Хәдис

(Xädis битеннән юнәлтелде)

Хәди́с (гарәп. الحديث‎, бор. төрк. käläčü (~кәләче)[1]) — Мөхәммәд галәйхиссәләмнең хуплавы (тәкрир), карары, гамәле һәм сүзләре (кауль). Хәдисләр бергәләп Сөннәтне тәшкил итәләр, һәм ул сөнниләр өчен зур абруйга ия. Хәдисләр сәхабәләрдән тапшырылганнар, шәригатьнең бер нигезен тәшкил итәләр. “Хәдис” сүзе гарәпчәдән “яңа”, “сүз”, “яңалык” дип тәрҗемә ителәләр.

Хәдис
Сурәт
ХФӘ билгесе ħa.diːθ
Әһәмиятле кеше Мөхәммәт пәйгамбәр
Кайда өйрәнелә хәдис гыйлеме[d]
Җаваплы WikiProject Hadith[d]
 Хәдис Викиҗыентыкта

Хәдис өлешләре

үзгәртү
 
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Хәдис ике төп нигез өлешеннән тора: сәнәд һәм мәтен.

  1. Иснәд (гарәп. اٍسْنادٌ‎) – Мөхәммәд галәйхиссәләм сүзләрен (гамәлен, хуплавын) бер-бер артлы тапшыручылар чылбыры. Иснәд Пәйгамбәрдән яки сәхәбәдән яки табигыйннан һәм хәдисләр җыентыгын төзүче галимгә хәтле төзелә. Иснәднең безгә якынрак булган өлеше – башы, ә Мөхәммәд галәйхиссәләмгә якынрак өлеше – ахыры дип атала. Иснәдтә телгә алыучы кешене равий дип атыйлар. Иснәд – хәдисне тапшыручы бөтен равийларның исемлеге. Бер равийның икенче равийга хәдис тапшыруы риваять дип, ә хәдис үзе мәрвий дип атала.
  1. Мәтен (гарәп. مَتْنٌ‎) – Мөхәммәд әйткән сүз (эшләгән гамәл). Мәтен хәдиснең төп өлеше булып тора. Ә иснәд мәтеннең Пәйгамбәргә яки сәхабәгә кагылганлыгын раслый. Мәтен иснәдтән соң килә.

Җыентыклары тарихы

үзгәртү

Хәдисләрнең беренче җыентыгы – Муватта – Имам Мәлик, һиҗри ел буенча 93—179 елларда Мәдинәдә туган һәм яшәгән зур галим, тарафыннан җыела. Бу китап Мәлик Муваттасы исемен ала. Галим анда төгәл иснәдне бирә һәм хәдисләрне темалар буенча бүлә. Бу китап хәдисләрне генә түгел, ә ислам хокукы буенча мәгълуматны да тапшырганга, анда Имам Мәликнең теге яки бу сорау буенча фикерләрен дә очратырга мөмкин.

Муватта төзелгәннән соң, вакыт үтү белән, хәдисләр буенча иң ышанчылы хезмәтләр булып саналучы тагын алты җыенык барлыкка килә: Имам әл-Бохари (һиҗри 194—256 еллар) Сәхихе; Имам Мөслим (һ. 202-261 ел.); Әбу Давыт (һ. 202—275) Сөнәне; Имам әт-Тирмизи (һ. 279 елда үлә) Сөнәне; Ән-Нәсайи (һ. 215-303) Сөнәне; Ибн Мәҗи (һ. 209-273) Сөнәне.

Имам Әл-Бохари үзенең хезмәтен 97 китапка бүлә. Аларның беренче өчесе Вәхи иңә башлауга, шулай ук Иман һәм Гыйлемгә, аннан соңгы 30 китап тәһарәт (госел), намаз, зәкят, хаҗ кылу һәм ураза тотуга багышланган. Алардан соң кәсәбәчелек, ятимнәрне карау, хезмәткә кагылучы мәсьәләләр, һәм шулай ук юридик сорауларга багышланган 32 китап килә. Алардан соң Аллаһ юлында сугышка һәм буйсынган кешеләр турында өч китап тора. Аннан соң, Яратылу башлануга багышланган китап, Мөхәммәд һәм башка пәйгамбәрләргә багышланган китап, никахка, талакка һәм гаиләне материаль яктан тәэмин итү сорауларына багышланган өч китап килә. Аннан соңгы 95 китапка хәтле төрле сораулар (мәсәлән, ашау-эчү, кием, әдәб, медицина, яакырулар, ант һәм аны бозу, кан үче, эзәрлекләү, төш юрау, Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйгалар) карала. Туксан алтынчы китап Коръән һәм Сөннәткә тугъры булуның мөһимлеген искәртә. Соңгы, чагыштырмача зур күләмле, туксан җиденче китап, Аллаһының берлегенә багышланган.

Имам Мөслим хезмәте сорауларның шул ук өлкәсен диярлек колачлый. Дүрт Сөнән Аллаһыга гыйбадәт кылу гамәлләре, ислам кануннары, шәхси үзара мөнәсәбәт һәм Ахырзаман билгеләренә кагылган сорауларны үз эченә ала. Имам Әт-Тирмизи җыентыгында Коръәнгә кайбер комментарияләр, Пәйгамбәр, аның гаиләсе һәм сәхабәләре турындагы китаплар бар. Кайвакыт Имам Әт-Тирмизи хезмәтен Сәхих дип саныйлар.

Мутаватир хәдисләр

үзгәртү

Күп кешеләр тарафыннан тапшырылган хәдисләр. Бу аларның ялган булу мөмкинлеген юкка чыгара.

Мутаватир хәдисләрнең шартлары

үзгәртү

1 — тапшыручыларның минималь саны уннан да азрак булырга тиеш түгел, ләкин шул ук вакытта алар төрле милләткә, мәзхәбкә һ.б. карарга тиеш.

2 — Фальсификация максаты белән үзара килешкәнлекләренә шик булмаска тиеш.

Мутаваттир хәдисләр канәгатьләндерергә тиеш булган башка шартлар да бар.

Кодси Хәдис

үзгәртү

Иснәде Аллаһка хәтле җиткән, Пәйгамбәр тарафыннан тапшырылган хәдис.

Кодси Хәдиснең Коръәннән аермасы

үзгәртү

1 — Коръән мәгънәсе ягыннан да, формасы ягыннан да Аллаһыдан, ә кодси хәдис – мәгънәсе буенча Аллаһыдан, ә формасы буенча Мөхәммәдтән.

2 — Коръән уку Аллаһыга гыйбадәт булып санала, ә кодси хәдисләрне уку – юк.

Кодси Хәдиснең Изге Коръәннән аермалыгының башка, олы һәм кече, билгеләре дә бар.

Хәдис җыентыклары

үзгәртү

Сөнни җыентыклар

үзгәртү
  • Имам Бохари «әл-Җәмигъ әс-Сәхих»е
  • Имам Мөслим «әл-Җәмигъ әс-Сәхих»е
  • Имам Әбу Давыт «Китаб әс-Сөнән»е
  • Имам Әт-Тирмизи «әл-Җәмигъ әл-Кәбир»е
  • Имам ән-Нәсәгъый «Китаб әс-Сөнән әл-Кубра»сы
  • имам Ибн Мәҗи «Китаб ас-Сөнән»е
  • Имам әл-Бәйхаки «әс-Сөнән әл-Кубра»сы
  • Имам Әхмәд «өл-Мөснәд»е

Шигый җыентыклар

үзгәртү
  • «әл-Кафи», Кулайни
  • «Тәхзиб әл-әхкәм», шәех Туси
  • «әл-Истибсар», шәех Туси
  • «Мән лә йәхдурух әл-фәких», шәех Садук
  • «әл-Гамәли», шәех Муфид
  • «Бихар әл-Әнвәр», Галләм Мәҗлиси
  • «Васаил аш-Шигъа», Хурр Амели
  • «әл-Мустадрак», Мухәдис Нури

Ибадит җыентыклары

үзгәртү
  • «Муснад», Раби бин Хәбиб

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Русча әдәбият

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү