Әхмәд бин Мөхәммәд бин Хәнбәл Абу Абд`аллаһ әш-Шәйбани — (гарәп. احمد بن محمد بن حنبل ابو عبد الله الشيباني‏‎‎) (780856) — Ислам диненең фикыһ, хәдисләр, гакыйдә һ. б. өлкәләрендә дан казанган галим, хәнбәли мәзһәбенә нигез салучы.

Әхмәд бин Хәнбәл
Туган телдә исем Әхмәд бин Мөхәммәд бин Хәнбәл Абу Абд`аллаһ әш-Шәйбани
Әйтелеш
Туган 778/780 еллар тирәсе
Багдад
Үлгән 855/856 еллар тирәсе
Багдад, Гарәп Иракы[d], Габбасиләр хәлифәлеге[d][1]
Күмү урыны Әхмәд ибн Ханбәл мәчете[d] һәм Эр-Расафа[d]
Һөнәре фәкыйһ, мүхәддис
Балалар Салих, Абдулла
Ата-ана

 Әхмәд бин Хәнбәл Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Ул 780 елда Багдад шәһәрендә туа. Әхмәд кечкенә булган вакытта, аның әтисе Мөхәммәд 30 яшендә вафат була. Әхмәдне тәрбияләү вазыйфасы әнисе Сафия бинт Мәймүнә бинт Мәлик әш-Шәйбәни җилкәсенә төшә. Әхмәд бераз үскәч, әнисе аны Коръән, хәдис һәм башка гыйлемнәрне өйрәнү өчен мәктәпкә бирә. Әхмәд бин Хәнбәл хәдис фәне белән аеруча кызыксына һәм 15 яшьтән ныклап бу фән белән шөгыльләнә башлый. Шул вакытта ук ул Багдадта галимнәр җыеннарына йөри башлый. Әхмәд бин Хәнбәл хәдисләрне җыю өчен төрле җирләргә сәяхәт кыла. Шулай ул заманынының мәшһүр мөхәддисенә әйләнә. Имам Әхмәд фикһ һәм хәдисләр гыйлемен Әбү Хәнифәнең билгеле шәкерте - имам Әбү Йосыфтан, һәм шулай ук имам әш-Шәфигыйдан өйрәнә. Шулай ук Муфәддәл, Исмәгыйль ибне Уляйа, Җәрир ибн Габдел-Хәмид, Яхъя бин Сәид әл-Кәттан, Әбү Давыд, Габдулла ибн Нәмир, Уәки ибн әл-Җәррах аның укытучылары булалар. Кайбер укытучылары - Әбү Давыд, имам әш-Шәфигый, Яхъя ибне Әдәм, имам Бухари, имам Мөслим һәм Язид ибн Харун аңардан хәдисләр тапшыларалар.

Имам Әхмәд әш-Шәфигыйны аеруча якын күргән, Шәфигый да Әхмәдне хөрмәт иткән. Имам Шәфигый, заманының күренекле галимнәреннән булуына карамастан, хәдисләрдә авырлыклар күрсә, аңа мөрәҗәгать иткән.[2]

Муатәзилиләр хакимияткә килеп "михнәт" урнаштыргач хәлифәлектә бердән-бер үзенең фикерен үзгәртмәгән галим була[3].


Имам Әхмәд үз дәверенең иң атаклы мүхәддисләреннән санала. Төп игътибарын хәдискә юнәлтеп ул фикыһ һәм башка фәннәрне өйрәнүгә керешә. Аның укытучылары, Әбү Хәнифәнең укучысы, имам Йосыф, имам әш-Шәфигый һәм башка бөек галимнәр булган [4].

Имам Әхмәд 1 000 000 хәдисне яттан белгән. Имам Әхмәднең дәресләренә кайчак 5 000 артык укучы җыелган иде.

Чыганакнар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү