Исхак Казаков

(İsxaq Qazakov битеннән юнәлтелде)

Исхак Казакóв, Исхак Мостафа улы Казакóв, рус. Казакóв Исхак Мустафиевич (1876-1939) — сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист. ТАССР ҮБК рәисе урынбасары, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1921-1923). Мулланур Вахитовның туганы (әнисенең энесе). РКП (б) әгъзасы (1918 елдан).

Исхак Казаков
Туган телдә исем Исхак Мостафа улы Казаков
Туган 26 декабрь 1876(1876-12-26)
Казан
Үлгән 16 октябрь 1939(1939-10-16) (62 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы
Җефет Нәфисә Закир кызы
Балалар уллары Хаҗиморат (1914-1984), рәссам, Измаил,
кызлары Флора, Мария
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1876 елның 26 декабрендә Казанда туган. 4 яшеннән олы абыйсы Әхмәтҗан тәрбиясендә кала. Мәдрәсәнең башлангыч сыйныфларын, шәһәр рус мәктәбен, реальный укуханәнең 1 курсын тәмамлагач, Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, «рус теле укытучысы» белгечлегенә ия була.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1897-1900 Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Кадыбаш авылы мәктәбендә укыта. 1900 елда Муллаҗан Вахитов (И. Казаков апасының ире, М. Вахитовның әтисе) ярдәме белән Тәтештә яңа ачылган рус-татар мәктәбенә укытырга күчерелә. Тиздән аны мәктәпнең мөдире итеп билгелиләр. Укытуны үрнәк итеп оештыра: рус һәм татар телләреннән тыш, табигать белеме, география, химия, физика, кул хезмәте (ир балалар сыйныфларында) һәм кулинария нигезләре (кыз балалар сыйныфларында) фәннәре укытыла.

Кулга алыну

үзгәртү

1911 елның июлендә И. Казаковны, аның хатыны Нәфисә Закир кызын, мөгаллимнәр Шәмсетдинов, Иксановны жандармнар кулга ала. Тентү вакытында гектографта күбәйтелгән, РСДРП (б) үзәк комитеты чыгарган 169 тыелган брошюра табыла. 8 ай төрмәдә тотканнан соң, И. Казаковны гаиләсе белән Сембер губернасына, ике айдан, укыту хокукыннан мәхрүм итеп, зур шәһәрләрдә яшәү тыелып, Ырынбур губернасына сөрәләр.

Беренче бөтендөнья сугышы

үзгәртү

Хәрби хезмәттән азат итә торган укытучы льготасыннан мәхрүм калгач, И. Казаковны хәрби хезмәткә алалалар, Нарва шәһәренә хәрәкәттәге армиягә, Юрьев (Дерпт) гарнизонына җибәрәләр. Ул анда, яраланып, госпитальдә дәвалана. 1917 елда, хәрби хезмәттән азат ителгәч, Тәтешкә кайта һәм укытучылык эшен дәвам итә. 1919 елда «Тәтеш хакыйкате» (хәзерге «Тәтеш таңнары») газетасы мөхәррире була[1].

Ватандашлар сугышы

үзгәртү

Сугыш елларында Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариат коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең матбага бүлеге мөдире, РКП (б) Казан губерна комитеты каршындагы мөселман бюросы рәисе, Казан губернасы башкарма комитеты әгъзасы вазифаларында була.

ТАССР төзелү

үзгәртү

1920 елның 27 маенда Татарстан АССР төзелү турында Бөтенсоз ҮБК һәм РСФСР ХКШ декреты игълан ителгәч, 7 кешедән төзелгән ТАССР Вакытлы инкыйлаб комитетына И. Казаков та кертелә. Татар шуралар халык хуҗалыгы (рус. Татсовнархоз) рәисе урынбасары булып эшли. 1921-1923 елларда ТАССР ҮБК рәисе урынбасары, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары, ТАССР ачларга ярдәм итү комиссиясе (рус. Татпомгол) рәисе урынбасары булып тора. 1924 елдан укыту һәм җитәкче хуҗалык эшендә. Республика газеталарында мәкаләләр бастыра[2]. 1930 елда персональ пенсия билгеләнә.

Соңгы елларында ТАССР социаль тәэминат халык комиссариатының идарә башлыгы булып эшли. 1937 елда фиркадән чыгарыла һәм кулга алына. 1939 елда төрмә хастаханәсендә үлә[3]. 1957 елда аклана.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Борцы за счастье народное. 2 нче китап. Казан: ТКН, 1983.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү