Вики-Кайбыч

Татарстанның Кайбыч районында яшәүче Татар Википедиясенең волонтерлары төркеме

Вики-Кайбыч — Татарстанның Кайбыч районында яшәүче Татар Википедиясенең волонтерлары төркеме.

Вики-Кайбыч
Нигезләнү датасы 2021
Сурәт
Әһәмиятле кеше Римма Васильева һәм Илнур Габидуллин[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кайбыч районы һәм Татарстан
Урын Татар Википедиясе
Чыгыш иле  Россия
Кулланылган тел татар теле
 Вики-Кайбыч Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Вики-Кайбыч волонтерлар клубы 2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы территориясендә яшәүче татар телле волонтерлар тарафыннан Википедия нигезләрен үзләштерүне, Кайбыч районы феноменнарын, шәхесләрен тасвирлауны тизләтү һәм аларны глобаль интернет-киңлеккә таныту максатыннан оештырылган берләшмә.[1] Кулланучылар бер-берсе белән аралашу, ярдәм күрсәтү өчен WhatsApp мессенджерында төркем булдырыла. Төркемнең максаты булып Кайбыч районының Татарстан, Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә эшлекле, инвестицион, мәдәни, фәнни, социаль һәм туристлык ягыннан өзлексез рәвештә, Википедиядә объектларны тасвирлау ярдәмендә, аерым алганда, «Акыллы төбәк» Вики-проектын гамәлгә ашыру аша үстерү,[2] шул ук вакытта җәмгыятьнең туган телләрне, локаль телләрне саклау һәм үстерү, популярлаштыру эшчәнлеген көчәйтү тора.

«Вики-Кайбыч» вики-клубы ярдәмендә Кайбыч районы Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре арасында татар телендә иң күп тасвирланган район булып тора. Кайбыч районыннан килгән катнашучылар Татар Википедиясендә иң актив катнашучыларның берсе һәм татар телле катнашучылар арасында иң күп санлы төркем булып торалар.

Ел викимедиячесе Фәрһад Фәткуллин ярдәме белән Вики-клубта катнашучы User:Ilnur efende 21-23 сентябрьдә үткән TURKLANG 2021 VII Халыкара онлайн-конференциясендә Татар Википедиясен тәкъдим итә[3], ә User:Ilsinchik, 2021 елның 5-7 ноябрендә узган Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләре викимедиячеләренең онлайн-конференциясендә Вики-Кайбыч клубы турында чыгыш ясый.[4]

Эмблемасы үзгәртү

Төркемнең эмблемасы вики-клуб барлыкка килгәч ясала һәм аның нигезендә Википедия логотибы һәм Кайбыч районының байрагы һәм гербы ята.

Катнашучылары үзгәртү

Бүгенге көндә төркем составына 12 кулланучы керә. Иң актив вәкилләре арасында Кайбыч районы һәм Татарстан Республикасының танылган педагог Римма Васильева булып тора.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү