Вячеслав Кириллин

Вячеслав Александр улы Кириллин (рус. Вячеслав Александрович Кириллин; 25.02.1994; Казан, Татарстан) — казан журналисты, википедист, рус телле Викимедиа проектлары катнашучысы, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы.

Вячеслав Кириллин
Туган 25 февраль 1994(1994-02-25) (30 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре википедияче, викимедиачы, журналист, вики-резидент

 Вячеслав Кириллин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Вячеслав Кириллин 1994 елның 25 февралендә Татарстанның Казан шәһәрендә туган.

Вячеслав Кириллинның Викимедия пректларында эшчәнлеге нигездә Татарстанның билгеле шәхесләрен тасвирлау, фотографияләрен төшерү, мәкаләләр язу, җирле халыкка Вики-мохит үзенчәлекләрен аңлату белән бәйле. Казандагы вики-чараларга[1][2] һәм Татарстан буенча вики-экспедицияләргә йөрүе,[3][4] түгәрәк өстәлләрдә катнашуы, татарча узучы чаралар белән дә кызыксынуы[5] билгеле.[6][7]

2023 елдан викимедиачы Фәрһад Фәткуллин белән берлектә ТФАның Ш. Мәрҗәни институты җитәкчелегендәге (Викиҗыентык) һәм Миллиард.татар җитәкчелегендәге Татмедиа (Викиҗыентык) белән вики-хезмәттәшлекләрдә актив катнаша.

 
ТФАның Ш. Мәрҗәни институты җитәкчелегендә үткәрелүче «Россия белән таныш: Татарлар мәдәнияте» проекты чикләрендә Бәхтияр Измайлов карамагындагы вики-резидентурасы турында директоры Радик Салихов имзалаган мәгълүмати хат.

Тоткарлануы үзгәртү

2021 елның 23 гыйнварында полиция хезмәткәрләре Викимедиа проектларында катнашучы Вячеслав Кириллинны Казанда протестлар акциясендә Википедия өчен фото һәм видео материаллар җыю вакытында тоткарлый.[8]

Аны тикшерәләр, фотоаппаратларын һәм элемтә чараларын тартып алалар, туганнарына һәм якыннарына хәбәр итәргә рөхсәт итмиләр, Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының 5-нче номерлы полиция бүлегендә тоталар.

Икенче көнне шул ук бүлектә суд була. Вахитов район суды судьясы Гүзәлия Фәрид кызы Әюпова викимедиачының аның тоткарланган урынында булу сәбәпләре турында аңлатмасын һәм аның ялган гаепләүләрне ул эшләмәгән дип белдерүен исәпкә алмый. Судья Әюпова Кириллинны Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип таба (җәмәгать чарасын үткәрү турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмичә җәмәгать чарасын оештыру яки үткәрү) һәм аны 10 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә. Шулай да, Кириллин фотоаппаратның хәтер картасын саклап кала һәм төрмәдән чыккач, җыелган материалларны викиҗыентыкка йөкли.[9] 2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Югары судында википедистны нигезсез тоткарлануга апелляция шикаяте буенча утырыш уза, нәтиҗәдә аңа салынган штраф үз көчендә калдырыла.[10]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ru:n:В казанском Институте истории имени Марджани обсудили возможности взаимодействия с Википедией
  2. ru:n:В Казани поздравили татарских вики-волонтёров
  3. ru:n:От Казани до Кырлая и обратно: празднования 135-летия Тукая глазами корреспондента Викиновостей
  4. ru:n:Казань и Лаишево отметили 278-й день рождения поэта Гавриила Державина
  5. ru:n:Казанда татар вики-волонтёрларны котладылар
  6. «Татарская энциклопедия сейчас не способна помочь татарской Википедии».
  7. «Татарская энциклопедия сейчас не способна помочь татарской Википедии».
  8. ru:n:Записки из мёртвого дома: Википедиста задержали и оштрафовали за съёмку акции 23 января в Казани
  9. Фотографии и видео, сделанные Вячеславом Кирилиным во время акции 23 января 2021 года в Казани на Викискладе.
  10. ru:n:Кавалерия не пришла: суд Татарстана оставил википедисту штраф за фотографирование митинга