Известьташ
(Известняклар битеннән юнәлтелде)
Известьташ — гадәттә (күбесенчә), кальциттан яки организмнарның кальцитлы скелет калдыкларыннан, сирәгрәк, арагониттан торучы утырма тау токымы. Кайбер очракларда доломит минералы, балчык кисәкчекләре белән катышкан була. Метаморфизм [1] нәтиҗәсендә мәрмәргә әйләнә. Карстлашуга сәләтле.
Известьташның исемнәре
үзгәртүИзвестьташның исемнәре составындагы компонентлар яки төзелеше структурасы буенча аталып йөртелә:
- оолитлы известьташ
- төерле известьташ
- кристаллик известьташ
- кисәкле известьташ һ. б.
Барлыкка килүе буенча төрләре
үзгәртү- биоген известьташ
- хемоген известьташ
- яңадан кристаллашкан известьташ
- кисәкле известьташ
- катнаш генезислы известьташ һ. б.
Сылтамалар
үзгәртү- Известняк. Энциклопедия Кругосвет
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Метаморфизм — Җир кабыгында һәм мантиядә температура, басым һәм флюидлар йогынтысында тау токымнарының үзгәрүе