Ванесса Паради, Ване́сса Шанта́ль Паради́ (фр. Vanessa Chantal Paradis, 1972 елның 22 декабре, Франция, Ил-де-Франс, Сен-Мор-де-Фоссе) — Франциянең һәм Һолливудның кино актрисасы, шансон юнәлешендәге җырчы, фотомодель.

Ванесса Паради
Туган телдә исем фр. Vanessa Chantal Paradis
Туган 22 декабрь 1972(1972-12-22) (51 яшь)
Франция, Ил-де-Франс, Сен-Мор-де-Фоссе
Яшәгән урын Париж
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Әлма-матер Lycée Marcelin-Berthelot[d] һәм Университет Париж IV Сорбонна[d]
Һөнәре актриса, җырчы, фотомодель
Җефет Самюэль Беншетри[d]
Өйдәш Флоран Паньи[d], Джонни Депп, Ленни Кравиц[d], Станислас Мерхар[d] һәм Бенжамен Бьоле[d]
Балалар кызы Лили-Роуз Депп, актриса;
улы Җек Кристофер
Ата-ана
  • Андре Паради, режиссер (әти)
  • Коринн Паради, режиссер (әни)
Кардәшләр Элиссон Паради[d]
Бүләк һәм премияләре Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены Сезар премиясе (1990)
Сайт http://www.vanessaparadis.fr/

 Ванесса Паради Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ванесса Паради. Канн, 2016

1972 елның 22 декабрендә Франциянең Ил-де-Франс төбәге Валь-де-Марн департаменты Сен-Мор-де-Фоссе шәһәрендә режиссерлар Андре һәм Коринн Парадилар гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк сәнгать (җыр, бию) белән мавыгып үсә. Ундүрт яшендә «Joe le taxi» (тат. Таксист Җо) җыры белән бөтен Аурупа музыка чартларында танылу ала. 1988 елда «M & J» дебют альбомы чыга.

Беренче тапкыр кино экранында 1989 елда күренә: «Ак туй» (фр. Noce Blanche, режиссер Жан-Клод Бриссо́) фильмында баш рольдә — Матильда ролендә уйный. Сезар премиясенә лаек була. Әлеге картинада эротик күренешләрдә төшкән өчен тәнкыйть сүзе күп булу сәбәпле, 19891994 елларда кинода уйнамый тора. Бер-бер артлы җыр альбомнары («Variation Sur Le Même T’aime» (1990), «Vanessa Paradis» (1992), «Vanessa Paradis Live» (1994)) яздыра. Chanel (Шанель) йорты белән килешү төзеп, фотомодель карьерасын башлый, «Коко» хушбуена реклама ясый.

1995 елда «Элиза» (фр. Élisa, режиссер Жан Бекке́р) фильмында баш рольдә — Мари ролендә уйный (фильмда партнеры Жерар Депардье була). Ванесса катнашкан «Сихерле мәхәббәт» (фр. Un amour de sorcière, режиссер René Lalanne (Рене Манзор), партнеры Жан Рено, 1997), «Икедән бер шанс» (фр. Une chance sur deux, режиссер Патрис Леконт, партнерлары Жан-Поль Бельмондо, Ален Делон, 1998), «Күпер өстендәге кыз» (фр. La fille sur le pont, режиссер Патрис Леконт, 1999) фильмнары дөнья күрә.

2000 елда «Bliss» альбомын яздыра, альбом белән таныштыру өчен турне оештыра.

2004-2005 елларда янәдән кинода төшә башлый.

2007 елда «Divinidylle» альбомын яздыра. 2013 елдагы «Love songs» альбомына иң соңгы 22 җыры кергән.

2016 елда «Йога белән мавыкканнар» (режиссер Кевин Смит) фильмында икенче пландагы рольне — тарих укытучысы ролен башкара. Әлеге картинада кызы Лили́-Ро́уз Депп һәм элекке ире Джонни Депп та уйный.

2017 елда Ванесса Паради уйнаган «Chien» комедиясе (Франция), Донбасстагы сугыш турында сөйләүче «Бәс» картинасы (Литва, Украина, Франция, Польша), «Maryline» драмасы (Франция), 2018 елда «Big Bang» фильмнарының премьерасы була.

 
Язылышмаган ире Джонни Депп

Дискография үзгәртү

  • 1988 — M & J
  • 1990 — Variations sur le même t’aime
  • 1992 — Vanessa Paradis
  • 2000 — Bliss
  • 2004 — Atomik Circus
  • 2007 — Divinidylle
  • 2011 — Un monstre à Paris
  • 2013 — Love songs

Фильмография үзгәртү

  • 1989 — Ак туй
  • 1995 — Элиза
  • 1997 — Сихерле мәхәббәт
  • 1998 — Икедән бер шанс
  • 1999 — Күпер өстендәге кыз
  • 2004 — Атом циркы: Җеймс Баттлның кайтуы
  • 2004 — Минем фәрештәм
  • 2010 — Йөрәк ашаучы
  • 2011 — Кафе де Флор
  • 2013 — Жиголо битлеге астында
  • 2014 — Чибәркәйләр Парижда
  • 2016 — Йога белән мавыкканнар
  • 2016 — Бәс

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйдәшләре:
1988-1991 елларда — Флоран Паньи (1961 елгы француз актеры һәм җырчысы)
1992-1997 елларда — Ле́нни (Леона́рд) Кра́виц (АКШның 1961 елгы кара тәнле музыканты, аранжировка ясаучы)
1997-1998 елларда — Станислас Мерһар (1971 елгы француз актеры)
Язылышмаган ире (1998 — 2012 елларда) — актер Джонни Депп. Кызлары Лили́-Ро́уз Мелоди́ Депп (1999), АКШ актрисасы, фотомодель; уллары Җек Кристофер (2002)
Өйдәшләре:
Ярты ел — йорт җиһазы ширкәте хуҗасы Ги-Давид Гарби
2013-2015 елларда — Бенҗамин Бйолэ (1973 елгы француз музыканты һәм җырчысы)[1]
2016 елдан — Сэмюэл Беншетри (1973 елгы француз кинорежиссеры)[2]

Әдәбият үзгәртү

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Ванесса Паради. «Сөембикә», 2017 ел, декабрь, 63 нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү