Ак Кыя

Кырымдагы тау

Ак Кыя (кырымтат. Aq Qaya, Aqqaya, Акъ Къая; укр. Ак Кая, рус. Белая скала) — Кырымның[1] Карасубазар районында Аккая (1944 елдан соң Белая Скала) авылы янәшәсендә Бөек Карасу(рус.) елгасы үзәнлегендә урнашкан кыялы тау. 1981 елдан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле[2].

Ак Кыя
45°09′81″ т. к. 34°63'73" кч. о. (G) (T)
ИлРоссия байрагыРусия/Украина байрагыУкраина
ТөбәкКырым
Таулар системасыКырым таулары
Биеклек325 м
Россия-Украина исемле позицион харита әлегә юк.
 Ак Кыя Викиҗыентыкта

Тасвирлама

үзгәртү

Ак төстәге вертикаль диварлары Бөек Карасу елгасы үзәне өстендә калкып тора. Үзәнлектән 100 метр, диңгез өсте тигезлегеннән 325 метр биеклектә.

Кыя борынгы океаннан тупланган палеоген акташ, ком һәм акбурдан гыйбарәт. Ак Кыя акбур һәм палеоген дәверләре известняклары һәм комлыклары эрозиясе һәм ашалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән — куэст рельефының ачык мисалы.

Кыяның өске өлешендә ашалу күренеше баганалар, гротлар, овал мәгарәләр хасил иткән. Аскы өлешендә (тау итәгендә) кыя ашалу продуктлары — коелма таш ватыклары, кантар өемнәре, эрозион уйсулыклар туплана. Урыны-урыны белән эрозияне гөлҗимеш һәм грабинник (Cárpinus) үсемлекләре тоткарлый.

Борынгы кешеләр (неандертал, мустьер мәдәнияте(рус.) чоры) яшәгән мәгарәләр сакланган. Кыядагы иң зур мәгарә — Алтын Тишек.

Климат

үзгәртү

Тау Кырымның тау алды зонасында урнашкан. Шуңа күрә аның климаты коры дала климаты һәм тау алды климаты буларак тасвирлана. Явым-төшем парга әйләнергә мөмкин булган дымның яртысыннан күбрәк ява.

Тарихи һава шартлары йомшак: коры дала һәм тау алды климаты. Кыя тирәсенә йомшак кыш һәм җылы, шактый озын җәй хас. Кыш көне һава торышы уңай, нульдән югары. Җәй көне уртача температура: + 24.

Елга ике мең ярымга якын сәгать кояшлы һава күзәтелә. Һава шартлары Урта диңгез климатына якын.

Кыя белән бәйле тарих

үзгәртү
 
Неандертал кешеләр торагы

Биредә 50 млн ел элек яшәгән китның бик яхшы сакланган скелеты, борынгы кешеләр (неандертал, мустьер чоры) яшәгән мәгарәләрдә мамонт, мәгарә аюы, болан, җәйрән, борынгы үгез, кыргый ишәк, кыргый ат сөякләре табылган.

Борынгы төркиләр (сарматлар) яши башлагач, кыя түренә юлбашчыларын җирли торган булган.

Урта гасырларда Ак Кыя һәм тирә-яктагы уңдырышлы туфраклы үзәнлек Ширин(рус.) нәселеннән чыккан татарлар кулына күчә.

Биредән Бөек Ефәк Юлы үткән.

XIII гасырда Карасубазарга (1944 елдан соң Белогорск) нигез салынган[3].

1620 елда әсир төшкән гетман Богдан Хмельницкийны(рус.) упкынга ыргытыр өчен шушы кыяга алып менәләр, бер морза, акча түләп, гетманны коткарып кала.

1777 елда биредә А. В. Суворов штабы урнашкан була.

Совет чорында Ак Кыяда һәм Карасу үзәнлегендә «Человек с бульвара Капуцинов», «Человек без головы», «Вождь краснокожих», «Звезда и смерть Хоакина Мурьеты», «Чипполино» һ. б. кинофильмнар төшерелә.

Ак Кыя исеме һәм андагы мәгарәләр белән күп санлы риваятьләр сакланган[4].

Сылтамалар

үзгәртү
  • Морад Дусай. Ак Кыя. «Безнең мирас», 2014 ел, сентябрь, 110нчы бит.
  • Ак-Кая. Електронна версія «Великої української енциклопедії»(укр.)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әлеге географик объект Кырым ярымутравы территориясендә урнашкан, аның зур өлеше Россия белән Украина арасында территориаль каршылыклар объекты булып тора
  2. 1981 елның 30 мартындагы 145 номерлы Украина ССР Министрлар Советы карары
  3. Белогорск. 2021 елның 1 август көнендә архивланган. Электронная версия Большой российской энциклопедии(рус.)
  4. Золотой алтын.(рус.)