Казан (бию ансамбле)
«Казан» бию ансамбле, KAZAN бию ансамбле (рус. ансамбль танца «Казань») — «Казан» милли-мәдәни үзәгенең шәһәр филармониясе каршында эшләүче муниципаль бию ансамбле. Идел буе төбәгендә берьюлы халык биюләре, классика, степ һәм модерн өслүбләрендә иҗат итә торган бердәнбер ансамбль[1].
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Чулпан Ренат кызы Закирова, ТР халык артисты.
Балетмейстерлар — Илдар Ильбрус улы Хәмидуллин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре; Фәнис Фәтхи улы Исмәгыйлов (1959), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Труппа мөдире — Гөлнара Рафаил кызы Заидуллина (1974), ТР атказанган артисты.
«Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — доцент Рәсим Әдһәм улы Ильясов (1973), ТР атказанган артисты.
Ансамбль каршында 400 кешелек балалар хореография мәктәп-студиясе эшли.
«Казан» бию ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем |
KAZAN бию ансамбле |
Тел | |
Ансамбль сайты |
Тарих
үзгәртүАнсамбль 1996 елда Казан ММҮ каршында оеша. Максаты — Казан шәһәрендә һөнәри бию сәнгатен үстерү, Татарстан халыкларының фольклор биюләрен һәм заманча хореография казанышларын пропагандалау. Бию коллективының нигезен РФ мәдәният институтларын һәм хореография укуханәләрен тәмамлаган югары һөнәри әзерлекле балет труппасы тәшкил итә. Балетмейстер Ф. Ф. Исмәгыйлов ансамбльнең кабатланмас репертуарын барлыкка китерә. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләп, ул уздырган чараларда, республикада узган спорт ярышларында (Универсиада - 2013, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты - 2015 һ. б.), төрле халыкара фольклор фестивальләрендә катнашып, чит ил тамашачысын Татарстан мәдәнияте, татар халык бию сәнгате белән таныштыра.
Ансамбль
үзгәртүКоллективта 50 дән артык балет артисты һәм 20 оркестр артисты эшли. Балет труппасы 3 юнәлештә: фолк, степ, модерн стилендә эш итә. Концерт программаларында борынгы һәм заманча татар биюләре белән беррәттән, дөнья халыклары (рус, казак, испан, ирланд, чегән, үзбәк, кырымтатар, корея, кытай, калмык, гарәп, һинд, яһүд, эскимос, монгол, уйгыр, Латин Америкасы, Техас) биюләре зур урын алып тора. Әлеге биюләрне кую өчен РФ шәһәрләреннән балетмейстерлар (Пятницкий хоры, «Кырым», «Абхазия», «Лезгинка» ансамбльләре баш балетмейстерлары) чакырыла.
Ансамбльнең костюмнарына аруча игътибар ителә. Чын күн, парча, ефәк, мех, милли бизәнү әйберләре кулланып тегелгән берсеннән-берсе матур киемнәр биючеләргә дөнья халыклары мәдәниятен тамашачыга бөтен тулылылыгы белән җиткерергә ярдәм итә. Киемнәрне «Казан» ММҮ тегү остаханәсе әзерли.
Ансамбль РФ төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә уңышлы чыгышлар ясый. Мальта, Тайвань, Испания, Малайзия, Тунис, Төркия, Италия, Греция, Австралия, Франция, Швейцария, Үзбәкстан һ. б. илләрдә гастрольләре уза.
Казан шәһәр филармониясенең концерт залы — Җиңү проспекты, 48а йорты адресы буенча урнашкан 500 урынлы «Чулпан» мәдәният үзәге — ансамбльнең репетиция залы булып тора (реконструкция ясала)[2][3].
Репертуар
үзгәртүШоу
үзгәртү- «Бөек Ефәк юлы» — идея авторы Чулпан Закирова, куючы режиссер Валерий Архипов (Мәскәү), РФ атказанган сәнгать эшлеклесе[4].
- «Казан хәзинәсе» — куючы балетмейстерлар Фәнис Исмәгыйлов, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Илдар Хәмидуллин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Татар биюләре
үзгәртүТатар биюләре |
---|
|
Сылтамалар
үзгәртү- Ансамбль сайты 2019 елның 3 июль көнендә архивланган.(рус.)
- Ансамбль танца Казань. Вконтакте(рус.)
- atkazan. instagram.com(рус.)
- Ансамбль танца Kazan_ National DANCE SHOW of Russia KAZAN. Facebook(рус.)
Моны да карагыз
үзгәртү- Бөек Ефәк юлы. (YouTube видео, өзек, 1:51)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан бию ансамбле хәзинәсе(үле сылтама). «Сәхнә», 10.11.2016
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: «Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел». Интертат.ру, 26.12. 2018
- ↑ И. Метшин ознакомился с проектным предложением по реконструкции КЦ «Чулпан» 2019 елның 17 октябрь көнендә архивланган.. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани(рус.)
- ↑ KAZAN бию ансамбле «Бөек Ефәк юлы» театраль тамашасын тәкъдим итте(үле сылтама). «Сәхнә», 19.04.2017