Кайбыч районы гербы

Кайбыч районы гербыТатарстан Республикасы Кайбыч районының рәсми символы.

Кайбыч районы гербы
Нигезләнү датасы 19 декабрь 2005

Гербның тасвирламасы үзгәртү

Гербта көмеш кырдагы яшел калкулыкта өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән сурәтләнгән.

Гербта районның төп символы булган Кайбыч имәнлекләре билгесе булып имән сурәтләнгән. Имән борынгыдан озын гомер, ныклык, вөҗданлылык, кыюлык, гайрәт, какшамаслык билгесе булып санала. Гербта имәннең символикасы күпкырлы.

Имәннең өчкә тармакланган кәүсәсенең бер ябалдаш астында сурәтләнүе җирле халыкның күпмилләтле булуы турында сөйли: руслар, чуашлар һәм татарлар Кайбыч җирендә яшиләр һәм хезмәт куялар. Моннан тыш имәннең ябалдашы үзенең силуэты белән район картасын хәтерләтә.

Район гербында бу яшел, алтын һәм көмеш төсләр гаммасы белән чагылдырыла. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңару символы. Алтын — уңыш, байлык, стабильлек, хөрмәт символы. Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Герб тарихы үзгәртү

Кайбыч муниципаль районы гербын эшләү, эшкәртү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик советның һәм Россия геральдистлар Союзы авторлар төркеме тарафыннан башкарыла.

Аның составында Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү) бар.

Герб 2005 елның 19 декабрендә Кайбыч муниципаль районының вәкаләтле органы тарафыннан 21нче карар белән расланган.

  • Герб Россия Федерациясе Дәүләт Геральдик регистрына 2156 регистрацион номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Геральдик реестрына 38 номер белән кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү