Төп менюны ачу

Бөре кантоны (баш. Бөрө кантоны, рус. Бирский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.

Бөре кантоны
баш. Бөрө кантоны, рус. Бирский кантон
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Бөре

Нигезләү датасы

18 июль 1922

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны (1926)

556 681 кеше

Мәйдан

24 030 (1926) км²

Үзәге Бөре шәһәрендә урнашкан булган.

Эчтәлек

Җәгърафик урнашуҮзгәртү

Бөре кантоны Башкортстан АССРның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан булган; төньякта Пермь губернасы белән, көнчыгышта — Мәсәгуть кантоны һәм Екатеринбур губернасы белән, көньякта — Бәләбәй һәм Уфа кантоннары белән, ә көнбатышта — Вятка губернасы һәм Татарстан АССР белән чиктәш булган.

ТарихыҮзгәртү

Бөре кантоны 1922 елның 18 июлендә булдырылган, аның составына элекке Бөре өязенең 43 вулысы керде.

1930 елның 20 августында Бөре кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Аскын (өлешчә Аскын, Байкыбаш, Балыкчы һәм Тәтешле олыслары), Байкы (Байкы һәм өлешчә Балыкчы олыслары), Бакалы (өлешчә Исмаил вулысы), Бөре (өлешчә Мәскәү, Пономарёвка һәм Чурай олыслары), Борай (өлешчә Борай, Кызганбаш, Краснохолмск, Кызылъяр, Яңа Каенлык һәм Нуриман олыслары), Дүртөйле (өлешчә Әсән, Исмаил, Мәскәү һәм Нуриман олыслары), Калтасы (өлешчә Борай, Калегин, Краснохолмск, Яңа Каенлык), Мишкә (Мишкә, өлешчә Байкыбаш, Кызганбаш һәм Чурай олыслары), Никул (Яңа Кабан, өлешчә Калегин һәм Яңа Каенлык олыслары), Иске Балтач (Иске Балтач, өлешчә Аскын, Байкыбаш, Кызганбаш һәм Тәтешле олыслары), Топорнино (өлешчә Мәскәү һәм Пономарёвка олыслары), Чакмагыш (өлешчә Әсән, Исмаил һәм Мәскәү олыслары), Яңавыл (өлешчә Кызылъяр, Тәтешле һәм Яңавыл олыслары) районнары составына кергән.

Административ бүленешҮзгәртү

  • 10 февраль 1923 — 17 олыс.
  • 14 июнь 1926 — 20 олыс.

ХалыкҮзгәртү

1926 елда халык саны 535 646 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 15 377 кеше.[1]

Милли состав (1926): башкортлар — 177 812 кеше (33,2%), урыслар — 148 536 (27,7%), татарлар — 121 328 (22,6%, шул исәптә мишәрләр — 41 075 кеше (7,7%), типтәрләр — 8 579 кеше (1,6%)), чирмешләр — 64 985 (12,1%), арлар — 21 903 (4,1%), һ.б.[2]

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү