Халидия мәдрәсәсе

(«Халидия» мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)

«Халидия» мәдрәсәсе1825 елда Казанның Зәңгәр мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә. Казанның борынгы дини уку йортларыннан берсе. Атамасы мәдрәсәне 1917 елда ябылганга кадәр җитәкләгән имамнар фамилиясеннән (Халитов) алынган.

«Халидия» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Арсаев мәдрәсәсе,
Айтуганов мәдрәсәсе,
Мөстәкыймов мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1825 ел1918 ел
Адрес Казан, Тукай урамы , 68/16

Тарих үзгәртү

 
Г. Камал, мәдрәсәдә укыган
 
Г.С. Гобәйдуллин, 1895-1904 елларда мәдрәсәдә укыган

XVIII гасырның соңгы чирегендә Иске Татар бистәсендә (хәзерге Казанның Вахитов районы) дүртенче (агач) мәчет буларак нигез салынган, 1815-1819 елларда (вариант: 1810-1815 елларда)[1] кирпечтән төзелгән[2] яңа бинага күчкән Зәңгәр мәчетнең (Зур Мещан (хәзерге С. Садыйкова) урамы белән Аркылы Тихвин урамнары чаты, (хәзерге Нариманов урамы, 18/19) беренче имамнарының берсе, Ырынбурның Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманколый (?-1835) 1825 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Бәки авылыннан Казанга күчеп килә, 4нче (Зәңгәр) мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөдәррисе булып хезмәт итә башлый. Шиһабетдин Мәрҗани раславынча, ул килгәнче мәхәлләдә мәдрәсә булмаган. Г. Рахманколый дини уку йорты оештыра, ә сәүдәгәрләр Йосыф һәм Корбангали Арсаевлар мәдрәсә өчен аерым бина төзеп бирәләр.

Габденнасыйр Рахманколый вафат булгач (1835), мәчет имамы булып аның энесе Хәбибулла Рахманкулов (1780-1850) кала. Аны Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында туган Хаммат Халитов (?-1864) алыштыра. Хаммат Халитовның төпчек малае — татарның беренче драматургларыннан берсе Фатих Халиди (1850-1923)[3]. Х. Халитовтан соң имам булып Рахманкуловларның соңгысы, Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманкулов (Гиясетдин Рахмәнколов) (?-1897)[4] 6 ел хезмәт итә. 1870-1893 елларда имам булып Мөхәммәтзакир Хаммат улы Халитов (?-1893), 1894-1917 елларда Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) сайлана. Ибраһим Халитовның улы — татарның атаклы драма артисты, ССРБ халык артисты Фуад Халитов (1901-1981).

Халидия мәдрәсәсе «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» РСФСР ХКШ декреты (20.01.1918)[5] буенча 1918 елда, 4нче (Зәңгәр) мәчет ТатҮБК сәркатибаты карары белән 1932 елның 10 мартында ябыла һәм бина кунакханә итеп файдаланыла башлый[6].

Мәдрәсә, иганәче-химаячеләренең фамилияләренә бәйле рәвештә, берничә исем йөртә: Арсаев мәдрәсәсе (Й. Һәм К. Арсаевлар бина төзеп бирәләр), «Айтуганов мәдрәсәсе» (Айтугановлар яңа бина бүләк итәләр, химаяче булып торалар), «Мөстәкыймов мәдрәсәсе» (Габделмәннан Биккенә улы Мөстәкыймов)[7], «Халидия».

Казанның иң зур мәдрәсәләреннән берсе булып исәпләнгән: XX гасыр башына мәдрәсәдә 155 шәкерт укыган. Халидия мәдрәсәсе уку-укыту программасы Якын Көнчыгыш мәдрәсәләре традицион уку-укыту программасыннан шактый аерылган. Мәдрәсә шәкертләренә рус мәдәнияте, әдәбияты, алар аша алга киткән Европа халыклары әдәбияты, фәне һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирелгән[8][9].

XIX гасыр ахырыннан 1918 елга кадәр мәдрәсә Екатерина урамы белән Икенче Аркылы урам чатындагы (хәзерге Тукай урамы , 68/16) сәүдәгәр Габделмәннәф Мөстәкыймов йорында урнаша.

Халидия мәдрәсәсендә драматург Галиәсгар Камал (1879-1933), 1895-1904 елларда булачак тарихчы-профессор Газиз Гобәйдуллин (1887-1937), шагыйрь Габдрахман Сөнгати (1894-?) һ.б. укыган[10].

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1
  2. PhotoKzn.ru, archived from the original on 2017-07-24, retrieved 2017-08-01 
  3. Голубая мечеть (Мечеть Зангар). Pro.KudaGo.com. 13.05.2013
  4. Яңа татар бистәсе зиратының үзенчәлекле картасы эшләнде. Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте сайты, 06.05.2014, archived from the original on 2020-11-24, retrieved 2017-08-01 
  5. РФ Конституциясе сайты
  6. 2, archived from the original on 2016-09-05, retrieved 2017-08-01 
  7. Голубая мечеть (Зангар) 2017 елның 24 июль көнендә архивланган.)
  8. Керимова Т.С. Из истории Национальной Академии Наук Азербайджана. Баку: Тахсил, 2005, (568 с.) с. 356-357
  9. Əziz Qubaydullin
  10. Мөселман мәгарифе тарихыннан. ТР архив хезмәте(үле сылтама)(рус.)