Артем Хохорин
Артем Хохорин, Артем Валерий улы Хохорин (рус. Артем Валерьевич Хохорин, 1970 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2012―2024), Мари Ил буенча эчке эшләр министры (2008—2011 елларда), полиция генерал-лейтенанты (2015). ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2017).
Артем Хохорин | |
---|---|
ТР буенча эчке эшләр министры | |
Вазыйфада 2012 ел – 2024 ел | |
Аңа кадәр | Әсгать Сәфәров |
Дәвамчысы | Дамир Сатретдинов |
Туган | 30 июль 1970 (54 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Белем | Казан (Идел буе) федераль университеты, РФ ЭЭМ Казан юридик институты һәм 131 нче лицей |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1970 елның 30 июлендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен (1987), Казан дәүләт университетын (1993), РФ эчке эшләр министрлыгының юридик институтын (Казан филиалы, 1999) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртүЭчке эшләр органнарында 1993 елдан хезмәт итә.
1993—1996 елларда — ТР ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные.
1996—1997 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча оператив-эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные, бүлек башлыгы.
1997—1998 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча бүлек башлыгы.
1998—2002 елларда — ТР ЭЭМ каршындагы районара мәгълүмати-аналитик эзләү милиция бүлеге (криминаль милиция линиясе буенча) башлыгы.
2002—2008 елларда — ТР ЭЭМ министры урынбасары — штаб башлыгы.
2008—2011 елларда — Мари Ил буенча эчке эшләр министры[1].
2011—2012 елларда — РФ ЭЭМ оештыру-аналитик департаменты башлыгы[2].
2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты Д. А. Медведев А. В. Хохоринны ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгели[3].
2023 елның 28 декабрендә отставкага китә һәм отпускка чыга, 2024 елның 1 гыйнварыннан министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнә[4][5].
Дәрәҗәләре
үзгәртү- 2009 елның 10 ноябрендә милиция полковнигы А. В. Хохоринга «милиция генерал-майоры» чины бирелә.
- 2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты указы белән эчке эшләр генерал-майоры А. В. Хохоринга «полиция генерал-майоры» чины бирелә.
- 2015 елның 10 ноябрендә РФ Президенты указы белән полиция генерал-майоры А. В. Хохоринга «полиция генерал-лейтенанты» чины бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2011 — «Мари Ил алдындагы казанышлары өчен» ордены
- 2013 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены
- 2016 — Хөрмәт ордены (рус. Орден Почета, РФ)
- 2017 — «ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре»
- 2018 — Дуслык ордены (ТР)
- 2019 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- күпсанлы ведомство бүләкләре
Гаилә хәле
үзгәртүӨйләнгән, өч улы, кызы бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Заместитель Асгата Сафарова стал министром внутренних дел. «БИЗНЕС Online, 2.09.2008(рус.)
- ↑ Выходец из Казани генерал-майор Артем Хохорин возглавил организационно-аналитический департамент МВД РФ. «БИЗНЕС Online», 22.06.2011(рус.)
- ↑ Хохорин Артем Валерьевич. 2020 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
- ↑ Ралина Рафикова. (30 декабря 2023). Глава МВД Татарстана Артем Хохорин подал рапорт об отставке. Татар-информ. 30 декабря 2023 тикшерелгән.
- ↑ Артем Кузнецов, Максим Кирилов, Мария Новикевич. (30 декабря 2023). Таинственный рапорт Артема Хохорина: что стоит за отставкой главы МВД по Татарстану?. Бизнес Online. 30 декабря 2023 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Генерал-майор полиции Артем Валерьевич Хохорин. Сайт «Союза ветеранов Республики Татарстан», 28.04.2012(рус.)
- Хохорин Артем Валерьевич. 2022 елның 8 февраль көнендә архивланган. Официальный сайт Министерства внутренних дел Российской Федерации(рус.)