Алмалы (Зәй районы)

Алмалы (рус. Алмалы) ― Татарстанның Зәй районы Бура-Киртә, Кадер (1985 елдан Югары Пәнәче) авыл советларына (авыл җирлегенә) караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл) [1].

Алмалы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°31'тн, 52°11'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Алмалы

Почта индексы — 423513.

География үзгәртү

Авыл Зичә елгасының уңъяк кушылдыгы булган Инеш елгачыгы ярында, урман куенында, Бура-Киртәдән 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 35 км, Яр Чаллы пристаненнән 35 км ераклыкта урнашкан[2].

Координаталар: киңлек 55.505786, озынлык 52.177423[3].

Демография үзгәртү

Халык саны[4]
1938 1949 1952 1970 1979 1993 2002 2010 2012 2017
114 94 119 113 23 13 13 10 10[1] 5

Төп халык ― татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Тарих үзгәртү

Авылга 1920-елларның II яртысында хәзерге Зәй районы Бура-Киртә авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган (1928 елда 15, 1929 елда тагын 4 гаилә күченә)[4]. Яңа торак пунктка исем җиләк-җимеш бакчасы буенча куелган.

Авыл Октябрь революциясеннән соң төзелгән Бура-Киртә авыл советына караган (беренче рәисе ― Нәгыйм Җәләлиев, 1930-елларда ― Мотыйгуллин).

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Әхмәт волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан ― Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән ― Зәй, 1963 елның 1 февраленнән ― Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнарында[4].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Алмалы» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Әсәдулла Хәйруллин сайлана). Колхозның игенчелек өчен 151 гектар сөрүлек җирләре һәм көтүчелекне үстерү өчен болыннары булган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 123 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган, сан Бура-Киртә авылы белән бергә бирелә)[1].

1952 елда 24 хуҗалыкта 119 кеше яшәгән.

1958 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләп килгән.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Алмалы» күмәк хуҗалыгын (Алмалы) «Кызыл Шәрекъ» (Бура-Киртә) колхозы белән берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Кызыл Шәрекъ» исеме бирелә (үзәге Бура-Киртә).

1958 елның язында Алмалы кешеләре эреләндерелгән «Якты Йолдыз» күмәк хуҗалыгына керә (үзәге Кадер). 1960―1970 елларда колхоз рәисе – Й. Кормашев (1930―2008)[2].

1983 елның башында, ТАССР Министрлар советының «“Якты Йолдыз” күмәк хуҗалыгын кечерәйтү турындагы» карары нигезендә, Алмалы һәм Бура-Киртә авыллары әлеге колхоздан аерылып чыга, аерым «Таң» колхозы төзи. Беренче рәисе ― И. Ш. Марханова. Хәзер авыл җирләре ― «Зәй» агрофирмасы милке[1][7].

2012 елның 1 гыйнварына авылда 7 хуҗалыкта пенсия яшендәге 10 кеше яшәгән[1]. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Алмалы. Tatarica. Татарская энциклопедия

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Верхнепинячинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-09-28, retrieved 2021-09-28 
  2. 2,0 2,1 Алмалы. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 13-14
  3. Алмалы. Заинск на карте
  4. 4,0 4,1 4,2 Алмалы. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. «Якты Юлдуз». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 256-257