Дамир Сатретдинов
Дамир Сатретдинов, Дамир Рөстәм (Растям) улы Сатретдинов (рус. Дамир Растямович Сатретдинов, 1972 елның 20 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан) ― полиция генерал-майоры (2021), Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2024 елдан).
Дамир Сатретдинов | |
---|---|
ТР буенча эчке эшләр министры | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 29 феврале | |
Аңа кадәр | Артем Хохорин |
РФ ЭЭМ Хант-Манси — Югра автономияле округы буенча идарәсе башлыгы | |
Вазыйфада 2020 ел – 2024 ел | |
Дәвамчысы | Александр Глущенко (в.б.) |
Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы | |
Вазыйфада 2020 елның феврале – октябре | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 20 июнь 1972 (51 яшь) СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Әстерхан дәүләт техник университеты Сарытау дәүләт юридик академиясе |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. Әстерхан балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институтын (1994 елдан Әстерхан дәүләт техник университеты), Сарытау дәүләт юридик академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы үзгәртү
1994 елдан ― эчке эшләр органнарында. Милициядәге хезмәтен оперуполномоченный вазыйфасында башлаган[1].
1994 елдан 2012 елга кадәр ― Әстерхан шәһәре Ленин районы[d] эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә оперуполномоченный, өлкән оперуполномоченный, районнар арасындагы икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары, Ленин районы эчке эшләр бүлегенең оператив-эзләү бүлеге башлыгы вазыйфаларында хезмәт иткән.
2012 елдан 2014 елга кадәр ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча идарәсе Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы урынбасары, 2014 елдан 2017 елга кадәр ― идарә башлыгы.
2017 елдан 2020 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция башлыгы[2].
2020 елның февралендә Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары ― полиция башлыгы итеп билгеләнә.
2020 елның октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча идарәсе башлыгы вазифасына керешә. Нефть өлкәсендәге икътисади җинаятьләр белән көрәшә. Аның махсус контролендә шулай ук нефтьне законсыз транспортлау мәсьәләләре дә булган[3].
2024 елның 29 февраленнән ― Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
Хезмәт дәверендә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган[4].
Шәхси тормышы үзгәртү
Шәһәр татар зыялылары вәкиле. Әнисе Әдә Әстерханда яши, әтисе Рөстәм (Растям) Гомәр улы (Умерович) Сатретдинов озак еллар Әстерхан шәһәрендәге «Яшь тамашачы театры»нда[d] эшләгән, Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе (1996 елда вафат).
Кыз туганы Диләрә, Әстерханда МФЦда җитәкче булып эшли.
Өйләнгән, балалары бар[5].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Новый руководитель МВД Татарстана - генерал-майор Дамир Сатретдинов. Зеленодольск.Онлайн Вконтакте, 1.03.2024
- ↑ Андрей Мартыгин. За МВД Татарстана взялся антикоррупционер со стажем. «Вечерняя Казань», 1.03.2024(рус.)
- ↑ 3,0 3,1 Уходящая натура. Чем прославился бывший главный полицейский ХМАО Дамир Сатретдинов? Новости Ханты-Мансийска, ХМАО и Югры – Муксун, 1.03.2024
- ↑ Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2024
- ↑ Әстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов – шәһәр татар зыялылары вәкиленнән». Интертат, 1.03.2024
Сылтамалар үзгәртү
- Дамир Сатретдинов. Татцентр.ру(рус.)
- Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2024