Алга мәчете (Сарман районы)

Ислам гыйбадәтханәсе - мәчет (Алга, Сарман районы, Татарстан, Россия)

Алга мәчете, «Өмет» мәчете (рус. Мечеть «Өмет» в деревне Алга Сармановского района Татарстана) ― Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авыл җирлегенә[d] керүче[1] Алга авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Алга мәчете
«Өмет»
Ил Россия
авыл 423373 Татарстан, Сарман районы, Алга, Тынычлык ур., 46
Координатлары N 55°20′03″ E 52°53′00″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2003
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2003 (төзелеш башлану)
2004 (ачылу)
Халәте гамәлдә

1929―1930 елларда нигезләнгән һәм 1935 елдан ― Ворошилов, 1957 елдан – Яңа Юл, 1959 елдан ― Сарман районнары составына кергән Алга авылында[2] әүвәл мәчет булмаган. Авыл 1957 елның март аенда оештырылган «Нөркәй» совхозының 6нчы бүлекчәсе булып яшәп алган[3], аннары 1965 елның мартында оештырылган һәм 1995 елда гамәлдән чыгарылган «Тукай» совхозы составына кергән. 1998 елның мартында «Тукай» совхозын бүлү нәтиҗәсендә ике авыл хуҗалыгы кооперативы ― «Саклаубаш» һәм «Өчиле» оештырылган. XXI гасыр башында авылда бик күп ташландык өйләр барлыкка килгән. Мәчет янәшәсендәге авыл мәдәният йорты (клубы) шулай ук ташландык хәлдә.

2004 елда авылда «Өмет» исеме белән аталган мәчет ачылган[4].

Тасвирлама

үзгәртү

Бер катлы җыйнак агач бина авылның урманга («Саклаубаш Дачасы»)[5] чыгып китә торган урамы очында салынган (Мөслим районы белән чиктә). Тәбәнәк кенә манарасы өй түбәсендә урнашкан. Мәчет 30лап кешене сыйдыра. Бинага газ кергән булган, хәзер өзелгән, утын ягып җылытыла. Электр кергән. Су кермәгән.

Ачылганнан алып (2004) имамлык вазыйфасын Фәйзрахман хәзрәт Абдуллин алып бара [6].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Саклов-Башское сельское поселение. О поселении
  2. Ойконим: Алга. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  3. Нөркәй авылы тарихы. Авылларыбыз тарихы / Сарман ягы - нурлы як
  4. Алга. Татарская энциклопедия TATARICA
  5. Село Саклов-Баш — карта, что посмотреть, как добраться, координаты
  6. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 91нче бит.

Әдәбият

үзгәртү
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 91нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү