер кешене Коръәндәгечә Җир йөзендәге хәлифә дип таныйбыз икән, үзенә хезмәт итүче фәрештәләрне (тел, мәгълүмати мохит, тәртипләр, башкалар) үзе сайлаганын кабул итәбез димәк. Татар телле мохит бу таләпчән клиентларына иң алдынгы яки игътибарларына лаеклы сервис күрсәткәндә, Татнет ресторанына керүчеләр агымы туктамас.


Татар Википедиясендә бүген күпме кеше теркәлгән? Күбрәк кемнәр укый?

үзгәртү

Викимедиа хисап язмасы бар проектларында һәм мохитләрендә (900+) кулланылган уртак кемлек булып тора. Шулай ук теркәлмичә уку һәм үзгәрешләр кертү мөмкинлеге дә бар. tt.wikipedia.org мохитендә төрле юллар белән махсус теркәлгән (эз калдырган) хисап язмалар саны 48 200+.

Татвики универсаль проект булуга, Җир, Россия, Татарстан яки татарлар сыманрак темалар белән чикләнми. Галәм тарихында булган һәрбер энциклопедик әһәмиятендәге феномен татарча тасвирлана ала, аның белән кызыксынучы аны таба ала. Кичә, үткән ай, гамәлдәге ел дәвамында күпме кеше керде, кайсы мәкаләләр укылганын һәркем күрә ала. Илләр буенча статистикага килгәндә, СВО башланганчы айлап рейтингында беренче урында гадәттә РФ белән АКШ була иде, калганнары төрлечә. РФта дискредитация турында кануны кертелүе (4.03.2022), аны төрлечә шәрехләү үзенчәлекләре һәм җирле ватандашларның бер-берсенә бәйләнүләре очраклары күренә башлауга илгә бәйле мәгълүмат күрсәтелми башлады. Татарча Википедияне галәми станциядән яки Антарктидадан үзгәртүчеләр булганы турында ишеткәнем юк, керсәләр исә айга 100 чиген узмаулары аркасында күренмиләр безгә. Мөрәҗәгать итүчеләр аудиториясе кызыксынулары төрле булуын иң күп укыла торган мәкаләләр исемлекләре нигезендә күреп була. Система махсус итеп шәхси мәгълүматларны тупламау өчен булдырылуы аркасында, кем нәрсәне һәм кайдан укыганын әйтеп булмый.

Мәкаләләрне кем яза? Теләге булган һәр кеше Википедиягә үзгәрешләр кертә аламы? Һәркем яза алса, ничек ышанырга?

үзгәртү

Соңгы соравыгызга җавап белән кызыксынганнарга браузерларына Википедия:Критикага җавап кертүен һәм бу хезмәт битендә тупланган материал белән танышырга чакырам. 2018 елда Бөтендөнья татарлар конгрессы оештырган җыенында танылган астрофизик Рәшит Сөнәев үз лекциясе өчен слайдларда статистиканы Википедиягә нигезләп күрсәтте.

Русча аңлаган укучыларыгызга Фонд президентских грантов акчасына әзерләнгән түбәндәге ресурслар белән танышырга тәкъдим итеп була:


Кайвакыт Википедиядә җитешсезлекләргә дә юлыгырга була: кечкенә һәм зур хаталар очрый. Бу шул ук авторлар мәсьәләсенә барып тоташамы? Алай булса ничек хәл итәргә?

үзгәртү

Википедия аны укучылар үз өлешен кертүе белән үсә һәм яхшырая. Татарча Википедия материалларын укыганда берәр җитешсезлекне күрсәгез, бүлек башында урнашкан "Үзгәртү" сылтамасына басасыз да, төзәтәсез яки баетасыз. Википедиядә "эшләү" Телеграмда яки ВКонтакте'дагы берәр чаттагы постыгызны үзгәртү сыманрак.


Википедияне куллану һәм үстерү юнәлешендә нәрсәләр эшлисез?

үзгәртү

Куллануга килгәндә, Википедияне йә пассив (викида мәгълүмат эзлисез) йә актив куллану (мәгълүматны өстәү, искәрмәләр белән ныгыту, тиз һәм җиңел табылуы өчен аны белем челтәренә бәйләп кертү) була.

Икесен дә нәтиҗәле башкаруыгыз өчен өйрәнүегез кирәк, бусы инде танышуыгыздан башлана. Бу интервьюны алып, аны бастыруыгыз белән сез халыкның Википедияне куллануда һәм үстерүдә катнашуга үз өлешегезне кертәсез. Мин исә үз тәҗрибәмнән сезгә аңлатмалар бирәм. Сезнең белән чикләнмим, әлбәттә - кем сораса аңлатам. Гомумән исә, яшенә карамастан һәр татар баласының Викины үз кулына алу тел дә, милләт тә, ил дә, дөнья да өчен файдага. Шәхсән, Вики эчендәге ара-тура китапханәче функцияләрен башкаруым керүче кешеләргә һәм Google-Яндекс ботларына өйрәнүгә һәм башкаларга өйрәтүгә ярдәм итә дип беләм.

Башка өлеш кертүче волонтёрлар да материаллар өсти, чыганаклар һәм медиафайллар белән баетканын, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып торганын беләм. Боларны Вики-марафончылар, Вики-Кайбыч, җирле, Россиякүләм һәм халыкара вики-волонтёрлар тәҗрибә уртаклашучы чараларында чыгыш ясаучыларыбыз арасында күреп була. 20-еллыкка туры килеп, Вячеслав Кириллин һәм Фәрһад Бәхтияри күрше Грузиядә үткән чарада Татарстан һәм Татвики тәҗрибәсе турында сөйләп кайттылар.

Планета дәрәҗәсендә гадәттә 5 нче сыйныф тирәсендә өйрәнәләр моны һәм өй эшләрен яки проектларын Вики эчендә башкаралар. Иң иртә башлаучылар Испаниядә яшәүче баск халкы, туган телләрен цифрлы чорда Википедияне үстерү аша яшәтүгә инде 6-7 яшьлеләрне "өйрәтә-эшләтә" башлыйлар. РФта Питерда ИТ-Академиядә 12-13/14-15 яшьлекләргә технология үзенчәлекләрен өйрәтү программасы эшли. Татарстанда башланган Сәләт викимәктәбе проекты әлегә сүнеп китте - боларның җитәкчеләре үзләре көн саен актив викига өлеш кертүче, мөмкинлекләрен өйрәнеп, башкаларга җиткерү белән янучы кеше булырга тиеш.

Октябрьдә ruwiki.ru порталында төбәк телләрендә беренче (кечкенәрәк) бүлекләр ачыла башлый дип беләм. Боларны уңышлы кабызуга, озакка сузмыйча татарчасын да булдырабыз дип ышандырды җаваплылары. РФ үз СВОсына әзерләнгәндә һәм соңрак керткән канун-тәртипләрне гамәлдән чыгарганчы, илдә татарча викиләрне офлайнда һәм РФ онлайн-ресурсларында актив популярлаштыру эше бусы һәм охшаш башкалары белән бәйле дип саныйм.

Яшьләрне Википедиягә тарту буенча нинди эш алып барыла? Шул җәһәттән Википедиядә эшләргә өйрәтү буенча “Сәләт вики-мәктәбе” дә эшли. Әлеге төрдәге мәктәп Россиядә бердәнбер дип беләм. Аның эшчәнлеген ничек бәялисез? Ул нинди әһәмияткә ия?

үзгәртү

Соравыгыз РФка һәм Татарча Википедиягә бәйле дип аңлыйм. Татарча Википедиядә нигезендә эшли башлаган бу проектны Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Гамәли семиотика институты фәнни җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов тәкъдиме буенча 2016 елның көзендә булдырдым. Беренче буын вики-сәлкешләр моны эшчәнлеген үзләре оештырган клубка әйләндерү белән яна башлады. Олыраклар белән хезмәттәшлектә иң эре башкарылган чара 2019 елгы «Вики@IT BILER FORUM» программасы булды. Моннан соң хезмәттәшлек тукталды, вики-тәҗрибәләре җитмәү һәм башка күңел ачу мөмкинлекләре кызыграк булуы аркасында, проект активлыгы 2020 елның көзендә сүнеп китте. Хәзерге вакытта Сәләт эчендә аны үстерүчеләре турында белмим. 2020 елдан соң Татвикида активлыгы юкка чыкты дип беләм.

Тагын 20 елдан Татар Википедиясенең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

үзгәртү

Бусы технологик һәм иҗтимагый үзгәрешләр тизлегеннән тора. Көннән-көнгә тавыш ярдәмчеләре һәм ясалма интеллект функционалы активрак керә бара. Интернетыбызның иң популяр порталлары якын арада гади тексттан цифрлы язуны куллануга күчә башлар дип көтеп була. Ягъни тел җиңел алмаштырыла алган интерфейс-киемгә генә кала, берәр дәүләтнең рәсми телләр саны 100ләргә үсә, чынлыкта сыфырга төшә ала. Татарча Википедиядә бу киләчәкнең кайбер функционалы инде башкарылган, ләкин бу вакыт эчендә йә аерым Татарча Википедиядә, йә гомумән Татнетта кирәге калмаска мөмкин.