Кайбыч районы байрагы

Кайбыч районы байрагыТатарстан Республикасы Кайбыч районының рәсми символы.

Кайбыч районы байрагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Кайбыч районы

Гербның тасвирламасы үзгәртү

Байракта яшел кырдагы өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән сурәтләнгән.

Байракта районның төп символы булган Кайбыч имәнлекләре билгесе булып имән сурәтләнгән. Имән борынгыдан озын гомер, ныклык, вөҗданлылык, кыюлык, гайрәт, какшамаслык билгесе булып санала. Гербта имәннең символикасы күпкырлы.

Имәннең өчкә тармакланган кәүсәсенең бер ябалдаш астында сурәтләнүе җирле халыкның күпмилләтле булуы турында сөйли: руслар, чуашлар һәм татарлар Кайбыч җирендә яшиләр һәм хезмәт куялар. Моннан тыш имәннең ябалдашы үзенең силуэты белән район картасын хәтерләтә.

Район байрагы яшел, алтын һәм көмеш төсләр гаммасы белән чагылдырыла. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңару символы. Алтын — уңыш, байлык, стабильлек, хөрмәт символы. Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Герб тарихы үзгәртү

Кайбыч муниципаль районы гербын эшләү, эшкәртү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик советның һәм Рәсәй геральдистлар Союзы авторлар төркеме тарафыннан башкарыла.

Чыганаклар үзгәртү