Йоахим фон Риббентроп

(Yoaxim fon Ribbentrop битеннән юнәлтелде)

Ульрих Фридрих Вилһельм Иоа́хим фон Ри́ббентроп (алман. Ulrich Friedrich Wilhelm Joachim von Ribbentrop, 30 апрель 1893, Везель — 16 октябрь 1946, Нюрнберг) — Өченче рейх чит ил эшләре министры (1938—1945), Адольф Һитлерның тышкы сәясәт буенча киңәшчесе.

Йоахим фон Риббентроп
Туган телдә исем Ulrich Friedrich Wilhelm Joachim von Ribbentrop
Туган 30 апрель 1893(1893-04-30)
Везель, Алман империясе
Үлгән 16 октябрь 1946(1946-10-16) (53 яшь)
Нюрнберг, Алманиянең американ буйсындыру өлеше
Үлем сәбәбе асып үтерү[d]
Күмү урыны Wenzbach[d]
Яшәгән урын Швейцария[1]
Англия[1]
Канада[1]
Германия[1]
Далем[d][1]
Ватандашлыгы  Германия
Әлма-матер Lycée Fabert[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе[2][1]
Җефет Аннелиза фон Риббентроп[d]
Балалар Риббентроп, Рудольф фон[d][3], Bettina von Ribbentrop[d][3], Ursula von Ribbentrop[d][3], Adolf Richard von Ribbentrop[d][3] һәм Barthold von Ribbentrop[d][3]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә убир-литинан[d] һәм обергруппенфүрер[d][1]

 Йоахим фон Риббентроп Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү
 

Йоахим фон Риббентроп Везель шәһәрендә әфисәр Рихард Ульрих Фридрих Иоахим Риббентроп гаиләсендә Везель шәһәрендә туган. 1910 елда Риббентроп Канадага күчеп китә, анда ул Алманиядән шәраб импортлаучы комапнияне оештыра.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрендә катнашу максаты белән Алманиягә кайта. Башта Көнбатыш, ә аннан соң Көнчыгыш фронтында хезмәт иткән. Сугыш Риббентроп өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән һәм Тимер Тәре белән бүләкләнә. 1918 елда Константинопольга Генераль штабы әфисәре буларак җибәрелә.

1933 елда Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенә, ә соңрак — СС-ка керә.

1938 елның февралендә чит ил эшләре министры итеп билгеләнгән.

1939 елның 23 августта Мәскәү шәһәрендә ССРБ чит ил эшләре халык комиссары Вячеслав Молотов һәм Алманиянең чит ил эшләре министры Иоахим фон Риббентроп Өченче рейх һәм Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешүенә яшерен өстәмә протоколны имзалыйлар (Молотов-Риббентроп пакты).

Арест һәм үлем җәзасы

үзгәртү

1945 елның 14 июнендә Һамбург шәһәрендә американ гаскәрләре тарафыннан кулга алына. Аннан соң Нүрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналга бирелә, 1946 елның 1 октябрендә шул трибунал тарафыннан асып үтерү җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары 16 октябрьдә Нүрнберг төрмәсендә башкарылган.

Галерея

үзгәртү

Бүләкләр

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Nuremberg Trials Project — 2016.
  2. Dienstaltersliste der Schutzstaffel der NSDAP, Stand vom 1. Dezember 1936 — 1936.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Lundy D. R. The Peerage
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.