Александр Прядко

полиция генерал-майоры

Александр Прядко, Александр Александр улы Прядко (рус. Александр Александрович Прядко, 1964 елның 28 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коркино районы, Коркино) ― эчке эшләр хезмәткәре, полиция генерал-майоры (2019 елдан), 2023 елның 6 мартыннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе. Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы (2019-2022), Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары (2018-2019).

Александр Прядко
БР буенча эчке эшләр министры
Вазыйфага керешкән
2023 елның 6 марты
Аңа кадәр Роман Деев
Туган 28 март 1964(1964-03-28) (60 яшь)
Коркино, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Белем Ростовский юридический институт МВД РФ[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 28 мартында Чиләбе өлкәсенең Коркино районы үзәге Коркино шәһәрендә эшче гаиләдә туган, әтисе – слесарь, әнисе – нормировщица булып эшләгән.[1] Ростов өлкәсендә урта мәктәп һәм төзелеш техникумын тәмамлаган һәм шунда ук армия сафларына алынган, аннан соң укуын РФ Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбендә дәвам итә. 1994 елдан эчке эшләр органнарында хезмәт итә башлаган – карьерасын Новочеркасск полициясендә башлый, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные вазифасында эшли. [2]

1997 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбен (1998 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ростов юридик институты, рус. Ростовский юридический институт МВД РФ, РЮИ МВД РФ) тәмамлаган. Җинаятьләрне тикшерү бүлеге оперуполномоченныеннан алып оператив подразделениеләрдә җитәкче вазифаларга күтәрелгән. [1]

Хезмәт юлы үзгәртү

2011 елның июненнән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсенең полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) вазифасында.

2018 елның 2 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә. [3]

2019 елның 25 декабреннән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча идарәсе башлыгы вазифасында. [4]

2023 елның 6 мартыннан ― Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе. [5]

Берничә тапкыр Төньяк Кавказ федераль округы территориясенә махсус командировкага барган. Генерал Чечняда үзен яхшы яктан күрсәтә алган. [6]

Махсус дәрәҗәләре үзгәртү

2019 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты указы белән «полиция генерал-майоры» махсус дәрәҗәсе бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Җәмәгать тәртибен саклаудагы хезмәте өчен» медале,
  • «Хезмәттәге батырлык өчен» медале,
  • өч дәрәҗә «Хезмәттә фидакарьлек өчен» медале,
  • «Хәрби берлек өчен»,
  • 3нче дәрәҗә «Идарә итү эшчәнлегендә казанышлары өчен» медале,
  • бүләк итеп бирелгән «Макаров пистолеты»,
  • Россия Эчке эшләр министрлыгының «И. Д. Путилин» медале
  • һәм башкалар.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Рафаил Диваев (1996-2008)
Игор Алешкин (2008-2011)
Михаил Закомалдин (2011-2017)
Роман Деев (2017-2022)
Артур Сәйфуллин (в.б.)
БР буенча эчке эшләр министры
2023—2024
Аннары:
?